Логотип
Белмәсәң бел

Хатын-кызларга ир-атлардан киңәш. Боларны ирегездән ишетмәячәксез

Без идеаль хатын-кызлар булыр өчен китаплар укыйбыз, дус кызларыбызның тәҗрибәсен тыңлыйбыз. Ә нигә әле ирләр сүзенә колак салмаска?!

 

Без идеаль хатын-кызлар булыр өчен китаплар укыйбыз, дус кызларыбызның тәҗрибәсен тыңлыйбыз. Ә нигә әле ирләр сүзенә колак салмаска?!

Чын хатын-кыз булырга кирәк, ә җобалгы түгел
Бик катгый киңәш бу. Әмма шуны онытмагыз: ирләр күзләре белән ярата. Ә өйдә иске халат киеп, чәчен дә тарамый йөргән хатынга ир ничек карарга тиеш соң?! Һәрвакыт нәфис булыгыз, йә нәфислеккә омтылыгыз.
 
Бәйләнчек булмагыз
Кайбер хатын-кызлар тиккә дә бәйләнергә ярата. Һәм ирләрнең аларга карата начар мөнәсәбәтен күреп шаккаталар. Ә һаман бәйләнеп, чәйнәнеп торган хатыннарны кем яратсын?! Үзегез дә андый ирләрне үз итмисез, тизрәк араны өзәргә тырышасыз. Ирләр ирек һәм комфорт ярата. Ә хатын-кызлар алар тормышына артык нык кысыла башлый икән, ирләр, билгеле, оборонага баса. Беренче вакыт түзсәләр дә, соңыннан бу низагка нигез булачак. 


Юкка-барга тавыш чыгармагыз
Кайбер хатыннар чебеннән дә фил ясап, низаг чыгарырга гына тора. Мәсәлән, шул ук носкилар, артыннан савыт-саба юмау хатын-кызның ачуын китерә. Ә бәлки, бу вакытта тавыш чыгарырга түгел, ирне тыңларга кирәктер. Бәлки, ул оныткандыр, игътибар итмәгәндер. Юкка да конфликт чыгару, араны тиз бозачак.


Бала дип яшәүдән туктагыз
Хатын-кызлар бу киңәшне эгоистлык  дип кабул итәр, мөгаен.  Гадәттә, әниләр балалары өчен корбан булырга әзер. Үзләре, хоббилары турында оныталар. Аларның үз дөньялары калмый. Ирләренә бөтенләй игътибар бетә. Ул гаиләдә читтә кала. Бала дип яшәү ир белән хатын арасындагы хисләрне суыта, мөнәсәбәтләр начарлана. Ныклы гаилә төзер өчен баланс булырга тиеш. Гел балаларыгыз турында гына уйлап йөрисез икән, ирегез башка хатын-кыз турында уйлый башларга мөмкин. Онытмагыз!


Корбан булудан мәгънә юк
Кайбер хатыннарга үзен корбан итеп күрсәтү кулай. Бу–  үзенә күрә манипуляция алымы. Ул шул рәвешле башкалардан үзен жәлләтә, кайгыртуларын тели. Башта бу алым эшли әле, аннан соң ир бары төшенәчәк һәм манипуляциягә бирелергә теләмәячәк. Каршылык чыга икән, низагка да ерак калмый. Шулай булгач, нигә үзегезгә артык борчу тудырырга.


Мәхәббәт белән бумагыз
Бергә яши башлагач, хатын-кызлар әнигә әйләнәләр дә куялар. Үз кагыйдәләрен булдыралар. Бу ярый, бу ярамый... Ә бу ирләрне бик куркыта, чөнки алар ирек һәм комфорт ярата. Шуңа күрә дә бик сак эш йөртегез, артык нык ярату һәм таләпчәнлек яхшылыкка алып килми. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайда гына укыма,гел хатын кыз тиеш ,тиеш тиеш.Ирләрне кадерләгез,саклагыз.Безнең Россия дә генә гел хатын кыз тиеш.Шуңа күрә тормыш Та шундый инде бездә......

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тормыш арбасын бергә тартырга кирәк.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ирлэр узлэре нинди булырга тиеше???

        Хәзер укыйлар