Логотип
Белмәсәң бел

Алкаларны ничек дөрес тагарга?

Ту­таш-ханымнар бизәнү әйберләре тагарга ярата. Кемдер бижутерия белән канәгать­ләнә, ә кемнәрдер үзләрен кыйммәтле ташларсыз күз алдына да китерә алмый. Образда гармония саклау, аерым очракларда уңышлы булачак аксессуарларны сайлау – шулай ук этикет кагыйдәләреннән. Алар һәрвакыт стильле һәм затлы күренергә яр-дәм итә. Этикет экспертыбыз Айсылу ГАРИПОВАдан киңәшләр.

Ярамый!
 Кеше белән сөйләшкәндә бармактагы йөзекне боргалау, муендагы чылбырны тоткалау йә колак алкасы белән «уйнау» бер дә матур түгел. Әңгәмәдәшегезнең игътибарына гына комачау итми бу, аны тыңламавыгыз хакында да сөйли.

Чама хисен югалтмагыз
Бу – төп кагыйдә. Әлбәттә, зур бриллиант кашлы йөзек, зөбәрҗәт ташлы алкалар һәм алтын муенса хуҗабикәсе икәнсез, бик шәп. Тик боларның барысын да берьюлы тагу килешми. Әйләнә-тирәдәгеләр сезнең бу байлыкларыгызны бәяләмәячәк, ә менә зәвыксыз һәм мактанчык дип уйлаулары бар. Һәр бизәнү әйберегез башкаларын тулыландырырга, образыгызга туры килергә тиеш. 


Ничек сайларга?
Бизәнү әйберләрен, кагыйдә буларак, тышкы кыяфәткә, яшькә һәм статуска карап сайлыйлар. Хатын-кызлар эре ташлы бизәнү әйберләрен тага ала. Ә менә зәвыксыз, арзан бижутерия ханымнарга килешми. Яшь кызларга исә тыйнак бижутерияләр дә кулай. 


Бизәнү әйберләрен тагып йөрү
Көндәлек тормышта артык күп бизәнү әйберләре такмаска кирәк. Ювелир әйберләрнең өстенлекләрен ассызыклау өчен өч төп зона бар: куллар, йөз, муен. Хәзерге вакытта кендеккә пирсинг ясату яки балтырга чылбыр тагу да модада. Әмма алар база­га керми, бары тик өстәмә бизәнү әйберләре булып кына санала. Эш стилендә бер-ике зона гына кулланыла, һәм бөтен бизәнү әйберләрен берьюлы тагу катгый тыела. Бүген катламлы мода трендта, төрле озынлыктагы берничә чылбыр тагу да килешле.


Ташлар
Ташлы зәркән эшләнмәләренең бөтенесен берьюлы тагу зәвык­сыз­лык. Сапфирлы йөзек киясез икән, һич тә агат яки тау хруста­лен­нән ясалган бизәнү әйберлә­рен такмагыз. Ә менә сапфир һәм фианитлардан торган композиция бик эффектлы күренәчәк. Кыйм­мәтле ташлар белән бизәл­гән беләзек кулда шуып йөрергә тиеш түгел. Бер кул­га сәгать тә, браслет та тагу шулай ук этикетка туры кил­­ми. Әмма хәзер нәкъ шулай итеп тагып йөри­ләр. Кичен һәм көндез генә тага торган зәркән эшләнмәләр Кичен тага торган зәркән эшләнмәләре – эффектлы, гадәти түгел, затлы. Кичке бизәнү әйбер­ләре еш кына ташлар белән бизәлә: бриллиант, сапфир, зөбәрҗәт, рубин... Алар артык күзгә дә ташланмасын, кыйммәтле дә булсын! Көндезге бизәнү әйберләренең тыйнак булуы шарт. Классик дизайнда еш кына ташларсыз, әмма берникадәр кыйммәтле дә булган ташлар рөхсәт ителә. Аларны көн саен тагып йөрергә мөмкин. Ә менә кичке образ өчен булган зәркән эшләнмәләрен көндез тагып йөрү – зәвыксызлык билгесе. 

Стильне тоемлау
Сез «аккош муен»лы икән, чәчләрегез җыелып куелган очракта озын алкалар кулай. Чәчне таратып йөргән чакта йолдыз яки чәчәк рәвешендәге кечкенә алкалар килешер. Озын алкалар йөзне озынайтып күрсәтә. Йөзегез болай да озынча булса, андыйларны такмагыз. Киң йөзле хатын-кызларга квадрат яки түгәрәк формадагы алкалар сайлау дөрес булмас. Йөзек, беләзек, сәгатьләр беләзекне, бармакларны кысып тормасын. Бизәнү әйберләре нәфис булып күренсен өчен, аларның иркенрәк булуы шарт.

Искергән кагыйдәләр
 Элек ювелир этикеты алтын, көмеш зәркән эшләнмәләрен бер үк вакытта киюне хуплап бетерми иде. Бүген бу – искергән кагыйдә. Замана зәркәнчеләре ак, кызыл яки алсу алтыннан бизәнү әйберләре ясыйлар. Аларны берьюлы киеп йөрергә дә ярый, тик бер-берсенә туры килүләре шарт. 
 Шулай ук натураль һәм ясалма ташлы зәркән эшләнмәләрен бергә тагу да моветон булып саналган. Хәзер бу мөм­кин, әмма натураль булмаган эшләнмәләр бик сыйфатлы ясалган очракта гына. Элек ювелир гарнитурлар – алка, йөзек, беләзек, муенсаларны тагу үзенә күрә бер зәвык саналган. Хәзер моңа бик сак карарга кирәк. Кичке образда бертөрле йөзек, алка, кулон тагу мөмкин әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар