Логотип
Белмәсәң бел

Кешене карт итеп күрсәтүче биш деталь

Күп кенә хатын-кызлар киемдәге детальләргә артык игътибар итми. Әлеге деталь киемнең фасоны, тегелеше, бизәге, төсе булырга мөмкин. Дөрес сайланмаган очракта, аксессуарлар да кешене картрак итеп күрсәтә. Бу язмада яшьрәк күренүнең биш сере турында сөйләшербез.


Күп кенә хатын-кызлар киемдәге детальләргә артык игътибар итми. Әлеге деталь киемнең фасоны, тегелеше, бизәге, төсе булырга мөмкин. Дөрес сайланмаган очракта, аксессуарлар да кешене картрак итеп күрсәтә. Бу язмада яшьрәк күренүнең биш сере турында сөйләшербез. 

Аяк киеме
Олыгайган саен, аякка уңайлырак, җиңелрәк аяк киеме киясе килә. Бу вакытка инде аяк табаны да киңәя, бармакларның да сөяге чыга. Шуңа күрә күпләр өй башмагын хәтерләтүче, формасын тотмый торган йомшак туфли-ботинкаларны сайларга мәҗбүр. 
Бик тырышканда, бу очракта да туфлиләрнең стильлесен табарга була. Мәсәлән, спорт стилендә тегелгән ботинкалар бик отышлы. Алар күп кием белән яраша. Кроссовка тибында тегелгән ботинкалар аякка йомшак та, уңайлы да. Мондый аяк киемнәре һәр яшьтә дә актуаль. 
Күлмәгегезгә спорт стилендәге туфли килешми икән, тәбәнәк үкчәле матур туфлиләр сайларга мөмкин. Ботильоннар, оксфордлар, шнурлы ботинкалар да сезне яшьләрчә күрсәтәчәк. 

Киемнең бизәге
Кайсы күлмәкне алырга дигән сорау туса, күбебез  халыкчан һәм гади бизәклесенә үрелә. Бу – безгә балачактан ук яхшы таныш һәм күңелгә якын булган вак чәчәкләр булып чыга. Балачакта әнинең вак чәчәкле күлмәген күреп үскәнгәме, без мондый бизәкләрне бик яратабыз. Әмма... гади бизәкләр кешене үз яшеннән олырак итеп күрсәтә. Бәйләнгән кофта кебек үк, пейзан стилендәге бизәкләр бу образны «авыл» белән тәңгәлләштерә дә куя. 
Авыл мотивларыннан китәргә теләсәгез, катлаулы, заманча бизәкле киемнәргә өстенлек бирегез. Ул яфраклар, чәчәкләр дә була ала. Ләкин алар вак һәм чуар булмасын. Гомумән, олы яшьтә чуар тукымалардан качарга кирәк. 
Абстракцияле бизәкләр, җәнлек тиресен хәтерләтүче принтлар кешенең чын яшен яшерергә сәләтле. 
Вак кына геометрик бизәкләр дә киемне заманча һәм яшьләрчә күрсәтә. 

Тагын бер мөһим нәрсә: ачык төстәге (пастель төсләре) киемнәр кешене шактый яшәртә. 

Заманча пальто
Безнең якта җылы киемсез булмый. Бу – гардеробтагы иң мөһим кием. Берара әллә ниткән фасондагы, әллә нинди җете төсләрдәге пальтолар модада булып алды. Үзләре кыска, үзләре замоклы, өстәвенә, ул әле кырыйга тегелгән... Мондый пальтоларның модасы чыкты. Гомумән, андый кыйммәтле кием алганда һәрвакыт классик фасонга өстенлек бирергә кирәк. Аларның модасы беркайчан да чыкмый. Бу – балтырга кадәрге озынлык, «инглиз» якалы, путалы туры фасон. Аксыл беж, кара, сөтле чәй, көрән төсләр һәрвакыт модада булачак. Классик стильдәге пальтолар теләсә кемне элегант итеп күрсәтә. Шуңа күрә классика дип атала да инде ул.

Баш киеме
Яшьрәк күренергә телисез икән – минималистик стильдәге баш киемен сайлагыз. Аны бернинди бәйләнгән яки тукымадан тегелгән эре чәчәкләр, складкалар бизәмәсен. Баш киемендә детальләр күбрәк булган саен, ул кешене олырак итеп күрсәтә. 
Яшьләр кия торган башлыклар илледәге ханымнарга да бик килешә. «Солидныйрак» күренәсегез килсә, берет яки козерогы артык зур булмаган кепка (аның хәзер кышкылары да бар) карагыз. 

Муенсалар
 Чын ташлардан тезелгән чуар мәрҗәннәр (кайсы якта аны төймә дә диләр), әлбәттә, мәңгелек. Алар тузмый, кыршылмый. Ләкин модасы гына чыга. 
Бик яшь булмаган ханымнар өчен аксессуарлар сайлауда төп кагыйдә – аз булсын, дөрес сайланган булсын. 
Әгәр дә яшьләрчә һәм заманча күренергә телисез икән, аксессуар сайлаганда мәрҗән дип атап булмый торганын сайлагыз. Ул зур, үзенчәлекле кулон тагылган муенса, чылбыр, стеклярус булырга мөмкин. Ләкин элек авылда әбиләр тага торган мәрҗәннәр образга яшьлек өстәми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар