Логотип
Белмәсәң бел

23 Февральгә нәрсә бүләк итәргә

Егетләребезне котларга санаулы гына көннәр калып бара. Мөгаен, ниләр бүләк итәргә дип баш ватасыздыр. Бәлки, безнең киңәшләребез ярап куяр. Бу язмада иң актуаль булган 10 бүләкне барларбыз.

Әгәр сөйгәнегез эшлекле костюмнарны үз итә икән, запонкалар бүләк итә аласыз. Әйе, көндәлек куллана торган әйбер түгел, ләкин эшлекле очрашуларга барганда сөеклегез бу бүләкне тиешенчә бәяләр.

Сәгать тә яхшы бүләк. Ул беркайчан модадан чыкмаячак. Сөйгәнегез үзенчәлекле әйберләр яратса, өстәмә функцияләре булган модельләр сайларга мөмкин.

Тагын бер классик бүләк – кошелек. Һәркемгә, һәрвакыт кирәкле. Әгәр якыныгызның документларын кесәдә йөртә торган гадәте булса, кошелекның документларны сыйдыра торганына игътибар итегез.

Яшь һәм энергиясе ташып торганнарга иң шәп бүләк – рюкзак. Хәзер ул модада.  Ноутбук сыешлы, телефон өчен разъемы булган рюкзаклар бик отышлы. 

Сөйгәнегез табигатьтә ял итәргә яратса, шашлык һәм барбекю өчен набор бүләк итә аласыз. 

Массажер да яхшы бүләк. Өстәвенә, файдалы да. Аның муенга, аякка, җилкәләргә массаж ясый торган төрләре бар.

Бик якын кешегезгә алъяпкыч бүләк итә аласыз. Пешеренергә яратканнар бу бүләккә сөенәчәк. 

Ерак юлларга йөрүче ир-егетегезгә муен мендәре дә ошарга тиеш. Автомобиль утыргычына беркетеп куя торган мондый мендәрчек аңа ерак юлларны тизрәк узарга ярдәм итәр. 

Фитнес-беләзек тә начар бүләк түгел. Аның ярдәмендә кадерле кешегез бүген ничә адым йөргәнен, йөрәк ритмын, хәтта ничә сәгать йоклаганын да белеп торачак.

Мунча халаты шулай ук менә дигән бүләк. Кайнар мунчадан яки душтан соң йомшак халат эченә чуму никадәр ләззәт бирәчәк аңа! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар