Логотип
Белмәсәң бел

Нарат серкәсеннән сәламәтлек эликсиры

Хуш исле нарат тәме килеп торган әлеге элексирны ясау өчен безгә бал һәм нарат серкәсе кирәк булачак.Серкәләрне коела башлаганчы җыйсаң куйлайрак. Алар фотодагы кебек бөреләнеп торырга тиеш. Болай эшләгәндә серкә очып бетми.


Хуш исле нарат тәме килеп торган әлеге элексирны ясау өчен безгә бал һәм нарат серкәсе кирәк булачак.
Серкәләрне коела башлаганчы җыйсаң куйлайрак. Алар фотодагы кебек бөреләнеп торырга тиеш. Болай эшләгәндә серкә очып бетми.


Соңыннан аларны 1-2 көн балконда кояш астында өлгертәм. Кипкәч иләк аша илим. Әлеге серкәне үзен генә дә банкага салып суыткычта сакларга мөмкин. Мин исә бал белән бутыйм. 1 аш кашыгы серкәне 10 аш кашыгы бал белән кушам. 
Бал белән буташтырылган серкәне суыткычта сакларга кирәк.

 

Нарат серкәсен табигый антибиотик диләр. Аны хәтта туберкулез авыруыннан да кулланалар. Ютәлне дә яхшы дәвалый. Иммунитетны ныгыта, хатын-кыз авыруларын, климаксны җиңеләйтә, эчке органнардагы ялкынсынуларны бетерә, яман шешне булдырмый. Нәселдә яман шеш авырулары булганнарга нарат серкәсен профилактика өчен дә эчәргә киңәш итәләр. Ул рак күзәнәкләре бүленүен туктата.


Әлеге серкә тимер, фосфор, магний, селен кебек микро- һәм макроэлементларга бай. Составында А, В, С витаминнары булу яшьлекне, матурлыкны саклап калырга ярдәм итә, олыгайган вакытта тәндә пигмент таплары булдырмый.
Каты авыру, операцияләрдән соң да нарат серкәсе кулланырга кирәк.

 


Игътибар! 
Нарат серкәсен йөкле, бала имезүче хатын-кызларга, гепатит, бөер авырулары булганнарга, каннары начар оеган кешеләргә кулланырга ярамый!
Нарат серкәсе тиз коела. Шуңа да җыеп калырга ашыгыгыз! 

 Алисә Шәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар