Логотип
Белмәсәң бел

Кәбестәне саклый беләсезме?

Хәтерлисезме, узган ел кибетләрдә кәбестәнең килограмы йөз тәңкәдән артып китте. Шуңа да быел аны күпләр үзләре үстергәндер. Аны үстерүе бер кыен булса, саклавы икенче бер кыен. 

Хәтерлисезме, узган ел кибетләрдә кәбестәнең килограмvы йөз тәңкәдән артып китте. Шуңа да быел аны күпләр үзләре үстергәндер. Аны үстерүе бер кыен булса, саклавы икенче бер кыен. 

Шәхсән үзем кәбестәне күп итеп үстерәм. Ләкин язга кадәр барысын да саклый алмыйм, бозыла башлый. 

Элеккегеләр кәбестәне базда саклаган. Әүвәлге балчык стеналы базларда дымлылык җитәрлек булганга, кәбестә яхшы торган. Хәзер андый базлар калдымы икән?

Кемдер кәбестәне күчәне белән дымлы комга тыгып саклый. Ләкин бу ысул да җайсыз, моның өчен күпме урын һәм күпме ком кирәк?!

Мин үзем кәбестәне ак кәгазьгә төреп, күчәненнән бау белән асып саклыйм. Тик барыбер кәбестә кыш көне бозыла, бозылмаганы – кибә.

Быел менә яңа ысул турында ишеттем – кәбестәне бозылган яфракларыннан чистартып, азык элпәсе (пищевая пленка) белән ураганнан соң, коры банкага утыртып сакларга була икән. Кәбестә утыртылган банкаларны идән астында тотасы. Кәбестәләр бер-берсенә тиеп торырга тиеш түгел. 

Әгәр дә чиста комыгыз булса, банкаларга юеш ком тутырып, кәбестә күчәнен комга тыгарга да була. Алай тагын да яхшырак саклана, дип киңәш итәләр. 

Ә сез кәбестәләрне ничек саклыйсыз? Үз тәҗрибәгез белән дә уртаклашыгыз әле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар