Логотип
Мөнәсәбәтләр

Сыйланыйк әле!

Без хатын-кызларны тәмле-татлы ризык өчен үлеп китә дигән фикер яши. Бәлки, шулайдыр да. Әмма бу җәһәттән ир-атларның да кимен куймаганын беләбез. Мөгаен, безгә тартма-тартма конфет, торт бүләк иткәндә, алар үзләре дә ымсынып куя торганнардыр. 
Ә без киң күңелле — алар безне сөендерер өчен бүләк иткән тәм-томнарны да, күчтәнәчләрне дә, үзебез пешергән сыйларны да бүлешергә әзербез. Алар, җиң сызганып, безне тәмле ризыклар белән «узындырырга» уйлаганда бигрәк тә рәхәт була инде. 
 

Кара шоколад 


Шоколадның әчесе хакында сөйләрбез. Чөнки нәкъ менә шунысын яратырга кирәк. Аның калориясе дә күп түгел, башка файдалы үзлекләре дә бар. Әйтик, анда капиллярларны ныгыта, нервларны тынычландыра торган флавонидлар, антиоксидантлар, кальций, тимер, магний, аксым, витаминнар бар.
 

Пастила 

Аны фигурама зыян килә дип курыкмыйча ашарга мөмкин. Ул, мармелад кебек үк, радиациянең тискәре йогынтысын киметә, авыр металл тозларын куалый.
 

Мармелад


Составындагы пектин аңа койкасыман үзлек бирә. Пектин холестерин дәрәҗәсен киметә, токсиннарны куалый, ашказаны-эчәк юллары эшчәнлеген көйгә сала. Калориясе дә күп түгел.
 

Бал


Аның калориясе шикәрнеке кебек үк. Әмма ул шикәрдән татлырак. Шуңа күрә аны азрак кабарга киңәш итә­без. Әйтик чәйгә ике шакмак шикәр саласы урынга бер кашык бал кабу җитә. Балда организм өчен гаять кирәкле витаминнар, магний, марганец, тимер, минераллар, аминокислоталар бар. 100 грамм балда – саналган матдәләрнең көнлек нормасы.
 

Хәлвә


Ул бик тәмле генә түгел, бәлки, яшәртә дә әле. Хәлвә составындагы А, Е, В витаминнары тән тиресен яхшырта, йөрәк-кан тамырларын ныгыта. Хәлвәне борын-борыннан матур булу өчен дә ашаганнар.
 

Кайнатма


Витаминнар, минераллар оясы. Әмма витаминнар саклансын өчен аны бик аз гына кайнатырга яки джем ясарга кирәк. Бигрәк тә кура җиләге, айва, кизил һәм чикләвек кайнатмасы файдалы.
 

Зефир

Бик күп татлы ризыклар белән чагыштырганда, зефирда калория азрак. Тимер белән фосфорга бай. Мускуллар ныклыгы өчен кирәкле аксымга бай. 
 

Камыш шикәре

Моннан егерме еллар элек үк диетологлар камыш шикәренең файдасы рафинад шикәрнекеннән күбрәк дип әйтәләр иде. Эшкәртелмәгән шикәр организмга файдалырак, чөнки андагы меласса дигән матдә кальций, магний, тимер, фосфор, калий кебек микроэлементларга бай.
 

Җиләк-җимеш

Аларда витаминнар, микроэлементлар, минераль тозлар, антиоксидантлар күп. Шуңа күрә җиләк-җимеш һәр кешенең табынында булырга тиеш. Җитмәсә, алар бик туклыклы да, чөнки аларда органик кислоталар, эфир майлары, аксым, углеводлар, пектин матдәләре, клетчатка бар. Ябыгырга теләгән кешеләр өчен җиләк-җимеш клетчаткасы – менә дигән ярдәмче. 
 

Цукат 


 
Бу – натураль продукт. Анда токоферол, аскорбин кислотасы, антиоксидант витаминнар күп. Цукатлар хәтерне яхшырта, дикъкатьне көчәйтә, арыганлыкны бетерә, нервларны саклый. Өстәвенә, аз калорияле бу тәмлекәч файдалы да. 

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар