Яңа ел фильмнары

Безнең арада киноманнар бармы? Хәер, кино яратмаучылар да Яңа елда бәйрәм табыны әзерләгәндә, телевизорны кушып куеп, андагы сурәтләргә күз төшерми калмыйдыр. Безнең телеэкраннарда 1975 елдан бирле инде Яңа ел бәйрәмендә Эльдар Рязановның  “Ирония судьбы или С легким паром” киносын күрсәтәләр. Ә башка илләрдә бу бәйрәмдә нинди кинолар карыйлар икән?  

 

Бөекбритания: “Это замечательня жизнь” һәм “Реальная любовь”  

 

“Ирония судьбы” киносының турыдан-туры аналогы америкалы Фрэнк Капраның “Эта замечательная жизнь” фильмын бу көнне берьюлы берничә каналда күрсәтәләр. Ул 1947 елда ук төшерелгән һәм 5 номинациядә “Оскар” алган.  

Раштуа гарәфәсе көнне бизнесмен, гаилә башлыгы Джордж Бейли төшенкелеккә бирелә, хәтта үз-үзенә кул салу кебек гөнаһлы уйларга да бирелә. Күкләрдә аның бу ниятләре турында белеп алалар һәм аңа Саклаучы фәрештә җибәрәләр...  

Бу киноны Британиядә Диккенсның “Рождественская песнь” әсәре белән бер рәткә куялар.  

Британиялеләрнең иң яраткан фильмнары арасында  Ричард Кертисның “Реальная любовь” киносы да бар. Фильм “Мәхәббәт бөтен җирдә!” дигән фикерне җиткерә.  

 

АКШ: “Эта замечательная жизнь”, “Один дома”, “Эльф” 

 

МакАллистерлар гаиләсе Парижга Раштуа каршыларга баргач, анда телевизордан “Эта замечетальная жизнь” киносын күрсәтмәгәннәренә аптырый. Фрэнк Капраның данлыклы киносы – АКШта да Яңа ел классикасы. Ләкин аны праймтаймда күрсәтмиләр.  

Атлантиканың теге ярында Яңа елның, аларча Раштуаның иң популяр киносы шул ук  - “Один дома” һәм Уилл Феррел белән “Эльф”.   

 

Германия: “Девяностый день рождения, или Ужин на одного”  

 

Режиссер Хайнц Дункхазе әлеге 18 минутлык кыска метражлы фильмны 1963 елда төшерә. Башта аны җәй көннәрендә күрсәтә торган булганнар. Бик зур уңышы аны Яңа ел программасына кертү мөмкинлеге биргән. Эчтәлеге болай:  

Бер мөхтәрәм ханым олы юбилеен билгеләргә җыена. Аның дуслары гүр ияләре инде, шуңа да аңа бик авыр. Аның лакее Джеймс карчыкның күңелен күрергә теләп, үзе шул дуслары булып кунакка килә. Карчык алкогольдән исергән саен күңеллерәк була бара... 

Фильм аклы-каралы. Еш күрсәтелү сәбәпле, фильм Гиннесның рекордлар китабына кергән.  

Германиядән кала “Ужин на двоих”ны Швейцария, Финляндия, Австрия, Дания, Норвегиядә күрсәтәләр.  

 

Австрия: “Семья Трапп”  

 

Әлеге фильм 1956 елда төшерелгән. Вакыйгалар Икенче Дөнья сугышы алдыннан Австриянең Зальцбург шәһәрендә бара. Мария исеме бер яшь кенә ятитмә кыз монахиня булырга җыена. Ләкин аның бер дә монастырьдә яшисе килми. Аның хәленә кереп, Мариягә бер хәрби гаиләсенә гувернантка булып урнашырга тәкъдим итәләр. Әлеге гаиләдә җиде бала, әниләре мәрхүм булган... 

Бу тарихның АКШ вариантында төшерелгән киносы да быр. Ул “Звуки музыки” дип атала. Әмма австриялеләр үзләренекен күбрәк ярата.  

 

Франция: “Дед мороз – отморозок”  

 

Франциядә катлаулы сюжетлы драмаларга караганда, комедияләргә өстенлек бирәләр. “Дед мороз – отморозок” та шундыйлардан: Франциянең барлык акылдан язган кешеләре Яңа ел каршыларга җыела... Комедия кара юмор ярата торганнарның күңеленә хуш килүчән. 1982 елгы комедиягә 1994 елда АКШта ремейк төшерәләр. Әмма АКШ варианты чыгыинарын да каплый алмый кала.  

 

Италия: “Рождественская история”  

Италиядә дә комедия яраталар. Аның да абсурд төсендәгесен. Шуңа да 1983 елда Карло Ванцина төшергән “Рожденственские каникулы” шундый популяр булып чыга ки, Италиядә cinepanettone термины бкелән аталып йөртелә торган абсурд киноларын ел саен төшерә башлыйлар. Хәзер бу сериядә 18 фильм бар, һәм аларның һәркайсын италиялеләр түземсезлек белән көтеп ала.   

 

Австралия: “Рождество в буше”  

 

Астралиядә башкачарак шул. Кар юк, чыршылар юк, ә менә бәйрәм бар. Шуңа да анда Раштуага куаклар бизиләр. Бу чорны алар  Bush Christmas (bush – куак, Christmas – раштуа) дип йөртә. Австралиядәге иң популяр фильм да нәкъ шулай атала. Ул 1983 елда төшерелгән, һәм бер гаиләнең очын-очка ялгап яшәве турында сөйли. Гаиләдәге балалар да башка балалар кебек үк могҗиза көтеп яши, әмма ат караклары ат ярышлары чемпионы Принцны урлагач, алар ул могҗиза артыннан үзләре китә. Ат караклары артыннан алар кар-бураннанр эченнән түгел, ә чүл буйлап бара...  

Бу кино Голливуд йолдызы Николь Кидманның дебюты да. Аңа әле бу кинода төшкәндә 16 гына яшь була...   

Яңа ел бәйрәмендә сез нинди кинолар карыйсыз?  

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»