Логотип
Белмәсәң бел

9 фикерләү төре. Сез кайсы төргә керәсез?

Гарвард университеты профессоры Говард Гаднер 1983 елда Күп төрле интеллект теориясен уйлап таба. Әлеге теория буенча, кешеләр төрле төрдәге интеллектка ия. Ул бер кеше икенчесеннән өстенрәк булырга мөмкин булган тугыз өлкәне барлаган.

Бала «бишле» билгеләренә генә укыса, аны акыллыга саныйлар. Начаррак укый икән, димәк, бик үк акыллы түгел. Ләкин бу ялгыш фикер. Әйе, яхшы уку – акыллылык билгесе, әлбәттә. Ләкин акылны болар гына билгеләми.

Гарвард университеты профессоры Говард Гаднер 1983 елда Күптөрле интеллект теориясен уйлап таба. Әлеге теория буенча, кешеләр төрле төрдәге интеллектка ия. Ул бер кеше икенчесеннән өстенрәк булырга мөмкин булган тугыз өлкәне барлаган.

Балада кайсы төр интеллектның әйдәүче булуын билгеләү мөһим. Киләчәктә бу уку, белем алу процессын шактый җиңеләйтәчәк.

Натуралист фикерләве

Бу – бик кечкенә генә детальләрне дә күреп ала белү, әйләнә-тирәлектәге төрле нюансларга һәм вак кына нәрсә булып тоелган күренешләргә дә игътибар итү сәләте. Мондый кешеләр кыргый табигатьтә япа-ялгыз калсалар да, исән калачаклар. Алар үсемлекләр, хайваннар дөньясы, табигать күренешләре белән кызыксына.

Натуралистларча фикерләүче кешеләр өчен ботаника, биология, зоология белән кызыксыну, мәгълүматларны категорияләргә бүлү, кемпинг, бакча, походка йөрү белән мавыгу, саф һавада йөрергә ярату хас. Мондый төр фикерләүче кешеләрдән менә дигән табигатьне саклаучылар, бакчачылар, фермерлар, биологлар чыга.

Музыкаль фикерләү

Музыкаль фикерләүгә ия булучылар тавыш, төгәлрәге, ритм, тональлек, авазлар белән бәйле һәрнәрсәдә уңыш казана. Көй чыгару, көйләрне тану, хәтерләү, көйләрне башкару аларга бик җиңел бирелә. Гадәттә, мондый кешеләр математик фикерләү сәләтенә дә ия була, чөнки бу ике процесс бер-берсенә бик бәйле. Музыкаль фикерләүчеләр өчен җырчы, музыкант, композитор, башкаручы, музыка укытучысы кебек һөнәрләр сайларга кирәк.

Логик-математик фикерләү

Югары математик фикерләүгә ия кешеләр абстракт фикер йөртә белә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, күренешләр арасындагы бәйләнешләрне бик тиз исәпләп чыгара алалар. Логик фикер йөртә белүләре аркасында аларның фаразлары күп очракта дөрес булып чыга. Саннар, катлаулы мәсьәләләр белән эшләргә яраталар. Мондый төрдәге фикерләүчеләр өчен инженер, математик, программист, бухгалтер кебек һөнәрләр кулай булачак.

Экзистенциаль фикерләү

Бу төргә керүчеләрне фәлсәфәчеләр дип атарга була. Аларны җавабы булмаган сораулар борчый. Тормышның иң тирән мәсьәләләренә игътибар итәләр, бәхәсләшергә, инде кабул ителгән концепцияләрне кире кагарга яраталар.

Бу рәвешчә фикерләүчеләрдән бик яхшы артист, рәссам, психоаналитик, дин әһеле чыгар иде.

Мөнәсәбәтле фикерләү

Мөнәсәбәтле фикерләүчеләр башкалар белән бик җиңел аралаша, дуслаша. Башкаларның кәефендәге үзгәрешләрне тоя, ситуациягә төрле яктан карый беләләр. Низагларны тиз хәл итәләр. Аларга кешеләрне кызгана, хәлләренә керә белү хас.

Мондый төр фикерләүче кешеләр яхшы психологлар, консультантлар, коучлар, сәясәтчеләр була ала.

Бәдәни-кинестетик фикерләү

Алар хәрәкәт ярата, үз тәннәрен яхшы тоялар, аның белән идарә итә беләләр. Моторикалары бик яхшы. Мондый кешеләр өчен барысына үзләре эшләп карап өйрәнү мөһим. Спортны, биюне яраталар, үз куллары белән нидер ясый алалар, физик яктан чыдамнар, координацияләре бик яхшы.

Карьераларын төзүчелек, актерлык, бию, спорт белән бәйләсәләр, отачаклар.

Лингвистик фикерләү

Сөйләшергә яраталар, сүзләрнең мәгънәләренә үтә сизгерләр. Үз хисләрен дөрес белдерә беләләр. Төп мавыгулары – уку, төрле кызыклы хәлләр турында тыңлау, андый кыйссаларны үзләре дә уйлап чыгарырга осталар.

Мәгълүматны тиз отып алалар, матур һәм ышандырырлык итеп сөйли беләләр, юмор яраталар.

Мондый кешеләргә юрист, укытучы, язучы, журналист һөнәрен сайлау отышлырак.

Интраперсональ фикерләү

Мондый төр фикерләүчеләр үз уйларын һәм үз хисләрен дөрес анализлап, аларны максатка ирешү өчен куллана белә. Бурыч, максат һәм аңа ирешү юлларын җиңел билгели һәм бу юлдан тайпылмый бара ала. Үзенә нәрсә кирәген һәм нәрсә ошаганын, үзенең кем икәнен һәм нәрсәгә сәләтле икәнен белә. Анализларга, дөрес нәтиҗәләр чыгарырга сәләтлеләр.

Галимнәр, язучылар, сәясәтчеләр, фәлсәфәчеләр – интраперсональ фикерли белүчеләр.

Пространстволы фикерләү

Болай фикерләүчеләр тирәлектә яхшы ориентлаша, карталар белән җиңел эш итә, башваткычлар ярата. Мондый кешеләрне лабиринтка кертсәң, чыгу юлын бик тиз табачаклар. Алар беркайчан да югалып калмый, һәр ситуациядән чыгу юлын таба, паникага бирелми.

Пространстволы фикер йөртә белүчеләр менә дигән очучылар, төзүчеләр, архитекторлар, инженерлар була ала.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 

 

 

 


 


 



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар