Логотип
Мөнәсәбәтләр

Татар энциклопедиясе

Киң һәм тулы гыйлем дәрьясы

Энциклопедияләр төзү тарихыннан
Чын, классик формадагы энциклопедияләрнең барлыкка килүе Яңа Заманда гына башланса да, энциклопедик характердагы хезмәтләр бик борынгы заманда ук күренә башлый. Андый хезмәтләрнең Шумерда, Кытайда, Борынгы Грециядә һәм Римда, Ислам дөньясында, соңрак, урта гасырларда, Европада барлыкка килүе билгеле. Мәсәлән, Франциядә беренче энциклопедия 1751—1780 елларда Д. Дидро һәм Ж. Л. Даламбер һәм аларның тарафдарлары тарафыннан төзелә. Бу басма ул чакта французларның Мәгърифәтчелек хәрәкәте байрагына әверелә, андый басмаларның күпләп чыгарылуына, популярлашуына китерә, халыкта белемгә омтылу арта.

Русьта исә беренче «аңлашылмаган сүзләр» Сүзлеге XIII йөздә барлыкка килә, XVI гасырдан алар алфавит тәртибендә төзелә башлый һәм «азбуковниклар» дип аталып йөртелә, кайберләрендә тарихи мәгълүматлар да бирелә, алар яратып укыла. XVIII гасырда инде энциклопедик характердагы чын Лексиконнар («Сүзлекләр») барлыкка килә. XIX йөздә Ф. Г. Толль тарафыннан «Настольный словарь для справок по всем отраслям знаний» (т. 1-3, 1863— 1864) басылып чыга.

XX йөз башында төзелгән энциклопедияләр инде чит илдә чыккан басмалар тәҗрибәсенә дә таянып төзеләләр. Аларда белешмә бирү бик зур төгәллеккә ирешә, билгеләнгән тема гаять киң ачыла, шулай ук шушы темага караган бай әдәбият та төгәл күрсәтелә. Андый басмалардан Брокгауз һәм Ефрон нәшриятында чыккан 82 ярымтомнан (43 т.) торган мәшһүр «Энциклопедик сүзлек»не күрсәтеп үтәргә мөмкин. Аның тиражы 75 меңгә җитә. Бу басмага мәкаләләрне Россия фәненең күренекле вәкилләре яза.

Россиядә чыккан мәшһүр универсаль энциклопедияләрдән бертуган  Гранатлар бастырган «Энциклопедик сүзлек»не күрсәтеп үтәргә кирәк. Бу фидакарь эшчәнлекне алар әле совет  власте елларында да дәвам иттерәләр һәм бары тик 1939 елда гына «Советская энци-клопедия» дәүләт институты барлыкка килгәч кенә аңа кушылып китәләр.

XX гасырның уртасына кадәр СССРда энциклопедия эшен җайга салу, аны үзләштерү процессы бара. Әлбәттә, бу чорда инде энциклопедик басмаларны төзү принциплары марксизм-ленинизм методологиясенә таянып алып барыла, материалларны бирү-бирмәүдә сыйнфый караш хөкем сөрә. 1926—1947 елларда Зур Совет Энциклопедиясе (БСЭ) төзелә, ул 66 томнан тора. 1950—1958 елларда аның яңа басмасы 51 томнан тора, 1969—1978 еллардагы өченче басмасы 30 том була.

1950 нче еллар ахырыннан илдәге союздаш республикалар үз телләрендә энциклопедия төзү эшенә керешәләр. Беренче булып   «Украина совет энциклопедиясе» (т. 1—17, 1959—1965) эшләнә һәм басылып чыга. 1978 дә ул рус теленә дә тәрҗемә ителә. Бер үк вакытта башка союздаш республикаларда да бу эш алып барыла. Әйтик, «Белоруссия совет энциклопедиясе» (т. 1—12. 1969—1975), региональ характердагы «Латвия ССР кече энциклопедиясе» (т. 1—3, 1967—1972), шундый ук «Литва совет энциклопедиясе» (т. 1—2, 1966—1975), «Эстон совет энциклопедиясе» (т. 1—8, 1968—1976), «Казакъ совет энциклопедиясе» (т. 1—12, 1968—1978), «Үзбәк совет энциклопедиясе» (т. 1—14, 1971—1980) һ. б. Кыскасы, һәр союздаш республика кайсы иртәрәк, кайсы соңрак, үз телләрендә энциклопедия төзү эшенә керешәләр. әмма андый басмалар төзү автономияле республикаларга рөхсәт ителми. Шуңа күрә бу эш бездә бик соңарып башланды.

Шулай ук «Балалар энциклопедиясе»н (т. 1—10, 1958—1962) бастырып чыгару да энциклопедия эшендә зур яңалык була, соңрак аны ике тапкыр кабатлап бастыралар (1964—1969; 1971—1978).
Чит илләрдә чыга торган атаклы энциклопедияләрдән «Британия энциклопедиясе»н («Британика»), «Америка энциклопедиясе»н, «Универсаль Европа-Америка энциклопедиясе»н («Эспаса»), «Итальян фәннәр, әдәбият, сәнгать энциклопедиясе»н, французларның мәш-һүр Ларусс фирмасы чыгарган басмаларны билгеләп үтәргә мөмкин.
Иң дәрәҗәле, мәгълүматларга бай энциклопедия булып инглизләрнең  «Британика»сы санала. Әле XX гасырның 80 нче елларында ук «Британика» унбиш тапкыр кабат басылып чыга.

Тарихи үсешендә үз энциклопедиясен булдырган милләтләр гаять зур үсешкә ирешкән милләтләрдән санала. Чөнки энциклопедия төзү өчен халыкның һәм рухи, һәм матди яктан шактый югары баскычта торуы таләп ителә. Чыннан да, теге яки бу халыкка үз энциклопедиясен төзү өчен нинди шартларның үтәлүе кирәк?

Иң элек, халык бай мираска ия булырга тиеш. Ул мирасны исә халыкның тарихы, мәдәнияте, мәгърифәте, әдәбияты-сәнгате, дөнья таләпләренә туры килгән, шул югарылыкта торган фәне-техникасы, сәнәгате һ. б. тәшкил итә.
Аннан соң, бу өлкәләрдәге белемнәр фәнни яктан тупланган, системага салынган, күп яклары ачыкланган, галимнәребезнең төрле хезмәтләрендә яктыртылган булуы да таләп ителә һәм бүгенге шартларда иң мөһиме — гасырлар дәвамында тупланган шушы белемнәр банкы белән эш итә белүче белгечләр дә әзерләнгән булырга тиеш.

Бәхеткә, андый потенциал республикабызда бар  — фәкать шул сәбәпле моннан ун ел элек көн тәртибенә Татар энциклопедиясен төзү мәсьәләсе кабат килеп басты һәм Президент Указы нигезендә эшкә керешелде — Татар энциклопедиясе институты барлыкка килде. Эшкә рус телендә керешелде. Тормышның күп өлкәләреннән читләштерелгән туган телебез моңа әзер түгел иде. Фәнни телең булмый торып, фәннәрнең тиешле терминологиясе, атамалар комплексы эшләнмәгән килеш мондый зур һәм җаваплы эшкә керешү бик күп кыенлыклар китереп чыгарачак иде. Шуңа күрә беренче энциклопедик басмалар («Татарский энциклопедический словарь», 1999) рус телендә әзерләнде, татар телендәгесе аның артыннан барды («Татар энциклопедия сүзлеге», 2002).

Бернәрсә дә сәбәпсез барлыкка килми. Татар энциклопедиясенең эшләнә башлавы да тиктомалдан гына килеп чыккан эш булмады. Халкыбыз үз энциклопедиясен булдыру өчен гасырлар буе әзерләнде, үзе дә сизмәстән шуның өчен акрынлап материал туплады. әгәр дә без татар халкының фән һәм культура үсешенә җиңелчә генә караш ташласак та, моның шулай икәнен ачык  күрербез.

Аерым бер тармактагы белемнәрне гомумиләштерү омтылышы үрнәген без XII йөздә яшәгән болгар галиме Таҗәтдин бине Юныс әл-Болгариның «Әт-Тиръяк әл-Кәбир» дип аталган катлаулы дарулар әзерләүгә багышланган (агу кайтаргыч) хезмәтендә үк күрәбез. Аның кулъязмасы Тәһран (Иран) китапханәсендә табыла.

Энциклопедик характердагы хезмәтләргә гомумтөрки галим, тел белгече Мәхмүд Кашгариның (XI йөз) «Диване лөгатет-төрк» исемле төрки телләр сүзлеген дә кертергә мөмкин. Бу ядкарь төрки халыкларның уртак мирасы санала.

Инде якынрак чорларга килсәк, татарның үз җирлегендә үсеп чыккан мәшһүр галим Шиһабетдин Мәрҗани (XIX йөз) эшчәнлеген искә төшерик. Ул   6057 галимнең, язучының, философның, дин әһеленең биографиясен теркәп калдыра. Моннан тыш халкыбыз тарихына багышланган кыйммәтле хезмәтләр яза. Ул — утыздан артык хезмәт авторы. Шуларга мәшһүр Каюм Насыйри язып калдырган энциклопедик характердагы хезмәтләрне өстәргә мөмкин. Гомумән, Каюм Насыйрины татар тарихында аңлы рәвештә энциклопедик юнәлешкә юл салучы галим дип атарга мөмкин. Ул беренче тапкыр татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзи («Ләһҗәи татар», 2 томда), табигыять белемнәренә багышланган хезмәт яза, русча-татарча сүзлек төзи, математика дәреслеге, игенчелек нигезләренә, үсемлекләргә һәм чәчәкләргә багышланган хезмәт яза. Аннан соң, ул татар дөньясына өр-яңа нәрсә —  татар календарьлары кертә, шулай халыкка белем тарата.

Тарихчы, язучы, педагог, журналист, дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдин (1859—1936) — төрки халыкларның бөек шәхесләре тупланган дүрт томлык «Асәр» дип аталган хезмәтен язып калдыра. 
Тарихчы, археолог, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Гайнетдин әхмәрев (1864—1911) татар энциклопедиясен эшләү буенча конкрет адымнар ясый.

Педагог, нәшир, җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди (1866—1914) — фәнни терминнар сүзлеге — универсаль фәнни белешмә («Фәнни комус», 1927) төзи, аңа ун мең термин кертә. Кызганычка, бер томы гына басылып чыгып өлгерә.
Совет власте елларында да татар зыялылары үз милли энциклопедиябезне төзү хакында хыялланып яшәделәр. Шундый асыл шәхесләрнең берсе — Рифгат Шакирҗан улы Таһировны (1903—1977) аерым билгеләп үтәргә кирәк. Тарихчы галим, Казан педагогия институты профессоры буларак, ул гомере буе булачак Татар энциклопедиясе өчен материал туплый. Бездә Татар энциклопедиясен төзү эшенә керешелгәч, аның улы Вартан Таһирович, геофизик, атасыннан мирас булып калган 22 папкага тупланган материалларны Татар энциклопедия институтына китереп тапшыра. Нинди зур бүләк һәм фидакарьлек үрнәге!

Бернәрсә дә юктан бар булмый. Халкыбызның асыл шәхесләре, үзләре дә сизмәстән, иҗатлары, хезмәтләре белән акрынлап материал туплый килгәннәр. Бу мирас буыннан буынга тапшырылган. Әгәр дә шундый зур байлык тупланмаган булса, бүгенге көндә энциклопедия төзү мөмкин дә булмас иде. Рухи һәм матди байлык гасырлар дәвамында җыела.

Соңгы еллардагы ирек шундый шартлар тудырды ки, хәзер кем генә энциклопедия төземи икән. Чын мәгънәсендә энциклопедияләр заманы килде. Аерым республикаларны инде әйтәсе дә юк, хәтта аерым административ берәмлекләр, районнар, өлкәләр, шәһәрләр дә үз энциклопедияләрен эшли башладылар. Стихия рәвешендә барган бу процессның гомуми тенденцияләрен билгеләү, аңа анализ ясау өчен хәтта Мәскәүдә бөтенроссия күләмендә зур конференция дә булып узды. Без чыгарган басмалар анда югары бәя алды.

Бер уңайдан «энциклопедия» сүзенең мәгънәсен дә ачыклап китик әле. Ул, күп терминнар кебек, грек сүзеннән ясалган һәм «белемне киң һәм тулы итеп бирү» дигән мәгънәгә туры килә. Чыннан да, энциклопедиядән без нинди дә булса фән, өлкә, тармак, практик эшчәнлек төрләре турында тулы мәгълүмат алабыз. Тик аның тулылыгы энциклопедик басманың төренә карый, шуңа күрә без алган мәгълүмат та төрлечә, төрле дәрәҗәдә була. Әйтик, бар универсаль энциклопедияләр — алардан мөмкин кадәр күп фәннәр, гыйлемлекләр турында тулы белешмә алырга мөмкин. Әмма шул ук вакытта аерым бер өлкә, фән тармагына багышланган энциклопедияләр дә бар (отраслевые энциклопедии). Аларда бер фән яки өлкәгә караган мәгълүматлар тупланган (медицина, физика, химия, кино, театр, балет һ. б., хәтта тарих фәненә багышланган энциклопедияләр дә берничә төргә бүленгән). Шулай ук күләм ягыннан да энциклопедияләр төрлечә була: зур энциклопедияләр берничә дистә томнан торса, кечеләре исә 10-12, кыскачалары 4-6 томнан торырга мөмкин. Моннан тыш  1-3 томнардан торган Энциклопедик сүзлекләр дә була. Мәсәлән, без күптомлы Татар энциклопедиясен төзи башлаганчы, башта 1 томлык Энциклопедик сүзлек бастырып чыгардык — рус һәм татар телендә.

Хәзерге вакытта энциклопедия төзү эше һәрвакыт Энциклопедик сүзлек төзүдән башланып китә, чөнки ул Зур энциклопедиягә керәчәк мәкаләләрнең составын билгели, әмма анда мәгълүматлар кыска гына бирелә.
Мисал өчен алыйк татар әдәбияты классигы Фатих Әмирхан турындагы мәкаләне.

«Әмирхан Фатих (Мөхәммәтфатих) Зариф улы (1886—1926), татар әдәбиятының  классигы.  «Фәтхулла  хәзрәт»  (1909),  «Хәят»  (1911) повестьларында, «Яшьләр» (1913), «Тигезсезләр» (1915) пьесаларында, «Урталыкта»  (1912)  романында  үз  заманының  социаль-психологик каршылыкларын ача, ХХ йөз башы татар халкы тормышындагы иҗгимагый-сәяси мәсьәләләрне күтәрә, киләчәк заман кешесендә булырга тиешле сыйфатларны гәүдәләндерергә омтыла. «Шәфигулла агай» (1926 елда язылган, 1991 нәшер ителгән) сатирик повестенда большевикларның догматик фикерләргә ябышып ятуларыннан ачы көлә. Мәкаләләрендә әдәбияттагы һәм сәнгатьтәге халыкчанлыкны һәм реализмны яклап чыга. «Әсәрләр» (1-4 т., 1984—1989)».

Күреп торабыз, Сүзлек сүзне кыска тота, язучы турында төп мәгълүматны гына бирә. Ә инде әзерләнә торган 5 томлы Татар энциклопедиясендә классик язучының иҗаты бик җентекләп анализлана, күп әсәрләренә бәя бирелә. Кыскасы, күптомлыкка кергән зур мәкаләдә классикның тормыш юлы һәм иҗаты гаять тулы яктыртыла, мәгълүмат мул бирелә. Бер сүз белән әйткәндә, Энциклопедия сүзлеге ул — 5 томлык Татар энциклопедиясенең сыгынтысы булып тора.

Бүгенге көндә безнең институт тарафыннан рус һәм татар телләрендә Сүзлек бастырылды һәм укучылар кулына барып җитте, дип әйтәсе килә. Әмма монда да кыенлыклар бар. Безнең халыкта энциклопедия беренче тапкыр эшләнгәнгә, күпләр аның нинди асыл басма икәнен әле аңлап та җиткерми, шуңа күрә аны халыкка тарату мәсьәләсендә шактый кыенлыклар килеп чыгып тора. Юкса бит, бик күп көч куеп эшләнгән шушы китапны сатып алсаң, аннан теләсә кайсы өлкәгә караган белешмәне алып була. Бездә шушы зур хәзинәдән файдалана белү әлегә гадәткә кермәгән, андый традиция юк. Аның каравы, дини календарьларны тарату бик җайлы бара, моңа халык инде күнекте.

Әйтелгәнчә, хәзерге көндә Татар энциклопедия институты Сүзлекләрдән тыш, күптомлык энциклопедия әзерләү белән дә актив шөгыльләнә. Рус телендә 1 нче һәм 2 нче томнар инде басылып чыкты, шулай  ук 1 нче томның татарча варианты да басмага әзерләнә. Бу хәзинә тиздән укучылар кулына килеп керәчәк. Болай да бик арзан бу басмаларны институтның үзенә килеп, тагын да арзанрак бәягә сатып алырга мөмкин. Кайберәүләр шулай эшли дә. Гомерлек мәгълүмат чыганагы бит ул энциклопедия, аны мирас итеп якыннарыңа да калдырырга була. 

Күптән түгел бер танышым белән кызыклы сөйләшү булып алды. Ул эшмәкәр,  китаплар белән маташырга вакыты юк, гомере гел хәрәкәттә, юлда уза. ә ял көннәрен табигатькә чыгарга, балык тотарга ярата. Сөйләшә торгач, минем эш белән кызыксынып китте. Мин шуны гына көткәндәй, күрше бүлмәдән үзебез бастырып чыгарган энциклопедик басмаларны күтәреп чыктым, аларның ничек эшләнүе турында сөйлим. Кызыксынып китте, бигрәк тә татарча Сүзлек белән кызыксынды, ачып-ачып карый, авылларга күзе төште дә: «Монда бөтен авыллар да кергәнме?» — ди. «Барысы да кергән...» — дим. «Безнеке кебек утыз йорттан торганы дамы?» — «Әлбәттә», — дим. Тиз арада авылларына багышланган мәкаләне табып бирәм. Укып чыккач, баш чайкап куйды: «Карале, шушы биш-алты юлда барысы да әйтелгән бит, әй...» Аннан  үз районы турындагы мәкаләне табып бирәм. Анысын да кызыксынып укып чыкты. Тагын гаҗәпләнде, картасын җентекләп тикшереп чыкты. «Бик кызыклы нәрсә икән бит бу, әй, белми йөрибез, срочно сатып алырга кирәк моны». — «Әйдә үзем алып кайтып бирәм, безнең институтта арзанрак та ул». Ул шундук акчасын да чыгарып бирде. Бер-ике атнадан тагын шылтырата: «Миңа бер бик затлы кешене туган көне белән котларга кирәк иде. Энциклопедия бүләк итсәм, ничек булыр икән?» — «Менә дигән затлы бүләк булачак, башкаларның башына да килмәс әле...» — «Алайса, булды, шаккатырыйм әле халыкны».

Күз алдына китереп карагыз, хәзерге вакытта әзерләнә торган Татар энциклопедиясе кырыктан артык фән, тармак, табигать һәм техник фәннәр, халык хуҗалыгы турында мәгълүматлар туплаган уникаль басма булып тора. Аннан практик тормышта кирәк булган бик күп белем, мәгълүмат, белешмә алырга мөмкин. Моның өчен бары тик тиешле мәкаләне эзләп табарга гына кирәк. Ә мәгълүматлар шартлы рәвештә дүрт зур блокка тупланган: гуманитар фәннәр, мәдәният һәм сәнгать, табигать һәм техник фәннәр, халык хуҗалыгы. һәр блок үзе унлап тармактан тора. Энциклопедия үзе алфавит тәртибендә төзелгән.

Мин үзем энциклопедик басманы китап рәвешендә эшләнгән компьютерга охшатам. Компьютердан теләсәң кайчан кирәк мәгълүматны алып булган кебек, энциклопедиядән дә теләгәндә кирәкле белешмәне алып була, җитмәсә, әле уңайлырак та. Вирустан да куркасы юк. Нигә шушы мөмкинлектән файдаланып яшәмәскә, аны өстәл китабың итмәскә! Заман бездән нәкъ шуны таләп итә түгелме соң?
 



Энциклопедия ничек туа?

Фарсель ЗЫЯТДИНОВ

Милләтне җиһанга таныткан, аның җитлеккәнлеген дәлилләгән гыйльми эшләнмәләр арасында Энциклопедия, мөгаен, иң саллысы, иң популяры һәм иң күләмлеседер. Энциклопедияле халык дөнья базарында бик бәһале санала. Аңлашыла булса кирәк, сүз мәдәни, рухи «базар» — цивилизация базары турында бара.

Татар халкы күпме гомер, лаеклы була торып, шушы мөһим казаныштан мәхрүм калып торды. Патша Россиясендә дә, Советлар чорында да нацмен (милли азчылык) хокукында кысылып, кимсетелеп яшәргә мәҗбүр ителде. Әйтик, безгә караганда соңрак автономия алган халыклар — казахның, кыргызның энциклопедиясе бар, ә татарның, башкортның — юк. Ни өчен мондый гаделсезлек? Шуны ачыкларга теләп, партия үзәк Комитетына ике тапкыр хат юлладым. Беренчесенә җавап булмады: югалдымы, әллә җавап язып вакланырга теләмәделәрме? Мәгълүм түгел. Ә менә икенче хатыма җавап булды. Тик ул мине куандырмады. Анда: «Бары тик союздаш республикалар гына үз энциклопедияләрен чыгаруга хокуклы», — диелгән иде. 

Узган гасырның туксанынчы елларында башланган демократик үзгәрешләр генә сулыш юлларын азмы-күпме ачып җибәрде. Ниһаять, ничә елларга сузылган көрәш җимешләрен бирде. Татар энциклопедия институты оешты. Тиздән нәтиҗәсе дә күренде. өстәлебездә ана телебездә Татар энциклопедиясе сүзлеге һәм Татар энциклопедиясенең беренче ике томы пәйда булды.

Беләм, кайберәүләр мәкаләдә саннар куллануны өнәп бетермиләр, тик энциклопедия хакында сөйләгәндә, алардан йөз чөерү дөрес булмас. Чөнки энциклопедия саннардан, исем-фамилияләр, вакыйгалар, фактлардан тора. Мәсәлән, сүзлектә җир йөзендә яшәүче татарларга һәм аларның ватаны Татарстанга кагылышлы унсигез меңгә якын төшенчә, исем-атамалар, мәгълүмат тупланган. Шуның алты меңгә якыны күренекле шәхесләргә багышлана, аларның исемнәре, кем булулары, Татарстан һәм халкыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге өчен нинди гамәлләр кылулары, нинди өлеш кертүләре сурәтләнгән. Шулай ук монда Татарстан җирлегендә хезмәт иткән һәм, читтә яшәсәләр дә, гыйльми-иҗади, иҗтимагый-сәяси эшчәнлекләре белән Татарстан, татар халкы тормышына, мәдәниятенә өлеш керткән башка милләт вәкилләре турында да мәгълүматлар тупланган.

Безнең халыкның үткәне, гомумән,  тарихыбыз — татар тарихы бу серле китапта чынлап та хак яктыртылган, диясе килә. Моңа җиңел генә ирешелмәде, каршылыклар, бәхәсләр дә булды. әмма Энциклопедия  институты хезмәткәрләре, баш редакция әгъзалары — танылган галимнәребез, тарихчыларыбыз, Энциклопедиянең баш мөхәррире Мансур Хәсәнов җитәкчелегендәге коллектив чынбарлыкны дөрес яктыртуда, һәммәсен ничек булган, шулай күрсәтүгә, чын мәгънәсендә, әһәмият бирделәр, шуңа күрә дә татар чынбарлыгы энциклопедия сүзлегендә дөрес чагылыш тапкан дисәк, хата булмас. 

Сез нинди генә һөнәр иясе булсагыз да, энциклопедия сүзлегендә, энциклопедиянең дөнья күргән һәм күрәчәк томнарында үзегез өчен бик тә кирәкле булган меңнәрчә төр мәгълүмат ала алачаксыз. Татарның күренекле затлары турында белергә теләсәгез, аларның туган елы гына түгел, хәтта туган көненә кадәр мәгълүмат алырга мөмкин. Анда татар халкының батыр уллары — Татарстан, Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары, генераллары, дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган татар Матросовлары, Рейхстагка әләмне беренче булып кадаган татар егетләре, татарны дөньяга таныткан академиклары, докторлары, язучылары, рәссам һәм шагыйрьләре, халык артистлары, күренекле журналистлары, танылган хуҗалык һәм предприятие җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре, зур уңышлар яулаган яисә бик мөһим ачышлар ясаган белгечләре, игенчеләре, селекционерлары, Дәү-ләт бүләге лауреатлары һәм башка бик күп күренекле кешеләребез урын алган. Аларны санап кына чыгарга да бик күп вакыт кирәк булыр иде.

Президентыбыз Минтимер Шәри-пович Шәймиевнең «Татар энцикло-педиясе программасы турында»гы махсус указы белән биш том булып чыгарга тиешле Татар энциклопедиясенең  ике томы дөнья күрде. Чиратта — өченче том. Бу эшнең никадәр четерекле, вак, вакытны гаҗәеп күп таләп итүен бары тик анда эшләүчеләр үзләре генә белә. Бер гади генә мисал китерик. Ниһаять, беркөнне танылган селекционер, Сталин премиясе лауреаты, үз чорында бөтен илгә танылган арышның «Казан» сорты авторы Хәдичә Байчурова турында мәгълүмат тупланып бетте, ә менә аның кайсы елның ничәнче аенда вафат булуын белүче кеше юк. Эшләгән җирендә дә, туганнары да, беркайда беркем берни язмаган. Нәрсә эшләргә? Кайда күмелгәнен дә белүче юк, бик якын туганнары да калмаган. Шулай да күп эзли, сораша торгач, Хәдичә апа белән эшләгән кешегә тап булдык. Ул да төгәл генә белми. Шулай да кайда күмелгәнен хәтерләде. Нагорный бистәсе янындагы зиратта җирләнгән икән. Эзләргә кирәк. Икътисад һәм халык хуҗалыгы тарихы бүлегендә эшләүче Габдрәүф Хәбибрахманов белән (хәзер ул үзе дә мәрхүм инде) Нагорныйга киттек. Зиратта каберләр санап чыккысыз. Эзлибез, юк… Югыйсә, Хәдичә апаның хезмәттәше: «Капкадан кергәч, йөз метрлап кына барырга кирәк», — дигән иде. Инде өметсезләнеп, кайтырга җыенган идек, шунда, ташы инде кыйшая төшкән, эчкәрерәк бер кабергә игътибар иттем. Ә анда үтүләре… Сукмакны бетергәннәр, чардуганнарны бер-берсенә терәп корганнар, биредә инде күптән беркем булмаган. Мәетләрнең рухлары кичерә күрсен, безгә каберләр өстеннән үтәргә туры килде. Зур кыенлык белән барып җиттек без әлеге кабер янына. әйе, нәкъ үзе — Хәдичә Байчурова кабере иде бу. Чын күңелдән куандык без Габдрәүф белән әлеге табышыбызга. Институтка кайткач, күренекле селекционер Хәдичә апабыз турында язган материалның буш калган урынына аның вафат булган елын, аен һәм көнен язып куйдык.

Һәр мәгълүмат менә шулай туплана. Әйе, энциклопедисттан искиткеч зур ихтыяр көче, гаделлек таләп ителә. һәр шәхес, һәр төшенчә синнән зур тырышлык, эшне ахырына кадәр җиткерүне таләп итә. Институт директоры урынбасары Гомәр Салих улы Сабирҗановның ничек итеп татар егете Александр Матросов турындагы материалны эшләве истә калган. Никадәр өстәмә белешмәләр алу кирәк булды аңа моның өчен. Мәскәүгә, геройның туган ягына, тәрбияләнгән балалар йортына, күптөрле архивларга мөрәҗәгать итте, Александр Матросовны татар егете буларак белүче шәхесләр, генераллар белән язышты…

Ә бит шактый очракта Татарстанда яисә Россиядә генә түгел, БДБ илләрендә, ерак чит илләрдә яшәгән, эшләгән һәм вафат булган күренекле шәхесләр турында да язарга туры килә. Күп вакыт дөреслекне, хаклыкны ачыклау айлар буена сузыла, кат-кат язышырга, төрле оешмаларга, ерак туганнарына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Чөнки энциклопедия өчен әзерләнгән материаллар да, мәгълүматта ачыкланмаган буш урын калырга тиеш түгел. Энциклопедист әнә шулай энә белән кое казый. Тәҗрибә юк, барысын яңабаштан башларга туры килә. Шулай да монда эшләү күңелгә рәхәтлек бирә. Форсаттан файдаланып, тырыш, уңган хезмәттәшләремне телгә аласы килә. Бигрәк тә Энциклопедия институты эшли башлаган көннәрдән үк (аңа инде тиздән ун ел тула) үз-үзләрен аямыйча эшләүче  бүлек мөдирләре — тарих фәннәре докторы Рафаэль Шәйдуллин, физика-математика фәннәре докторы Рамил Усманов, фән кандидатлары Фәрит Борһанов, Рәфыйк Сәхәбиев, Айдар Ногманов, өлкән фәнни хезмәткәрләр — фән докторлары Вахит Хаков, Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова, Фатих Урманчеев, өлкән фәнни хезмәткәр Венера Афзалова, Гөлшат Габделхакова, Гөлнур Мәүлетова, Венера Бакирова һәм башка бик күпләр һәртөрле мактауга лаек. 

Татар энциклопедиясе сүзлеген, энциклопедиянең беренче томын әзерләүдә аларга 680 автор булышлык күрсәтте, Энциклопедиянең утыз-дан артык фәнни мөхәрририяттә туксаннан артык профессор һәм академик җәмәгать тәртибендә эшләп, материалларның сыйфатын, дөреслеген тәэмин итүгә зур өлеш керттеләр. Алар арасында М. Госманов, И. Таһиров, Ф. Мусин, А. әхмәдуллин, С. Ай-даров, Д. Исхаков, М. Мәхмүтов, К. Салихов, Р. Абдуллин, Ф. Әгъзамов, А. җәләлов, Г. җиһаншин, М. Сәхибуллин, Ш. Чабдаров, М. әхмәтҗанов, Я. Абдуллин, Н. Әхмәтов, Н. Хаҗипов, М. Зәкиев, Ш. Вәлитов, М. Михайлов, Р. Бохараев, Х. Миңнегулов, В. Малков, Р. Фәхретинов һәм башка танылган галимнәребез бар. Аларның күбесе баш редколлегиянең әгъзалары да булып тора. Билгеле, коллективның дус, тату булып формалашуында, куелган бурычларның төгәл үтәлүендә, аның абруе үсүендә институтның директоры академик Мансур Хәсәнов-ның керткән өлеше, һичшиксез, зур.

Калган томнарны да озакка сузмыйча чыгарып, бу мактаулы эшне тизрәк ахырына җиткерәсе иде.

Энциклопедия — киләчәк буыннарга олы мирас ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар