Мәҗбүриләп тагылган иминиятләштерүдән баш тартып була!

Кредит, ипотека алганда, ОСАГО полисын ясатканда мәҗбүриләп иминиятләштерүләр шактый еш очрый. Россия Банкы бу күренешләргә чик куярга булган. Әлеге банк “период охлаждения” дигән төшенчә кертеп җибәрә. Моннан соң һәркем билгеләнгән вакыт эчендә көчләп тагылган иминият хезмәтеннән баш тарта ала.
“Период охлаждения” – ул гражданинга үз теләге буенча төзелгән иминият килешүен өзүгә һәм түләнгән иминият премиясен билгеләнгән тәртиптә кайтаруга бирелгән вакыт. Россия Банкының “Үз теләгең белән иминиятләштерүнең аерым төрләрен гамәлгә ашыруның шартлары һәм тәртипләренә минималь таләпләр турында”гы күрсәтмәсе мондый мөмкинлекне бирә.
«Период охлаждения» – бу кимендә 5 көн (иминиятче озаграк вакыт та билгели ала). Вакыт иминиятләштерү килешүе төзелгән көннән исәпләнә башлый, иминият кертеме түләнгән көн бу очракта мөһим түгел.
Килешүне өзү өчен гражданин иминият компаниясенә язма формадагы гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. “Перод охлаждения” вакытында иминияттән баш тартылган очракта, иминият компаниясе, иминиятләштерү килешүе үз көченә кермәгән булса, полис өчен түләнгән акчаларны тулы күләмдә кайтарырга тиеш. Әгәр дә килешү үз көченә кергән булса, иминиятче премиянең бер өлешен, килешү гамәлгә кергәнгә ничә көн узуга карап, үзенә калдырырга хокуклы. Иминият компаниясе гражданинга иминият премиясен гариза алынганнан соң 10 көн эчендә кайтаруы зарур.
Яңа кагыйдәләр барлык популяр иминиятләштерү төрләренә дә кагыла диярлек. Исемлеккә гомерне иминиятләштерү, бәхетсезлек очрагыннан иминитләштерү, автокаско, автомобиль хуҗалары һәм су транспорты хуҗалары җаваплылыгы, медицина иминиятләштерүе, өченче затлар алдында гражданлык җаваплылыгы, шулай ук финанс куркынычларыннан иминиятләштерү керә.
Күрсәтмә таләпләре түбәндәгеләргә кагылмый:
- Хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру максаты белән Россия Фелдерациясе территориясендә булган чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның медицина иминияте очракларына;
- Россия Федерация территориясе чикләреннән тыш булган Россия гражданинына күрсәтелгән медицина ярдәменә һәм (яки) аның гәүдәсен Россиягә кайтаруга түләүгә;
- Россия Федерациясе законы нигезендә профессиональ эшчәнлекне башкаруга рөхсәт алу мәҗбүри шарты куелган иминиятләштерүгә.
“Период охлаждения” кертелү, әйткәнебезчә, иминият яки банк хезмәтләрен алганда физик затларга иминият килешүләрен мәҗбүриләп тагу күренеше белән бәйле. Канун нигезендә бер хезмәтне алу өчен икенчесен мәҗбүриләү тыела. Ә ОСАГО килешүен төзегәндә өстәмә хезмәтләрне тагу өчен административ җаваплылык та каралган. Әмма мәҗбүриләү фактын раслау шактый авыр.
«Период охлаждения» кулланучыларга отышлы булмаган иминият хезмәтеннән административ яки суд процедураларын үтмичә котылырга мөмкинлек бирә. Иминият оешмалары агымдагы елның 30 маена кадәр үз эшчәнлеген яңа таләпләргә туры китерергә тиеш иде. Россия Банкы иминиятчеләрне тикшерәчәк.
Яңа күрсәтмә гамәлгә кертелгәнче, кайбер иминиятчеләр генә “период охлаждения”не гамәлдә кулланган. Әгәр дә иминият компаниясе килешүне өзүдән баш тарта икән, Россия Банкына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шикаятьне электрон сыйфатта Россия Банкы сайтындагы www.cbr.ru “Интернет-кабул итү” бүлеге аша юлларга мөмкин. Шулай ук язма сыйфатта түбәндәге адрес буенча да юлларга мөмкин:
Отделение-Национальный банк по Республике Татарстан Волго-Вятского главного управления Центрального банка Российской Федерации, 420013, г. Казань, ул. Баумана, д. 37; контактный телефон: (843) 235-06-68.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
24 гыйнвар 2021 - 21:58Без имениКачыгыз пока сон тугел! Игелек курсэтмэячэк андый таш йорэкле кеше.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
24 гыйнвар 2021 - 22:12Без имениСина нэрсэгэ ул.баланны алыштырма.рэхэтлэнеп Балан белэн Тор.ил бетмэсэ Ир бетми.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 07:28Без имениМин баламны иргэ алмаштырмас идем. Бала бит ул Аллаhа тагэлэнен ииин зур бул. Балбагерь ите!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 07:50Без имениУзегез эйтеп торасыз -уенчык тугел бит ул ташлап калдырырга дип. Баоагызны ташлап китеп, гомергэ укенерсез. Рэнжетмэгез сабыйны. Э бу иргэ килгэндэ-ойлэнмэс борын эти-энисе сузен сойли, уз фикере булырга тиеш бит инде. Ташлагыз аны. Э насыйп ярыгыз очрар.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 09:42Без имениБергэ тора башлауга ул сине балан белэн аралаштыртмаячак. Уз фикере булмаган кеше тормыш итэргэдэ яраксыз ул....Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.