Логотип
Белмәсәң бел

Хатын-кыз энергиясе

Ишеткәнегез бар идеме икән: хатын-кыз энергияне бөтен нәрсәдән ала ала: табигатьтән, җирдән, судан, балалардан... Ә ир-ат аны бары тик хатын-кыздан гына ала. Хатынымы, әнисе, кызымы – мөһим түгел, иң мөһиме: аның янында яшәү көче биреп торырдай хатын-кыз булырга тиеш.

Ишеткәнегез бар идеме икән: хатын-кыз энергияне бөтен нәрсәдән алырга мөмкин: табигатьтән, җирдән, судан, балалардан... Ә ир-ат аны бары тик хатын-кыздан гына ала. Хатынымы, әнисе, кызымы – мөһим түгел, иң мөһиме: аның янында яшәү көче биреп торырдай хатын-кыз булырга тиеш. Тормышта да шулай бит, хатын-кыз ялгыз булса да, бирешми, балаларын аякка бастырырдай, тормыш итәрдәй көч таба. Ә ир кеше, ялгыз калса, акрынлап сүнә башлый. Менә шуңа күрә дә сүзебез хатын-кыз энергиясе турында булыр. 

Йога фәлсәфәсе буенча һәрбер кешенең үзен чолгап алган энергетик кыры – аурасы бар. Ирләрнеке белән чагыштырганда, хатын-кызларда ул уналты тапкыр тыгызрак һәм көчлерәк икән. Бу нәрсәне аңлатамы? Хатын-кызның эчке халәте башкаларга бик күпкә көчлерәк йогынты ясавын аңлата. Әлеге энергиядән бик күп нәрсә тора: гаиләдәге мөнәсәбәтләр дә, балаларның һәм якыннарның сәламәтлеге дә, гаиләнең уңышлары, хәтта өйдә пешкән ризыкның тәме дә. Игътибар иткәнегез бармы: әгәр дә хатын-кызның күңеле күтәренке, җанында тынычлык икән, гаиләдә балалар да сирәк авырый, аларның да күңелләре шат була, укулары уңышлы була, ирнең дә эшләре яхшы бара, кыскасы – бар өлкәдә дә тәртип һәм тынычлык урнаша.

Шәрык фәлсәфәчеләре хатын-кызның табигатен саф сулы коега тиңли. Ул – бирүче. Сабыена – гомер һәм күкрәк сөте,  гаиләсенә – җылылык һәм игътибар, иренә – мәхәббәт һәм наз, кешелеккә – игелекле балалар үстереп бирүче, киң күңеллелек, ярдәм күрсәтүче, дөньяны бизәүче, тормышны матурлаучы. 
Арыган, йончыган хатын-кызны алар кипкән коега тиңли. Мондый халәттә ул берәүне дә яшәү энергиясе белән тәэмин итә алмый. Хәтта киресенчә, эчендәге кара, негатив энергияне якыннарына да йоктыра. 


Хатын-кызның тагын бер мөһим үзенчәлеге бар: аның акылы  күп нәрсәне берьюлы уйлап хәл итә ала. Ә ир-атларның игътибары берьюлы бары тик бер нәрсәгә генә юнәлгән була. Ир кешенең табигате – аучы, табучы. Аның максаты бер генә – табыш белән кайту. Ә хатын-кызныкын санап бетермәслек – пешерү, җыештыру, балаларны тәрбияләү, үзен карау... Бары тик хатын-кыз гына телефоннан сөйләшкән арада токмач кисеп, аш пешереп, аяк арасында йөргән баласын да карый ала. Бу – аңа табигать тарафыннан бирелгән бер мөмкинлек. Әмма берьюлы берничә вазыйфа башкару, барын да игътибарда тотарга тырышу шулай ук алҗыта.

 Хатын-кыз башта үзен уйларга тиеш, дигән сүзләр болай гына әйтеләгән. Башта үзен уйлап, ул бөтен гаиләсен яшәү энергиясе белән чорнап ала. 
Бүгенге психологлар да өйдәге атмосфераның нинди булуы 70 процент очракта хатын-кыздан тора дип әйтә. Энергия генераторы һәм энергия доноры буларак яратылган хатын-кызның хислелек, җылылык, матурлык, кайгырту, иркәләү, ярату  өчен җаваплы чакралары – свадхистана һәм анахата чакралары бик актив, ә ир-егетләрдә бу чакралар зәгыйфь икән. Аларда исә матди әйберләр булдыру, куркынычсызлык, акча табу белән бәйле чакралар активрак. 

Энергия мәңгелек була алмый, ул кимергә, бөтенләй бетәргә мөмкин. Шуңа күрә аны үз вакытында тулыландырып торырга кирәк. Һәр хатын-кызны үз энергия ресурсы була: кемдер кием-салым кибетендә йөреп энергия ала, кемдер ризык әзерләп, кемдер чәчәкләр үстереп... Аның өчен бу ресурсның мөһимлеген аңларга һәм комачауламаска кирәк. 
Үз-үзен караган вакытта да хатын-кыз бик күп энергия җитештерә. Ресурсны су процедуралары да баета. Су һәм агач энергиясе бик көчле. Хатын-кызлар кулларга, тырнакларга игътибар бирүчән. Эчке тоемы белән башкара ул моны.  Хатын-кызның бармаклары – эчке энергия йөрүче каналлар. Ә тырнаклар – шушы каналның тәрәзәләре.

 Ир-ат мәхәббәте дә хатын-кызның энергиясен баета. Хәтта ул бу ир-егетне яратмаса да, ул күрсәткән игътибардан аның эчке ресурслары тулылана. Ә менә хатын-кызны  кимсетеп, түбәнсетеп тору, тәнкыйтьләү, аның тырышлыгын бәяләмәү, мактау сүзләре әйтмәү – тора-бара аның эчке коесын киптерә. Мондый халәттә озак яши икән, хатын-кыз үзенең энергиясен бөтенләй югалта. Үзе өчен генә түгел, якыннары өчен дә бик куркыныч халәт бу. Хатын-кызның энергия коесын киптереп, алар үзләре дә яшәү көченнән мәхрүм кала. 

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар