Логотип
Белмәсәң бел

Алма серкәсенең файдалы 16 үзлеге

Сез алма серкәсен еш кулланасызмы? Әйе, дип җавап бирсәгез, афәрин! Тотып та караганыгыз булмаса, әлеге мәгълүматтан соң бу файдалы продуктка карата фикерегез үзгәрми калмас. Әлбәттә, сүз 100 процент табигый булган, 4-5 процентлы алма серкәсе турында. 

Сез алма серкәсен еш кулланасызмы? Әйе, дип җавап бирсәгез, афәрин! Тотып та караганыгыз булмаса, әлеге мәгълүматтан соң бу файдалы продуктка карата фикерегез үзгәрми калмас. Әлбәттә, сүз – 100 процент табигый булган, 4-5 процентлы алма серкәсе турында. 

Исеменнән күренгәнчә, бу серкәне алмадан әзерлиләр. Әлеге процесс шәрабныкы белән охшаш. 
Алма серкәсендә калий, натрий, фосфор, бакыр, тимер, фтор, пектин һәм күп кенә витаминнар бар. 

Файдалы бу продуктны төрлечә кулланалар. 
Ул бик шәп ябыктыру чарасы. Серкә кислотасы матдәләр алмашын яхшыртып җибәрә, майларны эретә. Моның өчен иртәнге ашка 15 минут кала, 1 стакан суга 1 аш кашыгы алма серкәсе салып эчәргә кирәк. 

Алма серкәсе сөт гөмбәсе – молочницадан файдалы. Андагы ферментлар патоген гөмбәчекләрнең үсешен тоткарлый, ә файдалы бактерияләрнең үсешенә уңай шартлар тудыра. 

Калийга һәм хлороген кислотасына бай алма серкәсе кандагы холестеринны киметә. Калий йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Менә шуның өчен дә йөрәк-кан тамырлары чирләрен кисәтүдә алма серкәсенең роле зур. 

Дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, газлы һава, дарулар – организмны пычрата, агулый. Бу очракта да алма серкәсе ярдәмгә килә. Ул организмдагы әчелекле-селтеле реакцияләрне җайга салу үзлегенә ия.

Алма серкәсе кандагы шикәрне киметә. Моның өчен аны суда сыеклап эчеп кенә калмыйча, салатларга да кушарга була. Ләкин алма серкәсен берьюлы күп итеп кулланырга ярамый. 

Ул менә дигән лосьон да. Битне чистарту өчен яшел чәйгә бер бал кашыгы алма серкәсе салып, лосьон ясыйлар. Ул тиренең ялкынсынуын баса, киңәйгән күзәнәкләрне тарайта, тиренең төсен матурлый. Проблемалы бит тиресен тәрбияләр өчен әлеге лосьонга бал да кушарга була. 

Кавыктан интексәгез, чәчегезне юганнан соң алма серкәсе кушылган су белән чайкап карагыз әле. Чәчләрегез ялтырап, шомарып калачак. Суга бергә – бер нисбәтендә кушылган алма серкәсе кондиционерны алыштыра. 

Алма серкәсен көнкүрештә чистарту, юу өчен дә киң кулланалар. Ул раковина, ванналарны яхшы чистарта, майларны эретә, яман исләрне бетерә.

Өйдә авыр ис булса,  бергә – бер нисбәтендә кушылган су белән алма серкәсен бүлмәгә сиптерергә була. Әлеге сыеклык белән сөртсәгез, суыткычтан да начар ис килмәс. Алма серкәсенең үзенең аз гына ачырак исе бик тиз җилләп бетә, ә бүлмә һавасы сафланып кала. 

Өегездә эт, мәче асрасагыз, аларны юындырганда өч өлеш суга  бер өлеш алма серкәсе дә кушыгыз. Бу хайваннарның йоннарында яшәүче бактерияләрне юк итә. Алма серкәсенең исен борчалар да өнәп бетерми. 

Алма серкәсе бакчада чүп үләннәр белән көрәшүдә дә уңышлы кулланыла. 8 өлеш суга 1 өлеш серкә кушып, чүп үләннәренә бөркергә кирәк, алар саргаеп, юк булырлар. 

Халык медицинасында да алма серкәсенең файдалы үзлекләре турында билгеле.
Җәй көне бөҗәкләр тешләгән урынга алма серкәсендә чылаткан мамык куеп торсаң, кычытуы бетә. 

Аның аяк тырнагындагы гөмбәчектән һәм табандагы шпорадан да файдасы бар. 5 өлеш суга 1 өлеш алма серкәсе кушып, аякларны 15 минутка әлеге суга тыгып торырга кирәк.  Мондый ванна аяктан килгән яман истән дә коткара. 

100 мл җылы суга 1 чәй кашыгы алма серкәсе салынган су белән чайкату тамакның шешүен баса. Моны сәгать саен кабатларга кирәк. Авырту беткәннән соң да 3 көн дәвамында көнгә өч тапкыр чайкатуны туктатмыйлар – бу профилактика булып тора. 

Салкын тигәннән дә алма серкәсе ярдәмгә килә. 1 стакан җылы суга 1 аш кашыгы алма серкәсе һәм 2 аш кашыгы бал салып эчәләр. 
 

Алма серкәсе кемнәргә ярамый:
Әчелеге югары булган ашказаны ялкынсынуы (гастрит) һәм ашказаны җәрәхәте (язва) булганда. Әчелек ким булган гастрит вакытында алма серкәсен кулланырга мөмкин. Ләкин күләмен табиб белән билгеләргә кирәк. 

Алмага аллергия булган кешеләргә аның серкәсен дә куллану киңәш ителми. 

Алма серкәсе тешнең эмален бозарга мөмкин. Шуңа да аны «трубочка» аша эчү отышлырак. 

Алма серкәсен дәвамлы куллану ашказанын авырттырырга мөмкин.
Һәр очракта да алдан табиб белән киңәшегез, һәр организм да үзенчәлекле. 

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар