Логотип
Белмәсәң бел

Күзләр – күңел көзгесе

Күзләренең төсенә карап, ул кешенең холкын, темпераментын белеп була, диләр. Ул үзе бер фән кебек. Әйдәгез, шул төсләргә аерым тукталыйк.

Коңгырт күзләр 
Иң күп таралган төс. Дөньяда 55 процент кешенең күзләре шул төстә. Көрән күзлеләр бик сизгер, хисле була. Үз-үзенә ышанган, лидерлыкка омтылган кешеләргә хас ул. Игътибар итсәгез, алар әле башкаларга бик ачылып та китмиләр. Гади, оптимист, уйлаганнарын һәрвакыт тормышка ашырырга омтыла торган кешеләр. Күзнең төсмере бераз гына үзгәрсә дә, коңгырт күзлеләр бер-берсенә бөтенләй охшамаска да мөмкин икән. Карамель йә бал төсендәгеләр, мәсәлән, тиз аралаша белүләре белән аерылып тора. Ялгыз калып, кем белән дә булса сөйләшә алмау – алар өчен иң кырыс җәза. Каршыгызда карага якын яки куе коңгырт күзле кеше тора икән, белеп торыгыз, ул бик амбицияле! Караңгы коңгырт күзлеләр – тумыштан лидерлар, кайчак хәтта рәхимсез дә булырга мөмкиннәр. Андый кешеләр – чып-чын перфекционистлар.
Тискәре яклары: 
Башкаларга ышанып бетмиләр. Дуслар табу, гашыйк булу кыен аларга. Стресска тиз бирешәләр.

Зәңгәр күзләр
Характерларына хас сыйфат: алар бик сөйкемлеләр. Сезне җайлап-майлап эш кушып, үз дигәннәренә ирешми калмыйлар. Аларга һәрчак романтика кирәк. Дөнья гизәргә ашкынып торалар. Җилбәзәклек, җиңел холык та бар үзләрендә. Яраттыра да беләләр, үпкәчел, үчле дә була алалар. Һәр тәнкыйть сүзен йөрәкләренә бик якын кабул итәләр.
Тискәре яклары:
Андый күзлеләр – чып-чын эгоистлар. 

Кара күзләр
Астрологлар кара күзлеләргә ышанырга була дигән фикердә. Аларга сер сөйләп була: беркемгә дә тишмәячәкләр. Бик мәрхәмәтлеләр, игелеклеләр, үзләрендә һәрчак җаваплылык тоялар. Стресска, басымчаклыкка каршы тора алалар. Үзләре бик эмоциональ кешеләр. Хисләрне яшерә белү буенча экспертлар. Киңәш кирәк булса, кара күзлеләргә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
Тискәре яклары:
Бик эмоциональ булганга йомыкыйлык та хас. Күбрәк бер читтә булырга тырышалар. Шуның аркасында дусларын һәм хәтта мәхәббәтен дә югалтырга мөмкиннәр. Иртәгәсе көн өчен артык көяләнеп, бүгенге көнгә зыян китерәләр. 

Соры күзләр
Генетика күзләрен соры төс белән бүләкләгәннәрнең бик сизгер, эмоциональ, һәрчак ярдәмгә килергә әзер икәне билгеле. Алар эш атлары: максатка ирешү өчен теләсә нинди каршылыкны да җиңәргә әзерләр. Властька омтылалар. Карашлары белән сихерләп, тирә-яктагылардан бөтен эшне үтәтергә сәләтлеләр.
Тискәре яклары:
Алар салкын, бөтен нәрсәләре исәптә, вакчыллар.

Чикләвек төсе
Андый күзләрнең төсен кара һәм соры төсләр катнашмасы дип аңларга кирәк. Тормышка һәрчак позитив карашта. Бүгенге көн белән яшәргә яраталар. Яңа эшләргә бик теләп алыналар, барып чыкмаса да исләре китми. Эшне кайчан башларга, кайчан төгәлләргә икәнен дөрес чамалыйлар. Тәвәкәлләр, һәрчак формада булалар.
Тискәре яклары:
Кызып китүләре аркасында үзара мөнәсәбәтләр озак дәвам итә алмый. Бик сак, яшертен кешеләр, шуңа аларга икеләнеп, шикләнеп карыйлар.

Яшел төс
Планетада иң сирәк очрый торган күзләр – чиста яшел төстәге күзләр. Андый кешеләр бик креатив була. Мәхәббәт, тормыш, эш турында йөзләгән планнар, идеяләр кайный башларында – тыңлый белергә генә кирәк. Башкаларга ярдәм, мәрхәмәт кирәк булса, алар кояш кебек җылыта. Кыен чакта яшел күзлеләрнең чиста күңеленә, җайлы киеменә, мул ризыгына, шулай ук әйбәт компаниясенә таяна аласың. Дус була беләләр, файдалы киңәшләр бирәләр. Яшел күзлеләргә оялчанлык, үзләренә тартып тору хас. Шәп әңгәмәдәшләр, үз сүзен үткәрә белгән тәвәккәл кешеләр. Алар башкаларның эчке теләкләрен күрә, тоя белү сәләтенә ия.
Тискәре яклары:
Көнчеллеккә тиз бирешәләр. Партнерлары белән башкалар сөйләшеп торганны күтәрә алмыйлар. Башкаларга мөнәсәбәттә эгоцентризм, скептицизм чагыла.

Фото: Изображение от Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар