Яшь барган саен, яшьрәк күренәсе килә. Ләкин яшьрәк күренергә тырышам дип, чамадан узып китмәскә кирәк. Бу очракта киресенчә килеп чыга: яшьрәк күреним дип кыска итәкләр, сыланып торган күлмәкләр, ачык изүле кофталар киеп, кычкырып торган иннек сөртеп, үзеңә тагын берничә елны өстәргә дә мөмкин.
Затлы, чибәр, зәвыклы һәм яшь күренү ул студент вакыттагы стильгә кайту дигәнне белдерми. Яшь күренүнең башка төрле ысуллары да бар.
Беренчесе – гадирәк фасоннар һәм яхшы тукымалар
Гадирәк фасонлы ләкин яхшы, тыгыз тукымадан тегелгән киемнәр һәрвакыт гәүдәне җыйнак һәм зифа күрсәтә. Мондый тыгыз тукыма фонында тире дә шомарак һәм яшьрәк күренә. Ә менә формасын тотмый торган җиңел тукымалар, челтәрләр, күпертмәләр, бөрмәләр, киресенчә, гәүдәнең салынкылыгын тагын да ачыграк итеп күрсәтә. Күлмәкләр, блузкалар сатып алганда моңа игътибар итегез.
Алка-муенсаларның заманча, модалы фасоннарын тагу
Алка-муенсаларга килгәндә, монда «аз булсын, яхшы булсын» принцибына таянырга кирәк. Вак сәйләннән тезелгән катлы-катлы муенсалар, зур «чегән» алкалары, алагаем зур йөзекләр турында онытыгыз. Мондый бизәнгечләр бит тиресен тагын да картайтып күрсәтә. Артык ялтырап тормаган, тоныграк, ләкин заманча һәм минималистик стильдәге бизәнгечләр матуррак күренәчәк.
Ачык, җете төсләр сайлагыз
Әйе-әйе, ачык төсләр – кура җиләге, коралл, алсу төсләр кешене тылсымлы рәвештә яшәртеп җибәрә. Аларның төрле төсмерләре бар – кемгәдер җылырак, кемгәрек салкынрак төсмере килешә. Ә менә барлык стилистлар беравыздан киңәш итә торган соры, беж, ком, кара, ак төсләр бит тиресенең сула башлавын ассызыклап күрсәтә. Мондый төстәге киемнәр кигәндә макияж шәп, бит тиресенең кимчелекләрен яшерерлек булырга тиеш.
Бит тирәсендә кара һәм караңгы төсләрдән саграк булыгыз
Кара төсле кием һәрвакыт актуаль, дисәләр дә, кара төснең бер үзенчәлеге бар: аның фонында бит тиресендәге бөтен кимчелекләр ап-ачык күренә. Әгәр бит тиресенең төсе тонык икән, кара төс аны тагын да тоныграк итеп күрсәтәчәк. Битнең овалы югалган, бит тиресе салына башлаган булса да, кара төс бу җәһәттән «дошман». Әгәр бу төс сезгә килешә һәм сезнең карадан киенәсегез килсә, макияж яхшы булырга тиеш. Аннары, кара төс ачык, җете төсләр белән яхшы яраша. Күлмәгегез карадан булса да, муеныгызга җете төсле муенса, шарф яки муен яулыгы бәйләсәгез, ул затлылык һәм зәвыклылык өстәр. Ә менә ябык муенлы кара водолазкаларны шулай да кимәвең яхшырак, бердән, ул муенны кыска итеп күрсәтә, аннары биттәге барлык җыерчыкларны көзгедәге кебек чагылдыра.
Макияж – сезнең дустыгыз
Күпләр олыгая барган саен, никтер макияж кулланмый башлый. Кемдер ялкаулана, кемдер сәер күренүдән курка. Бик кычкырып тормаган, шул ук вакытта битнең төсен тигезли, ә тирене шома итеп күрсәтә торган макияж кешене яшьрәк итеп күрсәтә. Иң мөһиме: олыгаеп барган тирене коры итеп күрсәтә торган структуралар (мәсәлән, пудра) кулланмаска. Ялтырап торган тире сусыл һәм яшьрәк күренә. Моңа ялтыравыклы (җемелдәвекле түгел) бронзер яисә хайлайтер ярдәмендә ирешергә була. Битегезнең чыгынкы урыннарына шуларны сөртегез. Бит тиресе тонык һәм коры булса, кычкырып торган иннекләр куллану да урынсыз. Кызыл иннек шәп макияж белән генә яхшы.
Гәүдәгезне төз тотыгыз
Киемегез нинди генә затлы ә макияжыгыз ничек кенә шәп булмасын, үрдәк шикелле ава-түнә атласагыз яки аягыгызны сөйрәп йөрсәгез, яшьрәк күренә алмаячаксыз. Яшь күренү өчен гәүдәнең дә төзлеге кирәк. Җилкәләрне бераз гына артка ташлап, башны чөебрәк, җиңел адымнар белән барган ханым һәрвакыт үз яшеннән яшьрәк күренә. Җиңелчә күнегүләр, йога гәүдәнең төзлеген сакларга ярдәм итә.
Киемнәрегезне яңартып торыгыз
Моннан 10–15 ел элек алган киемнәр бүген модадан чыккан да булырга мөмкин. Модадан чыкмаса да, алар инде иске булып күренә. Хатын-кызны яңа кием бизи. Яңа күлмәк кисә, аның күзләре яна, йөзе балкый. Үзегезгә ара-тирә яңа күлмәк, блузкалар алып бүләк ясагыз. Бу очракта кабат беренче пунктны карагыз: киемнәр гадирәк фасонлы ләкин яхшы тукымадан булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк