Логотип
Мөнәсәбәтләр

​Шоколад — бәхет гормоны

Икеле-микеле фаразларга нокта куеп, шуны әйтәбез: шоколад файдалы! Аның шулай икәнлеген исбатлау өчен без бүген бары тик фактларга мөрәҗәгать итәргә булдык. Ә фактка каршы барып булмый.

3000 ел — бу шоколадның яше. Күптән түгел галимнәр Гондурастагы казылмаларда какао җимеше тутырылган борынгы чүлмәкләр тапканнар. Димәк, 3000 ел элек үк адәмнәр шоколад эчемлеген рәхәтләнеп затлы ризык сыйфатында кулланган.

30 файдалы матдә. Алар арасында кан басымын нормальләштерүче полифенол һәм калий, «бәхет гормоны» дип аталган триптофан аминокислотасы, баш мие эшчәнлеге өчен бик мөһим фелилэтиламин матдәсе бар.
Көнгә — 100 грамм! Япония галимнәре фикеренчә, тамырларда кан йөрешен яхшырту, ир-атның потенциясен арттыру өчен көн саен 100 грамм шоколад ашарга киңәш ителә. 

85 процент какао. Кеше организмына көч кертердәй чын шоколадта нәкъ шулчаклы какао булырга тиеш. Аңлашыла булса кирәк, сүз кара, әче шоколад турында бара. Бөекбритания галимнәре фикеренчә, сигез атна дәвамында, көненә 45 грамм шундый шоколад ашаган кеше хәлсезлектән котыла ала.
+50°С ка чыдам шоколад. Тропик илләрдә яшәүчеләр өчен махсус уйлап табылган бу төр шоколад хәтта илле градус кызуда да эреми. Эсседә әлеге шоколад белән бер стакан салкын чәй эчү кәефне яхшыртучы бик шәп чара санала.

Бер елга гомерне озынайта. АКШтагы Гарвард галимнәре әйтүенчә, айга өч тапкыр шоколад ашаучы кеше, башкалардан бер елга артыграк яши икән. Ә бу исә, гомерне озынайту өчен шоколадны ешрак ашарга кирәк дигән сүз.
Нәтиҗәдән күренгәнчә. Америка диетологлары һәм гинекологлары үткәргән тәҗрибәдә нәкъ менә 300 булачак әни катнашкан. Нәтиҗәдә, шоколадны еш ашаган әниләрдән туган балалар күпкә сәламәтрәк, күпкә активрак булып чыккан.
191 грамм магний. 100 грамм шоколадта нәкъ шулкадәр магний бар. Билгеле булганча, хатын-кыз организмы стресс кичергәндә магний бик күп сарыф ителә. Шундый тынычсыз көннәрдә хатын-кызга шоколад ашау аеруча файдалы.
400 ккалорий. Шоколадның энергетик бәяләмәсе нәкъ шул чаклы. Чагыштыру өчен, мәсәлән, өч бананда да шулкадәр үк калорий бар. Аңлагансыздыр, шоколад ашап кына кеше симерми. Алай гынамы, шоколадтан кергән калорий, артык килограммнарга әверелгәнче, акыл эшчәнлеге өчен сарыф ителә, чөнки баш мие фәкать глюкоза белән генә туклана.

Ике килограмм ярым алмада. Бу җәһәттән ике кисәк шоколад ике килограмм ярым алмага тиң. Ник дисәң, аларда шулкадәр үк антиоксидант бар. Аеруча әчкелтем кара шоколад күп авырулардан профилактик чара булып тора, организмны картаюдан саклый.

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар