Логотип
Гаилә

Зирәк хатын киңәшләре (Ирләргә уку тыела!)

Иреңнән бүләк сорый беләсеңме?

Хатын-кызның көче – зирәклектә. Зирәк хатынның  ире дә яхшы була, балалары да сөендереп кенә тора. Минем киңәшләр чын гаилә башлыгы, нык таяныч булырдай  ир «тәрбияләргә» теләгән хатын-кызлар, акыллы, тәртипле балалар үстерергә омтылган әниләр өчен. 

Иреңнән бүләк сорый беләсеңме?

Кичә дустымның туган көнендә булдым. Кунаклар өчен бәйрәм күңелле үтте.  Ә менә туган көн иясенең кәефе кырылган иде. Хатын-кыз үз-үзенә проблема тудыра да тора инде. Дустым да үзенең хыялыйлыгы, «пешмәгәнлеге» аркасында иренә үпкәләп йөрде. 
Кыскасы, дустым туган көненә иреннән алтын беләзек сораган. Сораган дип инде, ишарәләп, читләтеп, үзенчә матур итеп аңлатырга тырышкан. Иренең: «Нәрсә бүләк итим?» – дигән соравына: «Хәтерлисеңме, бер кибеттә исем китеп сокланып торганымны? Шул тирәдә минем хыялым», – дип җавап биргән. Вәт иренең башын катырган инде! Нәтиҗәдә, ире моңа натураль күннән сапоги бүләк иткән. Күптән түгел генә аяк киеме кибетенә барып, кышкы сезон өчен бик яхшы ташламалар күреп кайткан булганнар. Дустым анда аяк киеме киеп караган, ошаткан. Ир кешенең хәтеренә браслет түгел, шул сапоги кереп калган инде... 
Кеше янында кәефе бозылганын сиздермәскә тырышса да, дустымның йөзе  сытылды. Бүләк иясенә ошамагач, ир кешенең дә күңеле төште. Хатыны үпкәләде, иренең ачуы килде, икесе өчен дә бәйрәм бозылды, безнең кайтып китәсе килә башлады.
Минем кебек 15 ел кияүдә булса, бәлки, башы яхшырак эшләр иде дустымның. Биш кенә ел шул әле кияүгә чыкканына. Ирләрнең мантыйгы хатын-кызныкы белән бөтенләй туры килми. Шкафны ачкач, күз алдындагы носкины да күрмәскә мөмкин ирләр. Күз алдында күп әйбер булганда ирләрнең игътибары таркала, ди психологлар. Аларны табигать шулай яраткан. Моның өчен үпкәләп йөрүнең файдасы юк. Җайлана белергә кирәк!
Әйе, бик игътибарлы ирләр бар, хатынының бөтен хыялын истә калдырып, сюрприз ясап, шаккаттыра торганнары. Ләкин күпчелек иргә конкрет әйтү кирәк. Шул рәвешле үзегезнең дә, аның да нервларын саклап калырсыз. 
Кызлар, ирләр әйләнә-тирә йөргәнне яратмый. Ишарәләп, намёк ясап, башларын бутамагыз. Үзегез сайлагыз инде: романтикамы, теләгән бүләкме? Икегез дә канәгать булып калыр өчен шушы киңәшләрне истә тотыгыз:
1. Ирнең маңгаена туры бәреп әйтергә кирәк: шул кибеттә фәлән бәягә менә шундый беләзек дип. Фотосын бирсәгез, тагын да яхшырак (әле алай иткәндә дә төсе туры килмәскә мөмкин, әзер булыгыз).
2. Бераз романтика, сюрприз теләсәгез, аны да оештыра белергә кирәк. Мәсәлән, нинди бүләк көткәнегезне сеңлегезгә, апагызга әйтегез. Моның хакында ирегезгә әйтсен. Бу вазыйфаны балагыз да башкара ала. «Әти, әнигә менә бу браслет шундый ошаган иде, бәлки, әтиегез туган көнгә бүләк итәр әле дип әйтте, әйдә шуны ал әле», – дисен. Теләгән бүләкне алгач, аптыраган кыяфәт ясарга онытмагыз. Сез бу сюрприз хакында белмәдегез бит. 
3. Бүләкне бергә барып алсагыз да була. Сез сайлыйсыз, ирегез түли. Нинди суммага исәпләп торганын алдан белешергә тырышыгыз. Ирегезнең мөмкинлеге булмаса, кеше алдында тавышка калырга да мөмкин. 
4. Монысы инде икегез өчен дә җайлы киңәш: «Бүләкне матур конвертка салып, акчалата бирсәң дә ярый, янына букет алсаң, миңа шул игътибарың җитә», – дип, конкрет гамәли тәкъдим ясагыз. «Тә-ә-әк, акча һәм букет. Аңлашылды!» – ирегез бу вариантны бик шатланып кабул итәр һәм 100 процент төгәллек белән башкарыр.  Чәчәкләрне дөрес сайлый белсә, әлбәттә... 

   Мондый хәлләр һәр гаиләдә була торгандыр инде, кызлар. Җайлаштыгызмы соң? Ничегрәк хәл итәсез бүләк мәсьәләсен?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар