«Йомшак җиренә берне сугып алганнан гына бернәрсә дә булмый...» «Элек балаларны тал чыбыгы белән дә кыйнаганнар...» «Кыйнамасаң, тыңламый...» «Кыйнамыйча гына бала үстереп булмый...» Кызганыч, балаларга карата физик җәза куллануны бездә бик күпләр норма кебек кабул итә.
Кечкенәдән үзләре дә әти-әниләреннән кыйналып үскән балалар моны соңрак үз гаиләсендә дә куллана. «Кыйнаганга күрә нормаль булып үстек» дигән фикердә алар. Ләкин бу фикер – ялгыш фикер. Моны психологлар күптән ачыклаган. Балачактан физик җәза күреп үскән кешеләр чынлап та рухи яктан саумы соң? Тормышта моның аяныч нәтиҗәләре күренмиме? Әлбәттә, күренә.
Һәрвакыт хәвеф хисе тою
Бер сәбәпсез дә күңелдән гел хәвефләнү, курку – менталь проблемаларның берсе генә.
Баланың иң төп ихтыяҗларының берсе – иминлек хисе. Дөньяга ышанычы булсын өчен, бала кечкенәдән иминлек хисе кичереп үсәргә тиеш. Бары шул очракта гына ул дөньяны тынычлап өйрәнә, бала кеше өчен шулкадәр әһәмиятле булган кызыксыну күрсәтә, дөньяга карашын киңәйтә, социаль даирәдә үзен тотарга өйрәнә.
Баланың иминлек хисе өчен тулысынча әти-әни җаваплы. «Без янәшәңдә генә, сиңа бернинди дә куркыныч янамый, без сине һәрвакыт саклыйбыз» – бала күңелендә менә шундый беркетмә булырга тиеш.
Ә аның урынына, әти-әни баланы кыйный, суга, җилтерәтә, җәзалый. Бу әти-әни үзләрен кулда тота алмаудан, баланы тыңлата белмәү, үзләренең көчен, өстенлеген күрсәтәсе килүдән килеп чыга. Аларның бар ачуы, ярсуы, әти-әни буларак үзләренең көчсезлеге физик җәза рәвешендә бала өстенә ишелеп төшә. Соңыннан, үзләрен аклау өчен, алар моны «тәрбияләү» дип атый.
Бу очракта бала ниләр кичерә соң? Аның ышанычлы дөньясы тулысынча һәм мәңгегә җимерелә. Аны сакларга, аның иминлеген булдырырга тиешле иң якын кешесе куркыныч чыганагына әверелә. Әти яки әни авырттыра, җәзалый, ә бала үзен берничек тә яклый алмый, зур кешегә аның көче җитми. Ул берәүгә дә бу хакта сөйли дә, зарлана да алмый, чөнки аңа «үзең гаепле» дигән уйны сеңдерәләр.
Әгәр кыйнау, сугу, кимсетүләр гел кабатланып тора икән, баланың дөньяга ышанычы югала, күңелендә гомерлек хәвеф барлыкка килә. Хәвеф хисе аркасында ул гел киеренкелектә, бу аңа кешеләр белән аралашырга, алар белән эчкерсез мөнәсәбәтләр корырга комачаулый. Физик җәза күреп үскән кешеләр үзләрен бары стресслы ситуацияләрдә дә генә яхшы хис итә һәм гел шундый ситуацияләрне булдырырга тырыша да. Күңеленнән ул гел начарлыкка, авырлыкка әзер булып тора, һәр ситуациянең иң фаҗигале вариантларын гына уйлый. Тормышны үзгәртү аңа бик авыр бирелә.
Үз хисләреңне белдерә белмәү
Еш кына бала үз хисләрен ачыктан-ачык күрсәткән өчен җәза ала. Җәзаланганнан соң негатив хисләрен күрсәткән өчен тагын өстәмә җәза бирәләр аңа. Бала үз хисләренең кадерсезләнүен, бер кирәксез нәрсә булуын күрә, аны үз хисләре өчен оялталар, гаеп тагалар.
«Үзеңне кешечә тот, мине хурлыкка калдырмы!» «Булды, улама! Син малай кеше, түзем бул! Үзең гаепле!» «Әйдә, арттырма. Мине дә кыйнадылар, шуңа кеше булып үстем»
Нәтиҗәдә үз хисләрен белдерергә курка, алардан ояла торган кеше үсеп җитлегә. Ул күңелендәге хисләрен бик тирәнгә яшерә, җаныннан гына сыкрап йөри. Ләкин безнең психиканың хисләрне сүндереп куя торган функциясе юк. Хисләрне яшерү эмоциональ интеллектның үсешен туктата. Мондый кешеләр үзләренең ни кичергәнен аңламый, аларны үзе өчен куркыныч рәвештә – ызгыш, аракы, наркотиклар белән – басарга, юк итәргә тырыша.
Үз ихтыяҗларыңны белдерә белмәү һәм корбан ролен алу
Баланы үз ихтыяҗлары турында белдергән өчен кыйныйлар. Хисләрне бастырырга өйрәнгән шикелле үк, бала кечкенәдән үз иҗтыяҗлары турында уйламаска, аларны белдермәскә өйрәнеп үсә. Андый кешеләр үзенә нәрсә кирәген аңлатып әйтә белми, гел кешенең киңәшенә, читләр фикеренә мохтаҗлык кичерәләр, мөһим карарлар кабул итә алмыйлар, үзләрен корбан роленә куялар.
Үз-үзеңә түбән бәя кую үзеңне гел гаепле сизү
Бала башкаларның гамәлләрен, сүзләрен тәнкыйть аша уздыра белми һәм аларның барысына да чын күңеленнән ышана. Әгәр аны иң якын кешеләре кимсетә, гаепли, түбәнсетә, җәзалый икән, ул үзен мондый мөнәсәбәткә лаек дип ышанып үсә. «Мин начар. Мин яратуга лаек түгел. Мин кимсетүгә генә лаек. Мин беткән кеше...»
Болар барысы да кешенең башкалар белән мөнәсәбәтләрдә үз-үзенә куйган бәясенә тәэсир итә. «Минем белән берәүнең дә аралашасы килми». «Мин кешеләрдән куркам, алар мине кимсетә, миннән көлә...»
Икенчедән, мондый тәрбия аркасында бала үзенә чамадан тыш тәнкыйтьчел булып үсә. Үзен кечкенә генә хаталары өчен дә гафу итә алмый, үзенә реаль булмаган таләпләр куя, чиргә әверелгән перфекционизмнан интегә. Бу таләпләр һәм аның үзенә билгеләгән өметләре акланмый икән, ул күңеленнән үз-үзен җәзалый, үз-үзен ашый.
Кыйналып үскән балалар шәхси чикләрен билгели алмый, чөнки кыйнау ул инде үзе үк аның шәхси чикләрен бозу бит. Еш кына шундый балалар үскәч тормышларын агрессив, куркыныч кешеләр белән бәйли дә.
Балага кул күтәргәнче, уйлагыз. Сез аңа шундый язмыш теләр идегезме? Нормаль әти-әнинең берсе дә үз баласына боларны теләмидер, мөгаен...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк