Логотип
Белмәсәң бел

​Кунакка барабыз!

Сине кунакка чакырдылар «Тагын кемнәр килә?» — дип сорама. Әйе, син ошатмаган кешеләр була ала анда. Зинһар, кунакта бу беленмәсен. Ул кеше белән исәнләшмәсәң, өй хуҗаларын хөрмәт итмисең булып чыга.

Сине кунакка чакырдылар

«Тагын кемнәр килә?» — дип сорама. Әйе, син ошатмаган кешеләр була ала анда. Зинһар, кунакта бу беленмәсен. Ул кеше белән исәнләшмәсәң, өй хуҗаларын хөрмәт итмисең булып чыга.

Швециядә
Кунакка чакырганнар икән, димәк, сине бик хөрмәт итәләр. Теләсә кемне өйгә чакырмыйлар.

Кытайда
Күчтәнәчкә балык алып килсәң, бик сөенәләр. Балык байлык китерә бит!

Австралиядә
Алекс: «Дуслар күңел ачарга дип, өйләренә чакырдылар. Башта мин шаккаттым — кайда монда тәмле ризыклы өстәл?! Әсәре дә юк! Аннары аларның чиратлары килде шаккатырга — мин үз-үземне сыйларга берни алып килмәгәнмен икән!»
Сөйләшеп куйыйк: кунакка соңга калу — итагатьсезлек (ярар инде, 15 минутка соңга калу рөхсәт ителә). Билгеләнгән сәгатьтән алда килү — тагын да зуррак әдәпсезлек: син килдең, ә хуҗалар әле өстәлләр куеп, ашларын кайгыртып йөри…

Бүләк мәсьәләсе
Хуҗаның туган көне түгел. Бүләк кирәк микән дип аптырыйсыңдыр. Булмаса да ярый, алай да, балаларга күчтәнәч яисә чәйгә берәр нәрсә алып барсаң, хуҗаларны сөендерерсең.

Япониядә
Бүләгеңне тапшырганда тыйнак бул, болайрак дисәң була: «Бәлки, сезгә ошамас та…», «Кечкенә генә булган бүләгемне кабул итсәгезче…» Эреп китәләр инде!
әлегә кайнар ризык ашыйсың килми икән, хуҗабикәгә: «Соңрак ашармын», — димә, ризыкны синең өчен генә җылытып йөрмәс бит инде, әйеме?
 

Кунакта

Япониядә
Дөгене таякчыклар белән ашыйсың икән, шуны онытма: таякчыкларны дөгегә кадап калдырырга ярамый — кешене соңгы юлга озатканда гына «аның өчен» әзерләнгән табакка таякчыкларны  шулай төртеп кую гадәте бар. Таякчыклар белән кешегә дә ишарәләмә!
Берләшкән Гарәп әмирлекләрендә Гадәттә, кул белән ашыйлар. Кунаклар килгәч, чәнечке-кашык та куялар.

Диетада булуың сөйләшү темасына әйләнмәсә дә бик хуп. әйтмә моның турында. Игътибар җәлеп итмичә генә кечерәк порция бирүләрен үтен. Теге яки бу ризыкны яратмавың турында да бөтен өстәлгә җиткерү кирәкми.

Кытайда 
Башта кунакларның иң өлкәненә иеләләр, аннары гына — башкаларына. Шундый ук чиратта чәй ясыйлар. Чәйнекнең борыны кунакларның берсенә дә карамаска тиеш! Әгәр дә карый икән, димәк, ху-җалар ул кешегә ышанмыйлар…

Көнчыгышта
Ризык хөрмәт ителә. Ризык китерелүгә өстәл артындагы сөйләшү әкренләп тына.
Берәр ризыкны мактасаң да була. Ничек әзерләнгәне белән кызыксыну — зур комплимент. әмма хуҗабикә бик теләп җавап бирмәсә, аптыратма, бу аның «үзенеке генә» итәсе килгән ризык булырга мөмкин.

Кытай һәм Кореяда
Ризык кисәкләрен идәнгә төшерү, соусны ялгыш күршеләреңә сиптерү, чапылдап ашау — нормада. өстәлдәге ашъяулык пычранып бетсә, пешекченең башы түбәгә тияр — әзерләгән ризыклары сиңа бик ошаган!!! (Япониядә үзеңне алай тота күрмә.)
Сине төшке аштан соң кофе эчәргә дәштеләр, ди. Онытма: хуҗаларның кичкә үз планнары булырга мөмкин. Кичке аш вакытына табарак, кайтам дип, талпынып кара. Аларга кушылу-ыңны тәкъдим итәләр икән, моны кабул итә аласың. 
Юк икән, саубуллашасың. үпкәли күрмә тагын, бары да дөрес: хәтереңдәме, сине кофега чакырдылар.

Голландиядә
Кунакка чакырганнар икән, димәк, сине бик якын күрәләр! Аден: «Мине дә шулай якын күрделәр — кофе эчәргә чакырдылар. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырганда кичке ашка үз гаиләләре белән генә җыелачак-лары турында нәзакәтле итеп әйтеп куйдылар. Чыгып китәргә мәҗбүр булдым.  Мин шаккаттым, ә алар өчен бу бик гадәти икән…»

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә
Диванда, кәнәфидә утырганда аяк табаныңны күрсәтә күрмә — дошманга әйләнерсең!
Син вазаны төшереп җибәрдең… Хуҗаларга акча тәкъдим итмә. Гафу үтен дә башка ваза алып бирәчәгеңне әйт. (Соңыннан вәгъдәңне онытма тагын!) Бозылган әйберне исә ремонтка дип ал. Хуҗаларның «юк-юк!» диюләренә карама.

Төркиядә
Чәй эчәргә тәкъдим итәләр икән, дөрестән дә, чәй алып килерләр. Кечкенә генә чынаякта. Кайвакытта янында печенье дә булыр-га мөмкин. «Миңа ачык чәй», — дип әйтмәсәң, куп-куе чәй эчәрсең. (Берсен эчеп бетергәч, олы хөрмәт йөзеннән, тагын берне алып килерләр.)
Телевизорга ябышма: кунак икәнсең, аралашырга кирәк. әгәр дә инде бик кызык тапшыру көтелсә, моның турында бер тапкыр гына әйтеп кара, хуҗаларда бу кызыксыну тудырмаса, әлеге тапшыру турында оныт. Карарга ризалашкан очракта, башкалар кызыксынып караганда, тапшыруның сине ялыктыруы турында чаң сугу урынсыз…
 

Куна калу

Куна калу планнары белән дусларыңа килү ярый торган эш түгел. (Дустың  бик якын булып, ул сиңа ахирәткәчә андый рөхсәт биреп куйган булса гына ярый.) Башка шәһәрдәге танышларыңның өенә куну уе белән килгәнсең икән, ул мәсьәләне шунда ук сөйләшеп хәл итегез.

Грузиядә
Кунакларны бик яраталар. Элек төнлә берәр авыл аша узып барганда, теләсә кайсы ишекне кагарга мөмкин булган. Хәзер алай ук түгел…
Гомумән, алдан шылтыратмыйча, рөхсәт алмыйча, кешенең өенә килергә ярамый. Алай да, бик мөһим эш чыгып, килүең турында әйтә алмагансың икән, кыс-ка итеп кенә гафу үтен, сүзеңне дә кыска тот. Тагын бер тапкыр гафу үтен дә кит. (Хуҗаларның елмаюларына алданма — алар нишләсен инде?) өстәл янына чакыруны кабул итмә — ризык өйдәгеләргә генә әзерләнгән булуы мөмкин.


Китүнең дә рәте бар

Кинәт кенә бик мөһим эшең бар икәнен искә төшердең, ди. Хуҗалар белән саубуллашканда китүеңнең сәбәбен аңлат. (Башта сөйләш, аннары гына киен!) Кунаклар бик күп булса, хуҗалар белән генә хушлашырга да ярый. Бу «инглизчә китү» була!

Англиядә
Саубуллашмыйча гына юк булу — «французча китү» дип атала.

Бөекбритания, АКШ, Италия, Франциядә
Кунакка барып кайтканнан соң, тагын бер тапкыр рәхмәт сүзләре әйтер өчен хуҗаларга шылтыраталар.
Соңгысы бик матур гадәт бит — үзебезгә дә кертәбезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар