Туганнар белән аралашып яшәргә кирәк. Ләкин була шундый туганнар: алар белән бер-ике сәгать аралашсаң, кәеф төшә, җанда хәвеф барлыкка килә, егәр калмый.
Ни өчен шулай икәнен кайчак үзең дә белмисең. Бәлки, андый туганнар сезнең арада да бардыр. Нинди соң алар, көчне ала торган туганнар?
Зарланучы
Болар энергияне суыра торган вампирлар. Алар бернәрсәдән дә канәгать түгел, бөтен нәрсәдән озаклап һәм тәмләп зарланалар. Алар белән сөйләшүе кызыксыз, ялыктыра. Сәламәтлеген сорасаң, чирдән башы чыкмавын әйтәчәк. Гаиләсен сорашсаң, өйдәгеләрнең барысы да начар, ялкау, аңа гына салынганнар. Эшен сорасаң, эштә дә бар да начар, хезмәт хакы аз, җитәкче кансыз, коллегалар явыз... Ул үзе беркайчан да башкаларның хәлен сорашмас. Тыңлаучы барында аңа тизрәк үз күңелен бушатып калырга кирәк.
Кайчан очрактсаң да, аның проблемалары мәңге бетәсе түгел. Андый туганыгызга берүк киңәш бирә күрмәгез тагын. Андыйларга киңәш бирү, хәленә керү – мәгънәсезлек.
Бөтен нәрсәдән фаҗига күрүче
Бу тип та зарланырга яраткан туганга бераз охшаш. Беренчесе бары зарланса, монысы исә зарлана һәм бөтен нәрсәдән фаҗига көтә. «Ашказаным авырта. Инде күренмәгән табиб калмады. Бернәрсә дә тапмадылар, хәзер белемле табиблары бармыни? Миндә берәр яман чирдер, ахрысы...» Ул һәр очракның ахырын яман итеп күрә, бөтен нәрсәне начар итеп фаразлый. Андый туганнарга планнар турында сөйләргә ярамый. «Юк, тотынма да. Булмаячак. Муеннан бурычка батып, ничек котылырга белмәссең, фатирсыз калачаксың», – диячәк. Андыйларга планнарны гына түгел, күңелдәге куркуларны һәм хәтта көндәлек тормыштагы вакыйгаларны да сөйләргә ярамый. «Әле ирең кайтмадымыни? Инде өйдә булырга тиеш бит. Вакытында өйгә кайтмаган ир дөрес юлда йөрми инде ул...» Йә, бармы шундый туганыгыз? Булса, алар белән мөмкин кадәр сирәгрәк аралашырга тырышыгыз, югыйсә аларның шөбһәләре башкаларга да күчүчән, яман уйлар йогышлы бит алар.
Соранучы
Мондый туганнарга гел нәрсәдер кирәк. Алар гел кемнеңдер ярдәменә мохтаҗ. Алар белән очраклы гына күрешү яки телефоннан сөйләшү дә ниндидер бер үтенеч яки сорану белән төгәлләнә: «Бу ялларда сезнең мунчагызга килик әле... Малайны эшкә урнаштыру турында җитәкчең белән сөйләшеп кара әле... Бу курткаң сиңа кечерәйгән кебек, кая, киеп карыйм әле. Кара, миңа таман гына бит, әйдә, миңа бир әле... Әҗәткә биреп тора алмыйсыңмы?» Мондый туганнар бик үпкәчел дә була. Гозерен тыңламасаң, авызын турсайтып, сиңа бик озак үпкәләп йөри. «Гомердә бер сорадым, шунда да тыңламады...» – дип артыңнан сөйли. Үзеннән берәр ярдәм сорап кара! Сиңа булышмас өчен мең сәбәп табачак.
Кызгандыручы
Бу төр туганнарның зарланучылар һәм соранучылар белән охшашлыгы шактый: шулай ук зарланырга һәм башкалардан ярдәм көтәргә яраталар. Ләкин бер аермасы бар: тегеләр ачыктан-ачык эш итсә, кызгандыручы үзенең проблемаларын башта синеке белән чагыштыра, аның хәле синекенә караганда авыррак булуын дәлилли, ахырдан сине үз проблемалары өчен гаепләп калдыра. «Нәрсә өчен миңа шулай булды икән? Беркайчан миңа уңай килгәне юк.. Ярый ла синең бар да яхшы, эшең дә әйбәт, ирең дә әйбәт... бөтен кешенең дә алай булмый шул. Менә минем хәлдә калсаң, нишләр идең...»
Тормыштан зарлануы аның планының беренче адымы. Үзенең проблемалары өчен ул сездә башта гаеп хисен уята, сезне аңа караганда уңышлырак булганыгыз өчен оялта һәм ахырдан ул теләгән ярдәмне үзегез үк тәкъдим итәсез. Таныш сценариймы? Очрашканыгыз бармы?
Тәнкыйтьче
Мондый туганнар бертуктаусыз тәнкыйтьли һәм киңәш бирә. Сезнең сатып алган әйберләрегез начар, борчуларыгыз кысыр хәсрәт, балаларыгызны тәрбияли белмисез, ризыкны дөрес әзерләмисез, дөрес киенмисез... «Өегезгә ремонт ясадыгызмыни? Әй, мин болай ясамас идем. Мондый обойлар модада түгел бит инде. Ник идәнегезгә ламинат җәйдегез инде? Тотынганчы, миннән булса да киңәш сорыйсыгыз калган...»
Мондый тәнкыйтьчеләрнең «белгеч фикереннән» баш тартсагыз, бетте. Ул шунда ук үпкәли, ярсый, сезне рәхмәтсез дип бәяли. Андыйларга үзләренең мөһимлеген, кирәклеген гел тоеп торырга кирәк.
Мактанчык
Мондый туганнар үзләрен күрсәтергә ярата-а! Алар һәрдаим башкаларның югары бәясенә мохтаҗ. Сөйли башласалар, фантазияләре әллә кая кереп китә. «Яңа машина алдым. Иң шәп комплектация. Мондый машиналар Казанда берничә генә әле. Менә берсе миндә...» Ул әллә кемнәр белән таныш, аны әллә кемнәр дус күрә, аның белән әллә кемнәр киңәшләшә... Күз өстендәге каш, кыскасы.
фото:https://ru.freepik.com/free-photo/young-emotional-surprised-man_7651874.htm#fromView=search&page=1&position=4&uuid=4aa4fb74-3c46-440b-854e-081a77cac4eb&new_detail=true
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк