Логотип
Белмәсәң бел

Ирга: кемнәргә ашарга ярый, ә кемнәргә ярамый?

у көннәрдә ирга җимешенә дә тәм керде. Дөрес, аны без генә түгел, чыпчыклар да бик ярата: ирга куагына якынлашсаң,

Бу көннәрдә ирга җимешенә дә тәм керде. Дөрес, аны без генә түгел, чыпчыклар да бик ярата: ирга куагына якынлашсаң, көтүләре белән очып китәләр. Әмма ирганың җимеше күп – ул безгә дә, кошларга да җитәр.
Ирга җыярга теләүчеләргә  иң беренче киңәш: юл кырыйларында, производство корылмалары булган җирдән бу җимешне беркайчан җыярга ярамый – ул үзенә токсиннарны һәм авыр металларны сеңдерү белән аерылып тора. 

Ирга кай ягы белән файдалы?
Аны төрле чирләрдән дәвалаганда да, профилактика максатында да еш кулланалар. Аның составында кеше организмына әйбәт тәэсир итә торган витаминнар һәм микроэлементлар күп.
Мәсәлән:
* фитостериннар (кан тамырларын ныгыталар);


*пектиннар (ашказаны-эчәк трактының эшен җайга салалар, аппетитны күтәрәләр, организмнан токсиннарны һәм канцерогеннарны чыгаралар);


* С витамины (инфекцияләр белән көрәшергә ярдәм итә, матдәләр алышынуын яхшырта, канда холестерин күләмен төшерә);


* Биофлавоноидлар (Р витамины) (канда шикәр күләмен нормада тота, тромблар барлыкка килүдән саклый, йөрәк эшчәнлеген яхшырта)
Р витамины азык-төлек составында бик сирәк очрый. Ирга исә – шундый сирәк җимешләрнең берсе. Аның кеше организмына файдасы шуның белән бәйле дә.


Ирга составында булган рибофлавин (В2 витамины) матдәләр алмашыну процессында турыдан-туры катнаша, май бизләренең эшен җайга сала, күзләрнең күрү сәләтен саклый. 

Халык медицинасында ирганың җимешен генә түгел, яфракларын, чәчәген һәм кабыгын да кулланалар. 

Ирга кай ягы белән зыянлы? 
Ирганың файдасы әйтеп бетергесез зур, әмма шул ук вакытта ул кеше организмына менә бу очракларда зыян да сала ала:  
* шикәр чире белән авырганда  (ирга углеводларга бик бай, шуңа күрә канда глюкоза күләмен кинәт арттырырга мөмкин);


    • май басканда  (ирганы күп ашау гәүдә авырлыгын тагын да арттырырга мөмкин);


    • түбән кан басымы белән интеккәндә (җимештәге кайбер компонетлар кан басымын төшерә);


    • тәнгә нәрсәләрдер чыгып интектергәндә (аллергиясе булган кешеләрдә ирга көчле реакция китереп чыгарырга мөмкин);


    • кан начар куерганда (ирга составына кергән матдәләр канны тагын да сыегайта);


    • эпилепсия белән авырганда (иргада күп күләмдә булган С витамины өянәкләр кузгатырга мөмкин) 


Кечкенә балаларга ирганы бик саклык белән генә бирергә кирәк: тәүлегенә 50 граммнан да күбрәк ашатырга ярамый – аллергия килеп чыгу ихтималы зур.


Ирганы сөт ризыклары белән бергә ашарга ярамый: ашкайнату системасы бозыла, эч күбәргә, китәргә мөмкин.


Ангина белән авырганда тамакны иргадан ясалган сок белән чайкау бик булыша.

 
Ирга – тынычландыру сәләтенә ия. Аннан ясалган чәйне, сокны күп эчү йокыны китерә, игътибарны киметә. Шуңа күрә ирга чәе белән артык мавыкмаска киңәш итәләр. 
Чәй ясау өчен ирганың яфракларын куллану әйбәтрәк. Бигрәк тә – яңа өзгән яфракларны. Булмаса, киптергәнен файдаланырга да була. 
Чәй болай ясала: берничә ирга яфрагы өстенә кайнар су коябыз һәм 15-20 минут төнәтәбез. 1 чәй кашыгы бал кушарга да мөмкин. 
Мондый чәйне йоклар алдыннан эчү әйбәтрәк: ул нерв системасын тынычландыра, йокыгыз күпкә яхшырак булачак. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар