Логотип
Мөнәсәбәтләр

Лев ТОЛСТОЙның Казан мотивлары

Толстойны Казанга 13 яшьлек малай чагында алып киләләр. 19 яшендә ул
аннан китә. Лев Толстой Казанда шәхес буларак формалаша, яза башлый, бөек
Лобачевский белән очраша, тормыш максатларын ачыклый. Яшьлеге узган
шәһәргә ул берничә тапкыр килә, һәр очракта да тирән дулкынлану кичерә.
1851 елның язында, Кавказга киткәндә Казанда тукталып, туганнары, дуслары
белән күрешә.

60–70 нче елларда Самарага кымызга барганда шулай ук Казанда туктала.
Берчак, үзе укыган шәһәрне улларына күрсәтергә теләп, пароходка соңга кала.
Хатыны Софья Андреевна капитанга йөгереп килә. Ә капитан Кырым
кампаниясе буенча язучыны якыннан белә икән. Кузгалган судноны кире бора
ул.

Толстойның Казан мотивлары күп әсәрләрендә чагыла.
Лев Николаевичның бабасының әтисе Свияжск шәһәрчегенең воеводасы була.
Бабасы граф Илья Андреевич Толстой 1815 елда Казанның губернаторы итеп
сайлана. Аның өч баласы була – улы Николай, кызлары Александра һәм
Пелагея. Әтисе Николай Мария Волконскаяга өйләнеп, 5 баласы туа: Николай,
Сергей, Дмитрий, Лев һәм Мария.

Пелагея Ильиничнаның ире Владимир Юшков Лаеш районы Паново авылы
хуҗасы була. Туганнары өчен Юшковлар Горталов йортыннан (Япеев ур; 15)
бүлмәләр алалар.


Истәлекләрендә Толстой апасының төрле күңел ачулар оештыруга һәвәслеген
яза. Лев студент булгач, кияүдәге аксөяк хатын белән элемтәгә керергә куша
аңа. Янәсе, егетне андый хатын тормыш тәҗрибәсенә өйрәтәчәк. Яшь кешенең
карьера ясавын, бай хатынга өйләнүен, бик күп ялчылар тотып яшәвен тели
апасы. «Смерть Ивана Ильича» хикәясендә апасы образы таныла.
«Воскресение» әсәрендә дә Нехлюдовның бер апасы холкында Пелагея
Ильинична чалымнарын күреп була, авыл исеме дә Паново.



Лев Толстой төрмә каршында урнашкан Горталов йортында 1841–45 елларда
яши. Төрле елларда Казанда өч йортта яшәп ала. Горталов йортыннан тыш,
тагын Петонди йорты (ул инде сүтелеп, урынында күпкатлы йорт төзелгән),
Киселевлар йортында хәзер Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү
институты урнашкан. 40 нчы елларда бу өй урнашкан җир шәһәр чите булган.
Арча кыры аша Себер трактына юл үткән. «После бала» хикәясендәге
вакыйгалар шушы кырда узган хәлләрдән алып язылган.

КФУ тарихы музеенда яшь Толстойның университет ректоры Николай
Лобачевский исеменә язган прошениесенең нөсхәсе саклана:
«Желая поступить в число студентов по Восточному отделению философского
факультета Императорского Казанского Университета, прошу Ваше
Превосходительство допустить меня к испытаниям. 30 мая 1844 г.»
Абыйлары Николай, Сергей, Дмитрий университетта математика
факультетында укый, һәм алар Левага студент хәлләрен сөйләп торалар. Лев 
Толстой нәкъ менә абыйлары сөйләгәннәргә нигезләнеп, Киев
университетыннан Казанга сөрелгән поляк студентлары турында «За что?»
хикәясен яза.

Ни өчен Толстой абыйлары кебек математиканы сайламый, Шәрык телләре
факультетына килә соң?

Апасы аны кимендә Төркиядә илче итеп күрергә тели. 1844 елда Толстойга әле
16 яшь тә тулмаган була. Ләкин ректор Лобачевский искәрмә ясый:
«Допустить к испытаниям в разряде турецко-арабский» – дип резолюциясен
сала. Монда да искәрмәләр! Факультетта андый бүлек юк та икән. Гарәп-фарсы,
төрек-татар бүлекләре генә бар.

«Закон Божьи» буенча беренче имтиханын бирер алдыннан Черек күл паркында
озаклап йөри. 15 яшьлек үсмернең башына бунтарь уйлар килә. Алай да
имтиханны «4» кә тапшыра. Рус һәм гомуми тарихтан, статистикадан,
географиядән «1» ле, латиннан – «2» ле ала. Математика, рус теле, логика,
төрек-татар һәм инглиз теленнән «4» ле, немец һәм гарәп теленнән «5» ле,
француз теленнән «+5» ле куялар. Күп еллар узгач, язучы гомер буе математика
яратканын яза.

Тарих, статистика һәм географиядән кабат имтихан тапшырып кына
университетка кабул ителә.

Паново авылында имтиханнарга әзерләнеп ята. Ләкин гел укып кына утырмый
егет.

«17 ел элек Казаннан 40 чакрым ераклыкта, Мишә буендагы авылда яшәдем.
Киек җәнлекләр һәм кошлар күп, һәр малай күтәрә алганча үрдәк-куяннар
аулап кайта», – дип яза ул истәлекләрендә.

Сентябрь ахырында Толстой студент булып, аңа 14 сум 29 тиен көмеш түлиләр.
Лёвушка төрек-гарәп бүлегендә укучы бердәнбер студент була. Аптырыйсы юк,
кытай теле бүлегендә 3 студент укый.

Уку ошамый Толстойга. Көнчыгыш телләре мавыктырмый. 1909 елда ул:
«Укый алу һәм берничә сүз белүдән гайре бөтенесен оныттым», – дип яза.
Курсташлары аның турында: «һәрчак аудиториянең иң югары эскәмияләренә
утыра иде, лекторның ялыктыргыч монотон тавышын тыңламыйча, газета-
журналлар актара иде», – дип искә алалар.

Университетка шәп юртакларда килә, берәү белән дә аралашмый. Төскә-биткә
матур булмаса да, «алтын яшьләр» җәмгыятендә һәрчак күз уңында була.
Һәрчак мода буенча тегелгән мундирдан, Казан шәһәре уку идарәсе иганәчесе
Михаил Мусин-Пушкин белән якыннан аралаша, азып-тузып та йөри. Кәеф-
сафага корылган күңел ачулар берничек тә укып белем алу белән туры килә
алмый. Толстойны икенче елга калдыралар. Рус тарихы профессоры белән
Толстой арасында конфликт чыга. Евг. Евтушенко «Казан университеты»
поэмасында бу конфликтка бер бүлек багышлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызыклы язма. Рэхмэт.

    Хәзер укыйлар