Дәшмәү – алтын!
Кайсы очракларда нәрсә турында сөйләшмәвең хәерле икәнен беләсезме? Ниләр турында башкаларга әйтергә ярамый? Психологлар киңәшенә колак салыгыз.
1. Гаиләдәге проблемалар. «Өйдәгене читкә чыгарма» дигән гыйбарә бик дөрес. Өйдә табак-савыт шалтырамый тормый, аны дөньяга чәчеп йөрергә ярамый. Башка кешеләр тыгылса, проблема тагын да катлауланачак. Үзара мөнәсәбәтләр бозылырга мөмкин.
2. Финанс мәсьәләләре. Үзегезнең керемнәр, күпме акча алуыгыз, бурычларыгыз турында беркемгә дә сөйләмәгез. Аңлашылмаучылыклар килеп чыгарга, көнләшү барлыкка килергә мөмкин.
3. Диагнозлар, чирләр. Сәламәтлек – безнең өчен иң кадерлесе. Ләкин башкаларга шәхси медицина проблемаларыгыз турында бәйнә-бәйнә сөйләү һәрвакыт кире реакция тудыра. Бу хакта гаиләдәге якын кешеләр белән генә сөйләшәләр.
4. Үткән тормышыгыз тарихы. Үткәндәге мәхәббәтләрегезне сөйләп йөрү шулай ук килешми. Артык сүзләр, детальләр хәзерге партнерыгызда көнләшү, аңлашылмаучылык уятырга мөмкин. Гомумән, үткәннәр үткәндә калырга тиеш.
5. Киләчәккә планнар. Амбицияләрегезне сер итеп саклау начар түгел. Чынлап торып максатыгызга ирешкәч кенә сөйләсәгез була. Планнарыгыз турында алдан сөйләп куеп эшне боза күрмәгез. Кемдер тәнкйтьләп ташлар – кәефегез төшәр, кемдер аяк чалу ягын карар – бөтенесе чәлпәрәмә килер.
6. Комплекслар, кимчелекле яклар. Һәркемдә бар алар. Үзегездәге йомшак якларны сөйләргә кирәкми. Сезне кыен хәлдә калдырырга теләгән кеше өчен менә дигән корал булачак ул.
7. Интим тормыш. Ул ике арада гына була торган мөнәсәбәтләр. Ул хакта башкаларга сөйләп йөрмиләр!
8. Уңышсызлыклар. Уңышсызлыгыгыз, хаталарыгыз турында сезне аңлый, хәлегезгә керә, тынычландыра белгән кешеләргә – әти-әниегезгә, якын кешегезгә генә әйтергә кирәк.
9. Эш һәм бизнес турында конфиденциаль мәгълүмат. Бизнесыгызны саклап каласыгыз килсә, читкә информация чыгарудан сак булыгыз.
10. Сер саклау. Серне башкаларга тишсәң, ул инде сер булудан туктый. Галимнәр сернең якынча 48 сәгать кенә саклануын әйтә. Аннары аны сер итеп кенә тагын берәрсенә сөйлиләр. Көннәрдән бер көнне ул сез җиткерергә теләмәгән кешегә дә барып ирешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк