Фигураны бераз зифаландырып, артык берничә килограммнан котылу өчен дөрес ризыклар ашарга кирәген барыбыз да белә. Кайбер ризыклар бер-берсенең файдалы үзлекләрен көчәйтеп җибәрә. Бу вакытта көтелгән нәтиҗә тагын да сизелерлек була.
Шундый бер-берсен тулыландыра торган парлы биш ризык турында белү, бәлки, сезгә дә кызык тоелыр.
Дарчинлы кофе
Кофеның үзен генә эчү дә ачлык хисен басарга булышканы күпләргә мәгълүм. Ә дарчbн белән бергә кофеның бу тәэсире тагын да нәтиҗәлерәк. Кофены дарчин кушып әзерләгәндә артыгын ашау куркынычы бетә. Дарчинның үзендә калорияләр бөтенләй юк. Ул бик көчле антиоксидант.
Лимонлы яшел чәй
Яшел чәй үзе дә бик көчле антиоксидант булып санала. Ул организмдагы матдәләр алмашын яхшырта, майларның эшкәртелүен тизләтә. Лимонның да тәэсире шундый ук. Ул да майларның тизрәк эшкәртелүенә китерә. Ә икесе бергә булганда аларның тәэсире тагын да көчлерәк.
Миндаль белән йогырт
Йогырт ликопин матдәсенең яхшырак үзләштерелүенә китерә. Бу матдә – организмдагы яман шеш күзәнәкләрен юк итәргә булыша. Миндаль исә витаминнарга бай. Икесен бергә кулланганда алар сәламәтлек өчен дә, фигура өчен дә бик файдалы.
Тавык ите белән ачы борыч
Тавык ите болай да диетик итләрдән санала. Калориясе аз булса да, ул аксымга бай. Тавык ите ашаганнан соң тиз генә ачыкмыйсың. Ә әче борыч гомер-гомергә майларны тарката торган ризык булып саналган. Анда тагын капсаицин дигән матдә бар, бу матдә аппетитны киметә, чамасыз күп итеп ашаудан саклый. Ә шул ук вакытта аз гына ризыктан да күп энергия алырга ярдәм итә.
Кара борыч белән бәрәңге
Бәрәңге – калий чыганагы. Ул эчәклектәге газларны киметергә сәләтле. Ләкин организмга файда китерсен өчен, бәрәңгене кара борыч белән бергә ашарга кирәк. Кара борыч белән аның тәме ачылыбрак та китә бит. Кара борычта пиперин дигән алколоид бар. Ул яңа май күзәнәкләрен булдырмаска ярдәм итә. Ә бәрәңге үзе үк май күзәнәкләренең таркалуына китерә, организмдагы холестеринны киметә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк