Хоккей хакында

Хатын-кызлар спорты бүген гадәти хәл. Әмма бу мәйданда урын яулау җиңел булмаган – озак вакыт хатын-кыз спортның үзе сайлаган төрләре белән түгел, ә бәлки рөхсәт ителгәннәре белән генә шөгыльләнә алган. Хатын-кызларның җәмгыятьтәге урыны төрлечә булган кебек, аларның спортка керү процессы да төрле илләрдә тигез бармаган. Бүген инде үсеп килүче илләрдә дә меңнәрчә кызлар спортның төрле төрләре белән шөгыльләнә. Ләкин бу – спортка мәхәббәт дигән сүз түгел, ә кияүгә уңышлырак чыгу өчен спорт ачкан мөмкинлекләрне күз алдында тоту гына: физик күнегүләр белән мавыккан кызлар сәламәт, матур, сылу гәүдәле була. Гаиләле булуга, хатын-кызлар спортны ташлый.
Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң колониаль бәйлелектән котылган Африка илләрендә дә спортка тартылу күзәтелә. Әмма ирләр катнашкан спорт төрләре белән хатын-кызлар күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган. Моңарчы алар бию, музыка һәм төрле уеннар белән генә шөгыльләнә алган.
Ирак хөкүмәте 1958 елга кадәр хатын-кызларга халыкара ярышларда катнашуны тыйган. Иранда, гомумән, хатын-кызларга физик күнегүләр белән янында ире булганда гына шөгыльләнергә рөхсәт ителгән.
XX гасыр ахырында спорт мәсьәләләре белән шөгыльләнүче дәүләт оешмаларында хатын-кызның статусы бермә-бер үсә. Алар халыкара спорт берләшмәләрендә дә күбрәк катнаша башлый. 1981 елдан 1987 елгача Халыкара олимпия комитеты составына җиде хатын-кыз кертелә.
XX гасырда япон хатын-кызларының да спортка мөнәсәбәте үзгәрә. Моның сәбәбе – Япониядә Олимпия уеннары узуы. Чирәм хоккее белән хатын-кызлар Беренче бөтендөнья сугышына кадәр үк шөгыльләнгән. 1927 елда Англиядә «Хатын-кызлар хоккей клубының халыкара федерациясе» дип аталган халыкара спорт оешмасы барлыкка килә. Ишкәк ишү спорты да нәкъ шул чорларда колач җәя. 1914 елны АКШ, Канада, Бөекбритания, Франция, Швеция һәм Германиядә Милли федерацияләр оештырыла. Спортның бу төре буенча ярышлар беренче мәртәбә 1925 елда узса да, хатын-кызлар уеннарга бары 1948 елда – XIV Олимпиада вакытында гына кертелә.
Хатын-кызлар арасында шайбалы хоккей уены беренче тапкыр 1892 елда уза.
фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
Соңгы комментарийлар
-
25 май 2022 - 12:23Без имениМэчет юк иде диеп, язучыга бэйлэнергэ кирэкми, документ тутырмаган ла, ул! Бер ялгыз апа-эби йортында жыелып намаз укыйлар иде, анда йоруче бабайлар да байтак иде. Олылардан ишетеп белэбез Талип бабай турында. Булдырасын, Фагилэ!«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 май 2022 - 23:21Без имениУзен язасын гел ирём бн кинэшлэшэм дип, узен Кэйна Сузен тынлыйсын, монда анлашылмый, ыганыч баксов синаКайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
24 май 2022 - 20:41Без имениБарлык кызларны да бер калыпка салмагыз әле. Егетләрнең кузләре шундый җилбәзәк кызларга төшә дә, аннан соң барлык кызларны гаепли башлыйлар. Шәhәрдән кайткан кызны озатмаса, авылда уңган, акыллы кызлар беткәндер. Озаткан егеткә сантый дип әйтерлек кыз бик төпле тугел икәне билгеле инде. Дөрес, кызларның да сайлау хокукы бар. Тик акыллы кыз моны мөмкин кадәр упкәләтмичәрәк эшлиЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 18:05Без имениМолодец! Уч итеп, тырышып кеше булган. Кемдер уч итеп эчэргэ сабышып, юлдан язык идеЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 10:32Без имениБэясен белмим эни, апа, эби булэк итте диегез.Шл вакытта кайнанагыз яна кулмэкне чыгым тугел, керем итеп кабул итэр бэлкем.Кайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.