Статистик мәгълүматларга караганда, узган ел бу вакыт белән чагышытрганда, быел кондиционерларны онлайн-кибетләрдән генә сатып алу да биш тапкырга арткан. Язның соңгы көннәреннән башланган эссе һава торышы күпләрне әлеге адымга этәрде дә инде.
Кызу көннәрдә кондиционер – кешеләр өчен бераз тын алу мөмкинлеге ул. Кондиционер торган өйләребездән, эш урыннарыбыздан урамга чыгарга куркып утырабыз шул. Ләкин һава салкынайту системасының артык кулланылуы сәламәтлеккә зыянлы. Кызганыч, без бу хакта уйламыйбыз.
1. Сулыш юллары авырулары
Кондиционер эчендәге бактерияләр, гөмбәчекләр һәм тузан аллергиягә, астмага, бронхитка китерә ала. Фильтрлар вакытында чистартылмаса, алар һава белән бергә сулыш системасына керә.
Шуңа күрә:
2. Мускуллар һәм буыннар авыруы
Озак вакыт салкын һава агымында тору мускуллар спазмына, буыннар авыртуына («кондиционер артриты») китерә.
Шуңа күрә:
3. Күзләрнең коруы
Кондиционер һаваны корыта, бу күзләрнең коруына һәм аллергияле конъюнктивитка китерә.
Шуңа күрә:
4. Баш авырту һәм хроник ару
Температураның кинәт үзгәрүе (эчтә +18°C, тышта +35°C) организм өчен стресс, бу баш авыртуга һәм иммунитетның какшавына китерә.
Шуңа күрә урамга чыкканда, берничә минут җылы урында торырга кирәк, ягъни кондиционерны сүндереп торыгыз.
5. Электромагнит нурланыш
Каты эшләүче кондиционер электромагнит дулкыннары чыгара. Озак вакыт кондиционер астында торган очракта баш авырту һәм йокысызлык барлыкка килә.
Шуңа күрә:
Кондиционер – файдалы, әмма сак кулланырга тиешле җиһаз. Аны чамасын белеп, үз сәламәтлегегезне кайгыртып, техник яктан да дөрес кулланырга кирәк. Үз сәламәтлегегез өчен сез генә җавап бирәсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк