Логотип
Белмәсәң бел

Өй эшләре фитнесны алыштыра

Сезнең дә: «Артык килограммнардан арынып, матур фигуралы буласым килә. Ләкин спорт белән шөгыльләнергә бер дә вакытым юк», – дип, даими рәвештә зарлана торган танышларыгыз бармы? Теләк кенә кирәк! Һәр эшкә дә вакыт табып була, дип ачуны чыгаручылар да була әле аның. Бу сүзләр хәзерге тормыш темпы өчен актуальлеген югалтты. Ләкин эш белән фитнесны берләштерүнең җае бар!

Хатын-кыз берьюлы әллә ничә эш эшли ала. Ник әле спортны да көндәлек тормышыбызга кертеп җибәрмәскә, ди? Бала белән уйныйсызмы, тузаннар сөртеп, идән юып аласызмы – барысын да сәламәтлек өчен файдалы итеп эшләргә була. Әйдәгез, көндәлек мәшәкатьләрне фитнес белән шөгыльләнүгә әйләндерәбез? Һәр иртә: «Бүген минем көнем үз сәламәтлегем өчен дә файдалы узачак!» – дигән сүзләрне кабатлагыз. Ә хәрәкәтләнүне караваттан тормыйча гына башлагыз! Моның өчен сезгә бер 10 минутка иртәрәк уянырга кирәк булачак. 

  1. Уяндык, уйларыбызны яхшыга юнәлттек. Хәзер рәхәтләнеп киерелегез. Бу рәхәт кенә түгел, ә умыртка баганасы өчен дә файдалы. 
  2. Мендәрне алып куегыз да, аркада яткан килеш, тезләрне бөкләгез. Куллар гәүдә буенча куела. Ашыкмыйча гына таз өлешен өскә күтәрегез. Аска төшерегез, ләкин матраска кадәр төшереп бетермәгез. Көн саен шушы күнегүләр санын арттыра барыгыз. 
  3. Яткан килеш кенә велосипедта та «йөреп алу» көн дәвамына җитәрлек көч бирер, чөнки мондый күнегү кан әйләнешен яхшырта. 

Ванна бүлмәсендәге вакытны да бушка уздырмагыз.

  1. Теш чистартканда, аяклар өчен файдалы булган күнегүләрне эшләгез. Бер аякта тез белән бераз чүгәләгез, ә икенчесе белән аяк очларына басыгыз. 
  2. Аннары аякларны җилкә киңлегендә куеп басыгыз. Гәүдә авырлыгын бер аяктан икенчесенә күчерәбез. Бу күнегүләрне 6 тапкырдан кимрәк ясамыйбыз. 

Хәзер аш бүлмәсенә күчәбез.

  1. Плитә янында ботка пешереп торганда, башны уңга-сулга борабыз.
  2. Башны күкрәккә таба иябез.
  3. Ян-якка күчеп басабыз. Икешәр адым ясарга мөмкин.
  4. Тезләрне биеккә күтәреп, урында гына йөрибез.
  5. Биек шкафлардан әйбер алганда аяк очларына басарга онытмыйбыз. 


Фатир җыештырганда

  1. Идәннән уенчыклар яки башка әйберләр җыйганда, иелмәгез, ә чүгәләп алыгыз. Мондый күнегүләр бил өчен файдалы, целлюлиттан котылырга ярдәм итә. Пылесос белән идән суыртканда, як-якка иелегез, ләкин арканы туры тотыгыз. Хәтта кер яки савыт-саба юу машинасын тутырганда, актив рәвештә чүгәләп утырыгыз. Аяклар җилкә киңлегендә, арка туры, тезләр 90 градуска кадәр бөкләнергә тиеш. Хәтта юылган киемнәрне алганда да физик активлык кулланырга кирәк. Аякларны киңрәк куеп басабыз. Аяк очлары як-якка карап торсын. Чүгәләп утырганда, арка туры булсын. 
  2. Тәрәзәләр юасыз икән, як-якка, алга-артка иелергә мөмкин. Шулай ук теш казнасы турында да онытмыйбыз. Рәхәт итеп елмаябыз, иякне алга чыгарабыз. 
  3. Ә идәнне кул белән юсагыз яхшырак. Аякларны бөкләмичә, иеләбез дә юабыз. Аннары акрын гына аякларны туры тотып чүгәлибез. 
  4. Галимнәр санап чыгарганнар: берничә сәгать өй җыештыру, кул белән савыт-саба юу – якынча 950 калория, тәрәзәләр юу – 600 калория, тузан суырткыч белән эшләү 200 калория яндырырга ярдәм итә. 
  5. Гомумән, өйдә ниндидер эш эшләгәндә матур музыка куегыз. Кәефегез дә күтәренке булыр, эш тә авыр тоелмас. Эшкә авыр йөк итеп түгел, ә үзегез өчен бар яктан да файдалы шөгыль итеп карагыз. 

Динара Әхмәт әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар