Түгәрәк, шакмак, өчпочмак...

Чәч — хатын-кызның зиннәте. Килешле итеп киселгән чәч кешене бизи. Юк, бизәп кенә калмый, танымаслык итеп үзгәртә дә. Килештереп кисүчесен табуы гына менә... Бар ул, бар Казанда андый оста! Ул — Артём АНДРИЯНОВ. Кешегә бер күз салу белән үк, аңа нәрсә килешкәнен, нәрсә килешмәгәнен әйтә дә бирә. Мин үзем дә Артёмга кыяфәтемне үзгәртмәкче булып килгән идем. Ә ул әллә ни үзгәртүне кирәк тапмады, ничек кенә тарасам да, минемчә ятарга теләмәгән тузгак чәчемне шомартып, йөз-битемә дөрес сызыклар гына өстәде. Әллә ни үзгәрмәде дә кебек, ә нәтиҗәсе искиткеч — чәчемне ничек тарыйм, шулай ята хәзер. Сез дә чәчегезне Артём киңәш иткәнчә тарап карагыз әле. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе җитәрлек.
Түгәрәк йөз
Түгәрәк йөзле кешенең бите аркылыга-буйга бер чамада була. Баш түбәсендәге чәчләрне күперенкерәк итеп кисеп, яңак тирәләрен шомарак, ятыбрак тора торган итеп тарасаң, йөз озынча күренәчәк. (Бу очракта күп кенә хатын-кызлар хата җибәрә: алар яңак тирәсендәге чәчләрне күпертеп, йөзне киңрәк күрсәтәләр. Күперенке өлеш фәкать баш түбәсендәге генә булырга тиеш.) Маңгай чәчен кистерергә теләсәгез, кыек киселгәне отышлы. Чәчегезнең очларын бөдрәләтәсегез килсә, алар артка таба түгел, биткә таба бөгелеп, яңак сөягенең иң киң өлешен каплап торсын. Артык вак һәм күпереп торучы көдрәләр килешми. Чәчегез аз гына дулкынланып торса, шул җиткән. Бераз кабарынкы булып торган туры чәч тә килешә. Түгәрәк йөзле кешегә баскычлап киселгән, озынлыгы ияктән астарак булган чәч тә матур. Чәчегезне шома итеп артка җыеп куярга яки кыл уртадан аерып ачарга киңәш ителми.Иң идеаль йөз формасы – овал. Овал йөзле кешегә теләсә нинди прическа килешә – маңгай чәчен кискәне, кисмәгәне, озыны, кыскасы. Йөз-битнең башка төрле формаларын да без прическа ярдәмендә овал рәвешенә китерергә тырышабыз.
Шакмак йөз
Шакмак йөзле кешенең маңгае киң, ияге зур күренә. Безнең максат – маңгай белән иякне таррак, йөзне озынчарак итеп күрсәтү. Чәчнең озынлыгын дөрес билгеләү мөһим – ул иңбашларына җитеп торсын, озынрак булса да матур.Иң яхшысы – чәчне баскыч-баскыч итеп кисү. Башның алгы ягындагы чәчләрне аз гына күпертергә кирәк. Чәчнең күперенке өлеше яңак белән ияк тирәсенә туры килмәсен. Чәч очлары муенга күләгә бирсә, муен-ияк тирәләре таррак күренә. Чәчегезне ике якка ачарга теләсәгез, кыл уртадан да, кырыйдан да түгел, ә уртадан аз гына читтәрәк ачарга кирәк. Маңгай чәченә килгәндә, тигез киселгән озын куе маңгай чәче иякне тагын да авыррак итеп күрсәтә. Кыска итеп киселгән чәч тә, турыга гына төшеп торганы да, «каре» тибындагы симметрияле прическалар да килешми. Дулкынланып торган чәчләр йөзнең почмакларын «йомшарта».
Турыпочмаклы йөз
Йөзе турыпочмакка тартым кешенең ияге озынча, маңгае биек була. Безнең максат – битне киңрәк, иякне кечерәк итеп күрсәтү. Мондый йөзгә уртача озынлыктагы баскычлап киселгән, чәч очлары бөдрәләнеп торган прическалар матур. Чәч очларының йөз тирәли ятып, битне каймалап торуы күркәм күренә. Кыска чәч бигүк килешеп бетмәс. Баш түбәсендәге чәчләрне җиңелчә генә күпертегез. Прическаның иң киң өлеше каш сызыгыннан үтмәсен. Биек маңгайны каплау өчен кашка кадәр маңгай чәче калдырырга мөмкин. Ул туры да, кыйгач та була ала. Колакларны каплау отышлы. Чәчләрегезне турайтмагыз – турыга гына төшкән чәч йөзне тагын да озынайта. Чәчегез озын булса, муен тирәсендә аны бераз бөдрәләндереп җибәрергә кирәк. Чәчегезне турыга ачып, маңгайдан күтәртеп җыеп куярга да киңәш итмибез, чөнки йөзнең җитешсезлекләре ачылачак.Өчпочмаклы йөз
Өчпочмак сыман йөзле кешенең маңгае киң, яңак сөякләре калку, ә ияге тар була. Максатыбыз: маңгайны – таррак, ияк тирәләрен бераз киңрәк итеп күрсәтү. Безгә чәч ярдәмендә йөзнең «очлы» почмакларын капларга кирәк. Калку яңак сөякләреннән ияккә таба чәчләр кырт кына тараеп килмәсен өчен, прическаның иң киң өлеше колак яфраклары сызыгыннан үтәргә тиеш. Иң яхшысы – аска таба киңәеп китүче прическа. Озынлыгы муенның уртасына кадәр яки аз гына озынрак булса отышлы. Чәчләрне җиңелчә генә дулкынланып тора торган итеп бөдрәләтә аласыз – сезгә килешергә тиеш. Биек маңгайны каплар өчен кашка кадәр тигез яки авыш киселгән маңгай чәче калдырыгыз. Маңгай чәче калдырып, биек һәм күперенке итеп ясалган чәч тә матур була. Ян-яктан чәч тотамнарын калдырып, артка таба шома итеп таралган, кыска маңгай чәчле прическалар мондый йөзгә килешми.Груша формасындагы йөз
Грушага охшаган йөзле кешенең яңаклары киң, маңгае тар була. Карап торышка йөзне овал рәвешенә китерү өчен баш түбәсендәге чәчләрне күпертеп, күперенке, күләмле прическа ясарга кирәк. Әмма күперенкелекнең иң киң өлеше ияк тирәсендә түгел, ә маңгай сызыгында булырга тиеш. Маңгай ачык булып, чәч очлары яңак тирәсен, иякне яртылаш каплап торса отышлы. Йөзнең өске ягын киңрәк күрсәтү өчен чигә тирәләрендә бөдрәләр ясарга була. Груша формалы йөзгә асимметрияле прическалар килешә. Чәчегезне икегә аерасыгыз килсә, кыл уртадан түгел, кыеклап ачыгыз. Чәч тотамнары аска таба нечкәреп килә торган күперенке «каре» тибындагы прическалар матур күренә. Дулкынланып торган озын чәчләр дә килешәчәк. Киң яңакларны ачык калдырып киселгән кыска чәч, кыска маңгай чәче отышлы вариант түгел.Ромб йөз
Ромбка тартым йөзле кешенең яңак сөякләре киң, ә маңгае белән ияге тар була. Андыйларның чәчләре яңакларны капларлык һәм шул ук вакытта маңгай белән иякне ачык калдырып киселгән булырга тиеш. Яңаклар киңрәк булган саен, баш түбәсендәге чәчләр күперебрәк торырга тиеш. Күперенкелек өстәү өчен баш түбәсендәге чәчләр бераз кыскарак, ә чигә тирәләре озынрак итеп киселә. Чәчләр ияк тирәсендә дә кабарыбрак торсын. Иңбашына кадәр таралып торса да отышлы. Ромб сыман йөзле кешегә яңакларны каплап торган дулкын сыман чәчләр килешә. Ә менә туры сызыклар ясап кырт киселгән прическа, кыл уртадан туры юл ачып, шома итеп таралган чәчләр килешми.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.