Логотип
Белмәсәң бел

Ай күрдем аман белән...

Төнге күкнең зәңгәрсу-шәмәхә төпкелендә ни тикле сер, могҗиза яшеренгән. Шул торып-торып күңелне адарындыра, шомландыра, уйландыра.

Төнге күкнең зәңгәрсу-шәмәхә төпкелендә ни тикле сер, могҗиза яшеренгән. Шул торып-торып күңелне адарындыра, шомландыра, уйландыра.
Мин карашым, җаным белән шушы сихри җиһанны иңлим. Әнә, Киек Каз юлының күксел томаннарына чаклы аермачык. Әнә, урак Ай кырлар өстенә, Иләк йолдыз амбар түбәсенә, Чүмеч йолдыз чишмә буена туры килгән.
Әнә, Галәмдәге йолдызларның да яртысыннан күбрәге парлы, диләр. Шулар бәгъзе берәүләрнең баш очында илаһи нур белән балкыйлар. Бәгъзе берләре шул бәхетле йолдыз астында дөньяга киләләр.
Халык теленә кергән тәкъдирдә язылулар, күрәчәкләр, язмышлар, алга килүләр, дәръяхтан сөрелүләр дә шушы олы Галәм, Ай, Кояш, Йолдызлар шаукымы икән ласа. Астролог галимнәр шулай дип фараз кылалар. Ходаның рәхмәте, без дә бу борынгы фалга, юрауларга инанарак төшәбез, өметләнәбез, мәгънә эзлибез. Хәер, безнең халык гомер-бакый мәгънә белән, хикмәт белән сойләгән.
«Ай күрдем аман белән,
Авызым тулды иман белән...»
Яңа туган айны күрүгә безнең әби-бабайларыбызның теләк-догасы шундый булган. Башкача мөмкин дә түгелдер. Күктәге Ай – камиллек, садәлек, мәхәббәт, гомер агышы.
Хөрмәтле укучыбыз! Бу сәхифәдә без Айның гаҗәеп бер серен – ҖАН ЯРАЛУГА йогынтысын тасвир итмәкче булабыз.

Айның 1 нче көне. Бу көндә яралган бала күкләр тарафыннан сакланыр. Көчле ихтыярлы булыр, озын, кызыклы гомер кичерер. Дини булуы ихтимал. Бу нияткә рухи һәм физик яктан зур әзерлек белән килү сорала.
Айның 2 нче көне. Бигрәк тә кыз балалар яралу, нәселне дәвам итү өчен уңышлы. Теләкләре кабул әйләнеп, муллыкта, канат астында яшәячәк.
Айның 3 нче көне. Бу көн бары тик сугышчы, көрәшче, революционер, яисә башкисәр тудыру өчен генә. Бу кеше эшлекле һәм дәртле булачак.
Айның 4 нче көне. Затны, нәселне дәвам итү көне. Ыруыгыздан берәр җанның янә иңү мөмкинлеге бар. Ялкаулыкка чыкмаса, назлы, йомшак табигатьле, йорт-җир баласы булачак.
Айның 5 нче көне. Бу көн каршылыклы. Бу көндә яралган баланы бөтен гомере буена хәтәр дошманнар эзәрлекләве ихтимал. Ул үзенең бар начар ниятләре, кылган хаталары, гаепләре өчен җәзасын алачак. Яисә, ул гадәти генә шәхес булмас. Бу көндә яралганнарның язмышлары берничә мәртәбә уңай яки кире якка үзгәрәчәк. Мәхәббәтнең бу көнендә авырмагыз, хәмер эчмәгез, ашамыйча торыгыз.
Айның 6 нчы көне. Озын гомерле, хыялый һәм илгизәр кеше дөньяга киләчәк. Анда камиллеккә, иреккә омтылыш, табигать белән бәйләнеш көчле булачак. Яралу табигать кочагында барлыкка килсә, тагын да кулайрак.
Айның 7 нче көне. 6 нчы көн белән охшаш чалымнар күп, әмма кайбер сыйфатлар тагын да көчлерәк. Ялганга бирелмәсә, балагыз дөреслек дәгъвалаучы, оста сөйләүче, табиб, галим, эшлекле, сәламәт кеше булачак. Аны кызыклы тормыш, сәяхәт, шулай ук юл афәтләре көтә. Мәхәббәтегез сүзсез булса яхшырак.
Айның 8 нче көне. Бу көндә яралган бала якты, тулы, ләкин дә катлаулы тормыш белән яшәр. Аны мосафирлык, сәяхәт, илгә кайту көтә. Бу баланың бәхете әле тулып ташар, әле ул дөньядан ваз кичәр дәрәҗәгә килер. Көчле рух, яңадан туу фараз ителә. 
Айның 9 нче көне. Якынлык кылмагыз, җан яралу өчен яман көн. Сезгә иңгән бала мәкерле, эчкерле, сихерче зат булмагае. Яисә, бу баланың гомере хәвеф, сынаулар астында үтеп, ул изгеләр өммәтеннән саналыр. Куркыныч адымнан саклануыгыз хәерле.
Айның 10 нчы көне. Балагыз – нәсел-нәсәбегез, җирегез, Ватаныгыз белән бәйле булыр. Сәяхәт итәр. Ата-бабаларыгыздан рухи теләктәшлек сорагыз.
Айның 11 нче көне. Ир бала өчен уңышлырак. Табигатьнең гайре бер тылсымлы көченә ия бала. Илгизәрлек, каңгырып йөрүләр булыр. Бу көндә тавыш-гауга гына чыгара күрмәгез.
Айның 12 нче көне. Бу бала бәхетсезлеккә дучар, хәсрәт касәсен төбенә тикле эчәр. Яисә, шул борчу-кайгыларны кичеп чистарыныр, көчле сизелмәү, дәвалау сәләтенә ия булыр. Күз яшьләрен күрсәтмәгез.
Айның 13 нче көне. Баланың тормышы йә бәхетле, йә бәхетсез бер очракка бәйләнгән. Килеп туган шушы вакыйгага колларча буйсыну, я, киресенчә, азат, бәйсез булу.
Айның 14 нче көне. Бу көндә яралган җан Галәм, үзгә Дөнья белән бәйләнешен югалтмас. Вөҗданы гел аваз салып торыр, ата-баба рәхмәтеннән ташламас. Әмма аны һәрчак билгесез сагыш сарыр. Күрәзәлек, сизгерлек даими юлдашы булыр. Ул төрле хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан ниндидер бер могҗиза белән гел сакланып калыр. Бу көнне юраулар белән шөгыльләнмәгез. 
Айның 15 нче көне. Җан яралу өчен кискен, авыр көн. Балагызны мәхәббәт һәм нәфрәт биләр. Хислелектән җәфаланыр Җир һәм күк көчләре үзе шәфәгатен салыр. Тормыш шушы юаш Җан иясен көрәшчегә әверелдерер. Күгәрчен Бөркеткә әйләнер. Ул олы бер кабахәт, я олы Мөгаллим булыр. Бу көндә дөреслектән тайпылмагыз.
Айның 16 нчы көне. Йомшак, сабыр холык-фигыльле. Үсемлекләргә, терлекләргә мәхәббәт. Рухи пакьлеккә, камиллеккә омтылыш. Сәяхәтләр ярату. Кешеләр Сезнең балагыздан җаннарына, тәннәренә дәва эзләр. Бу көндә дорфа сөйләшмәгез.
Айның 17 нче көне. Баланың яралуы шатлык һәм күңел ачу аша килер. Холкы да шундый исерткеч, якты булыр, тормышы җырлап барыр. Эчкечелектән һәм ялганнан саклагыз. Ул көндә үзегез дә хәмер капмагыз.
Айның 18 нче көне. Бу көндә яралган баланың бик үк сәламәтлеккә туймавы ихтимал. Әмма ул бай, акыллы, эш сөючән булыр, кешеләр тарафыннан сөелер. Тик балагызны үзен дөньяның «кендеге» итеп танудан саклагыз. Юкса, аны ялгызлык һәм хыялларның җимерелүе көтә.
Айның 19 нчы көне. Бу бала үзенә магнит төсле тартып торыр. Эш сөючән, дөрес, аяусыз булыр. Яшәү көче ургылыр. Әмма сак кыланыгыз! Тәкәббер, залим, ерткыч тырнагына эләкмәгез. Үз- үзегезне сынау астына куясыз: бер-берегезгә аерата игътибарлы булыгыз.
Айның 20 нче көне. Кискен көн. Бу көндә яратылган бала һәр нәрсәне танып белергә, көченнән килгәненә дә, килмәгәненә дә ирешергә тырышыр. Ул Сезнең һәм баланың үз мөмкинлекләренә бәйле. Аны явызлыклар, түбәнчелекләр, нәҗеслекләр, яки, киресенчә, рухи казанышлар, үзгәрешләр көтә. Аның өчен ялган үлем белән бер. Әгәр дә Сез язып-таеп бу көндә ниятләсәгез, алдашуларга юл куймагыз.
Айның 21 нче көне. Сезгә – чиктән тыш бирелгән, көрәшче җан килүе мөмкин. Ул сабыр, батыр, эш сөючән, намуслы. Чын мәгънәсендә Егет. Ихтимал, аннан шагыйрь чыгар. Тормышында куркынычлар янавы да юк түгел.
Айның 22 нче көне. Акыл һәм гыйлем иясе. Чын яки уйдырма законнар өчен көрәшүче, ышанычлы зат яралачак. Кызыклы ата-бабаларның, гаҗәеп хәлләрнең бәхетле баласы. Кануннар сагында торучы, җиһанда мәңгелек мәгънә эзләүче.
Айның 23 нче көне. Комсызлык, мал-мөлкәткә табыну, дан-шөһрәт артыннан кууның кайчан даһилыкка һәм игелелеккә күчүен аңлау кыен. Бу көнне яралганнарның табигатендә икеле-микелелек, аумакайлык бар. Генетик мутация – яралгыда көтмәгәндә, кинәт яңа сыйфатлар барлыкка килү нәтиҗәсендә дебиллар – аңгыралар яки гаҗәеп шәхесләр туарга мөмкин. Нәрсә бу? Гүзәллек һәм чибәрлекнең гариплек белән янәшә торуымы, әллә зәгыйфьлекнең, гариплекнең гармониягә омтылуымы? Тик шунысы ачык – бу көнне яралганнарның чын асылын аңлаячаклар. Әгәр Сез икегез дә бер-берегез өчен корбаннарга барырга әзер икәнсез – курыкмагыз?
Айның 24 нче көне. Бу көндә Сезгә киләчәк җан гадел, акыллы, көчле, яхшы аппетитлы, авыр сөякле, әмма күрер күзгә мәхәббәтле булыр. Озакка сузылган авырулар белән интегү ихтималы да бар. Алып батырыгызны ялкаулыктан саклагыз.
Айның 25 нче көне. Бу көндә яралган баланың тормышында Тууның сере, яисә, аңлашылмаган вакыйгаларның йогынтысы нык сизелер. Сакланыр, йолып калыныр. Табигате белән астыртын һәм әкрен кыймылдаучы, сизгер җанлы, алдан күрүчән. Үзендә картлар акылы һәм авырулар ихтималы булыр. Максат барысын да аклар дигән уй белән генә яшәмәсен.
Айның 26 нчы көне. Бу көндә яралган бала бай булыр. Максатына ирешер, дан-дәрәҗәгә менәр. Әмма куркыныч шөһрәт тә сагалар. Ни чәчсә, шуны урыр. Гөнаһлары өчен җавап тотар, яхшы гамәлләре өчен шәфкать-мәрхәмәт күрер.
Айның 27 нче көне. Әгәр дә Сез йомшак фигыльле кеше булсагыз, балагыз да үзегезгә охшар. Хәер, аның йогышлы, куркыныч авыруларга дучар булуы ихтимал. Әмма ул рәхимле яратылыр, якыннарын кайгыртыр, сәяхәт кылыр. Балагызның сабырлыгын сындырмагыз, юкса, ул усал, үчлекле, акылсыз бер затка әйләнер.
Айның 28 нче көне. Бу көндә яралган бала нинди генә эшкә тотынса да, эше уңышлы тәмамланыр. Аның йөрәгенә бар Галәм, Җиһан сере, Хәятнең тынычлыгы, шатлыклары сыйган. Ул үзенең тоткан урынын, дәрәҗәсен яхшы белә. Тик ваемсызлык, ялкаулык чире генә йокмасын. Сез шушындый җанга тормыш Дәресләре бирә алырсызмы?
Айның 29 нчы көне. Бер-берегезгә якын килмәгез. Бу көндә догада торыгыз, балаларыгызга иман-яхшылык теләгез. Бу җан туа – тууга ук иблис белән очрашыр. Ул – залим, ерткыч, яисә кайгыдан башы чыкмаган бер зат, яки усаллыкка, золымга каршы көрәшүче адәм булыр.
Айның 30 нчы көне. Сезнең туачак балагызны җиңел, рәхәт тормыш көтәр. Ул беркайчан да һәркемгә мәгълүм хакыйкатьне тәкърарламас. Кайчак хәтта чикләнгәнрәк тә булып күренер. Әмма аның акылы шулай кушар. Ул үзенә тиң пар белән гаилә корыр, йортның ямен, кадерен белер, тыныч-тату яшәр. Аларга хас иң асыл сыйфат – Мәхәббәт, Миһербанлылык, бөтен нәрсәне ярату хисе. Туганчы ук шушы рухта тәрбияләгез...

Ана булачак хөрмәтле затлар, менә Сез өр-яңа бер дөнья ачасыз. Бу әлегә Сез генә абайлаган, Сез генә сиземләгән, җиһанга үзенең кояшлары, айлары, йолдызлары белән киләчәк Җан. Ул сезгә иңгәнче, ким дигәндә, 2-3 ай алдан Сезнең мохиттә әйләнә. Сезне сайлый. Сез дә аны тоясыз: ул я балык рәвешендә, я нарасый кыяфәтендә Сезнең төшләрегезгә керә, хыялыгызны чорный. Серләр, могҗизалар тулы Ай һәммәгезгә дә рәхим вә шәфкать белән тусын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар