Логотип
Белмәсәң бел

Күңел тозлыга тартса?

Нинди ризык ашыйсы килүгә карап, организмда кайсы микроэлемент җитешмәвен ачыкларга мөмкин икән. Берәр микроэлемент яки витамин кытлыгы күзәтелсә, организм баш миенә үзе сигналлар җибәреп, ни кирәген белдерергә сәләтле. Кодлаштырылган әлеге хәбәрләрне шифрлый белергә генә кирәк.

Гадәттә, авырлы чакта гел тозлы ризыклар гына ашыйсы килеп тора. Ә менә авырлы булмаган килеш тә күңел гел тозлыга тартылса? Баксаң, нинди ризык ашыйсы килүгә карап, организмда кайсы микроэлемент җитешмәвен ачыкларга мөмкин икән. Берәр микроэлемент яки витамин кытлыгы күзәтелсә, организм баш миенә үзе сигналлар җибәреп, ни кирәген белдерергә сәләтле. Кодлаштырылган әлеге хәбәрләрне шифрлый белергә генә кирәк.

  • Ипи ашыйсыгыз килсә, димәк, организмга азот җитешми. Бу очракта рационга аксым кертеп, организмга булышырга кирәк.  Аксым иттә, балык, кузаклы культураларда, чикләвектә күп.
  • Тозлыга тартылсагыз, сездә хлоридлар кытлыгы бар дигән сүз. Хлоридлар диңгез ризыклары һәм балыкта күп. Кәҗә сөте, балык, диңгез тозы кулланып, тозлы ризыкларга бәйлелектән котылырга мөмкин. 
  • Әчкелтем ризыкларга тәкать тота алмасагыз, сезгә магний һәм С витамины җитешми. Бу дефицитны чикләвек, көнбагыш, кузаклы үсемлекләр тулыландыра ала. 
  • Күңелегез гел баллыны теләсә, бу организмга фосфор, хром һәм углерод җитешмәвен белдерә. Брокколи, сыр, тавык ите, терлек бавыры, борчак, йөзем хром запасларын тулыландырырга булыша. Шул рәвешле баллыга тартылуыгыз да бетәр. 
  • Фосфор исә тавык һәм терлек ите, бавыр, сөт ризыклары, йомырка, борчак, фасоль, чикләвек, бөртеклеләрдә күп. 
  • Углерод кытлыгын бетерү өчен яңа өзелгән җиләк-җимешне күбрәк  ашарга кирәк. 
  • Кайчагында организмга триптофан нокислотасы җитешмәсә дә күңел гел баллы ризыкта була. Триптофанга финик хөрмәсе, банан, көрән дөге, җир чикләвеге (арахис) бай. 
  • Шоколад ашыйсы килсә, димәк, магний кытлыгы бар. Аны чикләвек, көнбагыш, җиләк-җимеш, кузаклы үсемлекләрне күбрәк кулланып тулыландыра аласыз. 
  • Кырку һәм ачы ризыкларга ихтыяҗ бар икән, димәк, сез артык майлы ризыклар кулланасыз. Ашкайнатуны яхшырту өчен организм сездән шул рәвешле ярдәм сорый. Майлы һәм кыздырылган ризыкларны киметсәгез, әлеге ихтыяҗдан арынырсыз.
  • Майлы ризыклар ашыйсы килү теләге кальций кытлыгы булганда барлыкка килә. Димәк, сезгә сыр, сөт ризыкларын күбрәк кулланырга кирәк. Кальций кузаклыларда, брокколи, көнҗет орлыгы, сельдерейда да күп.
  • Кофесыз тора алмасагыз, организмда күкерт җитешми дигән сүз. Рационыгызга мүк җиләге, кәбестә, керән кертеп карагыз әле, кофега бәйлелегегез кимиячәк.
  • Салкын эчемлекләргә мәхәббәт организмда марганец кытлыгын белдерә. Моны күк җиләк (голубика), әстерхан һәм бадам (миндаль) чикләвеге белән тулыландырырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар