Логотип
Мөнәсәбәтләр

Япон гәйшәләре

Япония турында азмы-күпме мәгълүматы булган кешенең андагы гәйшәләр турында да ишеткәне бардыр.
Гәйшәләр белән беркадәр аралашкан кешеләр исә алар хакында бик тә сокланып сөйли. Имеш, гәйшә белән бер сөйләшеп утырган ир-ат соңыннан шуларга охшаганрак хатын эзли икән. Гәйшәләр белән аралашу японнарда бик борынгы заманнардан килгән йола ул. Хәзерге заман ирләренең гәйшәләргә ни өчен бер дә саранланмый акча тотулары аңлашылып та бетми. Монда ниндидер хикмәт бардыр кебек.

Гәйшә – табынчы

Япониядә хатын-кызлар өйдән чыгып йөрми. Кунак килгән чагында да, әгәр кунак кардәше булмаса, чаршау артыннан чыкмый. Шуңа күрә бай тормышлы японнар кунак сыйлау яки мәҗлесне алып бару өчен өйләренә гәйшә чакыралар. Гәйшәләр бииләр, җырлыйлар, музыка уен коралларында уйныйлар, кызык-кызык хәлләр турында сөйлиләр яки фәлсәфи темаларга әңгәмә коралар. Унҗиденче гасырда гәйшә­ләргә ихтыяҗ аеруча артып китә. Шул сәбәпле, күп кенә шәһәрләрдә кызларны гәйшә осталыгына өйрәтә торган мәктәпләр – окияләр пәйда була. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр ул мәктәпләргә ярлы гаиләләрдән чыккан 5-8 яшьлек кыз балаларны җыя торган булганнар. Кызларны, аларга тук тормыш тәэмин итү турында хыялланган ата-аналары сата торган булган икән. Кайвакыт гәйшә осталыгына кызыккан бай кызлары да, качып, бу мәктәпкә килгәләгән. Алар ирекле яшәү, белем алу, бикле тормыштан котылу турында хыялланганнар.

Әкияләрдә кызларны биергә, җырларга, музыкага, матур язу, чәй әзерләү, шигърият, рәсем ясау серләренә өйрәткәннәр. Кызлар фәлсәфә фәнен белгәннәр, дөнья­да барган вакыйгалардан, сәясәттән хәбәрдар булганнар. Кияүгә чыгу өчен генә әзерләнгән кызларны гәйшәләр белән чагыштыра торган да түгел.

Тырышып укыган кызлар 14 яшькә майко исемен алган. Майколар гәйшәләр белән бергә мәҗлесләргә йөреп, осталыкка өйрәнгәннәр. Берара окияләрдә апа-сеңел булып берләшү гадәте урнашкан. Гәйшәләр бәләкәчләр арасыннан үзләренә сеңел сайлап ала да аны һөнәр серләренә өйрәтә, киемнәр, чәч каптырмалары бүләк итә икән. Апаң булу бик дәрәҗәле һәм уңайлы саналган.

Гәйшәләр гомер буе өйрәнә. Һөнәрнең башлангыч белемнәре мәктәптә үзләштерелә, аннары, инде гәйшә булгач, көнгә берничә сәгать һаман саен нәрсәгә булса да өйрәнүне максат итеп яшиләр. Димәк, гәйшә тормышы тоташ күңел ачулардан тора дип уйлау дөрес булмас. Әгәр гәйшәне мәҗлескә чакыралар һәм ул иртә төгәлләнә икән, гәйшә ял итеп алу хакында уйламый да, эше бетүгә шунда ук күнегүләргә тотына. Мәҗлес­тә исә гәйшә биемәгән чагында тоташтан берничәшәр сәгать тезләнгән килеш тора. Ул әңгәмә барышын да, табында сыйлау тәртибен дә күзәтә. Кунакларга сакэ яки чәй салып торучы да ул. Мәҗлестә гәйшә бернәрсә ашамый да, эчми дә.
 

Хезмәтнең әҗере

Элек заманда гәйшәнең эш вакыты кичә дәвамында янып беткән хуш исле төтәткеч чыралар саны белән үлчәнгән. Хәзер гәйшәгә сәгатьләп түлиләр. Тик менә окиядә яшәгән гәйшә кулына акча керми. Гонорарны да, чәйлекләрне дә окия тоткан хатын ала. Бу акчалар яшәүгә, кием-салымга, чәчтараш хезмәте өчен түләүгә, бизәнү әйберләренә, зиннәткә тотыла. Бөтен чыгымнарны чигергәннән соң, калган акча гәйшәнең үзенә бирелә. Шуңа күрә мәҗлесләргә еш чакырылган кызыкай гына күпмедер мая туплый ала.

Гәйшә дигәч, күпләрне гел бер сорау борчый: янәсе, гәйшәләр клиентлары белән җенси мөнәсәбәткә керәме? Юк. Аларга клиентлары белән гыйшык-мыйшык тоту закон белән тыелган. Ятак өчен Япониядә махсус хатын-кызлар булган һәм әле дә бар. Ойраннар дип йөртелә торган «мәхәббәт осталарына» бик күп түлиләр. Белеп бетермәгән кешеләр гәйшәләрне шул ойраннар белән бутый булыр. Аларны кимоно өстеннән буып куелган путаларына карап аералар. Гәйшәләрнең путасы аркага төйнәлгән, ойраннарныкы алгы яктан. Ойраннарның киенү рәвешләре дә үзгә. Алар күзгә ташланып торырлык итеп киенә дә, бизәнә дә.

Гәйшәләргә төрле-төрле ир-атлар уздырган мәҗлесләрдә табынчы булырга туры килә. Алар беркайчан да хуҗа кешенең үзләренә охшамаган сыйфатлары хакында әйтмиләр. Киресенчә, хуҗа ир-атны алар дәрәҗәле кеше итеп күрсәтергә тырышалар.

Гәйшәләр үз дәрәҗәләрен бик беләләр. Шуңа күрә клиентларның исерә төшкәннәре дә гәйшәләр белән ипләп сөйләшә.

Япон ир-атлары кыен хәлгә калган очракларда психолог эзләп йөдәмиләр яки кемгә зарланыйм икән дип тә йөрмиләр, кесәләренә карап, үзләренә берәр гәйшә табалар, берәүгә дә ачарга теләмәгән серләрен аларга сөйлиләр. Гәйшәләрнең ишеткән серләрен читкә чыгарырга хаклары юк. Икәү сөйләшкән икәү арасында гына кала.

Гәйшәләр әңгәмә коруның әллә нинди алымнарын белә. Әйтик, алар клиентларының ишарә хәрәкәтләрен, сөйләшү интонациясен тиз генә отып алалар, хәтта сулау ешлыгын да әңгәмәдәшенеке кебек итеп көйлиләр. Шулай иткәндә ике кеше арасында аерым бер халәт, аерылып китәсе дә килми торган якынлык урнаша икән. Психологияне яхшы үзләштергән гәйшәләр тыңлап кына калмыйлар, бәлки, ярдәм дә итәләр. Шуңа күрә аларның клиентлары да, димәк, табышлары да күбрәк, җәмгыятьтә тоткан урыннары да дәрәҗәлерәк.
Гәйшәләрнең ярарга тырышулары хак, ләкин алар беркайчан да үзләрен түбәнсетүгә юл куймыйлар.
 

Гаилә дигәне

Сез, мөгаен, гәйшә булу рәхәт икән, гаилә, дип, бала дип ут йотасы юк, диярсез. Чыннан да, озак вакытлар гәйшәләргә кияүгә чыгарга рөхсәт булмаган. Тик бу һич тә аларга бала табарга ярамаган дигән сүз түгел. Өлкәнәйгән гәйшә окиядә укыта башлый.

Узган гасыр азагында гәйшәләр, контракт вакыты беткәннән соң, һөнәрдән китү хокукы алды. Шуңа күрә хәзер аларны гәйшәлеккә генә түгел, бәлки, йорт тоту күнекмәләренә, исәп-хисап серләренә дә өйрәтәләр. Ягъни, «пенсиягә чыккач», кирәге чыгардай һөнәрле итәләр.
 

«Гәйшә истәлекләре»

Шундый исемдәге китап иң мәшһүр гәйшә Минеко Ивасакиныкы. Бу китап нигезендә соңрак кинофильм да төшерелде. Минеко үзе иң кыйбатлы гәйшә дәрә­җәсенә ирешкәннең соңында окия хуҗасы булган хатын.

29 яшендә гәйшәләргә куела торган таләпләрнең катылыгыннан арыган ханым, окиясен яба да, кияүгә чыгып, бала таба. Аның белән егерме ел бә­хетле никахта яшәгән ире язмышыннан бик канә­гать була. Ир булган кешенең әйтүенә караганда, гәйшә 24 сәгать дәвамында гәйшә булып кала икән ул.

 

Яңа заман гәйшәләре

Берара Япониядә гәйшәләр бөтенләй калмаган иде. Дөньяда алдынгылыкны ала башлагач, японнар гәйшә­ләр мәктәпләрен кабат ачып, милли мәдәниятлә­рен тергезү эшенә керештеләр. Дөрес, хәзер кызлар майко булып урта мәктәп таныклыгы алганның соңында гына эшли ала. Япониядә урта белемгә ия булу мәҗбүри итеп куелган. Окиядә уку хәзер өч кенә ел дәвам итә.

Безнең көннәрдә дә бер генә рәсми чәй мәҗлесе дә гәйшәләрсез узмый. Хәзер аларны зур ярышларны, фес­тивальләрне, күргәзмәләрне ачу тантаналарына чакыралар, театрга бергәләп бару өчен яллыйлар. Ялла­ган кеше гәйшәнең ул теләгәнчә – кимоноданмы, европачамы – киенүен шарт итеп куя ала. Хәтта японнар­ның хатыннары да иренең гәйшәгә мөрәҗәгать итүен дәрә­җәгә саныйлар. Димәк, бу гаиләнең матди хәле әйбәт.
Заман үзгәрә, әмма гәйшәләр аз үзгәрә. Шуңа күрә аларны японнар гореф-гадәт сакчылары дип атыйлар да.
 

Гәйшә нәрсәгә өйрәтә ала?

Соңгы вакытта хәтта Россиядә дә гәйшәлеккә өйрәтә торган курслар пәйда булды. Ләкин аларда бөтен укыту дәртле биюләргә, интим гимнастикага өйрәтүдән узмый. Мондый күнегүләрнең гәйшәлек белән бернинди уртаклыгы юк. Ә бит алардан өйрәнерлек нәрсәләр бар. Әйтик:

* гәйшәләр, ир-атларның дәрәҗәсен төшермичә генә, алар хакында кайгырта беләләр;

* алар әңгәмәдәшләрен бүлдермичә генә тыңлау сәләтенә ия;

* кеше серләрен саклыйлар;

* ир-атларның да көчсез яклары булырга тиеш дип саныйлар;

* гәйшә янына кунакка килгән ир-атның кадерле кунак икәнлеген сиздерәләр;

* клиентның кәефе нидән кырылганлыгын бик тиз чамалап алалар – кайчан юатырга, кайчан киңәш бирергә, кайчан җырлап яки биеп алырга кирәклеген сүзсез дә аңлыйлар;

* үзләренең кәефләрен яшерә беләләр;

* һәрвакыт матур күренәләр. Югыйсә киенү-төзәтенүгә көн саен берничә сәгать сарыф итсәләр дә, махсус чәчтараш ясаган чәчләрен саклау өчен баш асларына агач бәләк салып йокласалар да, зарланмыйлар;

* очрашуларда бернинди җенси якынлыкка кермичә дә вакытны ямьле итеп үткәрүне оештыра алалар. Ир кешенең гәйшә яныннан тагын да киләсе килеп китә.

Гәйшәләрдән һичьюгы ир-атлар белән аралашуның төп кагыйдәләрен генә булса да отып алу ярар иде.

Шул чагында безнең ирләребез дә үзләрен бәхетлерәк хис итмәсләр идеме икән?

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ботен сузлэрне дэ тэржемэ итмэсэгез ярамыймы эллэ? Гейша- Гайшэ тугел!!!! Гайшэ- татарнын куркэм исемнэренен берсе, Мохэммэд пэйгамбэрнен хатыны! Кайвакыт артыгын кыланып ташлыйсыз!

    Хәзер укыйлар