Логотип
Белмәсәң бел

Иренмәгез: чәйне пешереп эчегез! 

Галимнәр Казанда чәй пакетларын тикшереп, аларның материалы нәрсәдән эшләнүен ачыклады.

Галимнәр Казанда чәй пакетларын тикшереп, аларның материалы нәрсәдән эшләнүен ачыклады. Пакетлар вак кына пластик бүлеп чыгара икән бит. Пакетның сыйфатын билгеләр өчен, чәен бушатып, пакетның үзен генә кайнап торган суга салып караганнар. Махсус җайланма пешерелгән судагы зарарлы кушылмаларны күрсәткән. Пирамида пакетның пластик таплар калдыруы мәгълүм булган, ә ул кеше сәламәтлеге өчен зарарлы. Целлюлоза пакеттагы чәйләрнең зарары азрак. Шулай ук пакеттагы чәйнең яфраклы чәйгә караганда зыянлырак булуы ачыкланган. Сосудларны тыгылдырып, яман шеш китереп чыгаручы пакетлы чәйләр һәркемгә куркыныч тудыра. Галимнәр әйтүенчә, һәр чынаяк чәй саен без чәй пакеты материаллары бүлеп чыгара торган миллиардлаган вак кына токсин синтетика йотабыз. Ә чәй бит дөньяда иң популяр эчемлек! Чәйнең зарары тиз генә сизелми әле. Алай да кайберәүләрдә  зарарлы матдәләргә реакция шундук килеп чыгарга да мөмкин. Анафилактик шок, гадәттә, аллергия белән җәфаланучыларда, астматикларда, балаларда күзәтелә. Нәкъ менә микропластик куркыныч тудыра да инде: эре кисәкләр организмнан чыгарыла, сәламәтлек өчен артык зыянлы түгел. Ә вак кисәкчекләр – кала. «Микроннан 1000 тапкыр кечерәк нанокисәкчекләр организмнан чыкмаска да мөмкин. Алар организмның теләсә кайсы тукымасына үтеп кереп, шунда тупланып кала, нәтиҗәдә, яман авыруларга китерә», – ди МГУТУның биология һәм ихтиология кафедрасы профессоры, су токсикологы Юрий Симаков.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар