Логотип
Белмәсәң бел

Бакча инсульты

Җәен бакча гына түгел, үзебез дә игътибарга мохтаҗ. Әмма күп вакыт үзебез турында онытып, бакчада баш күтәрми эшләүне хуп күрәбез. Ә моның исә ахыры күңелле бетмәскә дә мөмкин.


Җәй көннәрендә өлкәннәр арасында инсульт очраклары нәкъ менә бакчаларда ешая. Табиблар арасында хәтта «бакча инсульты» дип аталган төшенчә дә бар икән. Бу хәлгә төшмәс өчен нишләргә?


1. Җитезлек түгел, акыл кирәк
Язгы кояш чыгу белән бакчада казыну теләге артканнан-арта. Бакча эшләрен спорт ярышлары кебек башлап җибәрергә ярамый. Беренче көннәрдә – йөреп керү, ял итә-итә чүп утау, чәчәкләр карау кебек җиңел эшләрне сайлагыз. Эш күп булуын беләбез, тик иң мөһиме – үзегез.


2. Тән авыртса – ярдәм күрсәт
Эшләгәннән соң мускуллар сызлый, буыннар авыртып тора икән, димәк, организм сигнал бирә. Бу вакытта тәнне «тыңлап», ял итүгә, туклануга игътибарны арттырырга кирәк. Аксымлы ризыклар – ит, йомырка, эремчек – мускулларны ныгыта. Эшләгәндә гел бер позада булмагыз. Тән торышын ешрак алыштырыгыз. Бигрәк тә кояш кыздырганда иелеп эшләү ярамый.


3. Сәламәтлек – ел әйләнәсе җаваплылык
Күпләр нәкъ менә җәй җиткәч, күңелләре күтәрелеп, үзен яхшы хис итә башлый. Саф һава, тынычлык, эш белән мәшгульлек кан басымын да көйли, кәефне дә күтәрә. Ләкин бу үзгәрешләр вакытлыча гына. Әгәр даими дарулар кабул итәсез икән – аларны эчүдән туктарга ярамый. Табибка күренеп, киңәшләр алып, тикшеренеп алу яхшы булыр. Авыруларга каршы профилактика тәртипне ярата – бу хакыйкатьне онытмыйк.


4. Бакча – җанга дәва
Җирдә эшләү – ул физик хезмәт кенә түгел, ә эчке тынычлык чыганагы да. Чәчәкләр утыртып, түтәлләрне матурлап йөргәндә уйлар да рәткә килә. Табигать, кул белән эшләү хәтта хәтерне яхшырта, күңелне күтәрә. 


5. Кояшта сак бул
Кояштан сакланырга кирәк. Аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә: баш киеме, җиңле кием, кояштан саклый торган крем – болар барысы да саклый. Кояш кызган вакытта 11:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр  өйдә булу яхшырак. Су эчегез! Эш арасында су эчәргә онытмагыз. Бу – гап-гади киңәш, ләкин иң файдалысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар