Логотип
Гаилә

Хатын-кызның гаиләне таркатучы биш хатасы

Мәхәббәтнең күзе сукыр, диләр. Чынлап та, гашыйк булсаң, кешенең кимчелекләрен күрмисең. Аннары... көннәрдән беркөнне күзләр ачылып китә дә, мин ничек бу кешене ярата алдым икән, дип шаккатасың. Нишләргә? Аерылышыргамы? Дөньяда идеаль кешеләр бармы? 

Мәхәббәтнең күзе сукыр, диләр. Чынлап та, гашыйк булсаң, кешенең кимчелекләрен күрмисең. Аннары... көннәрдән бер көнне күзләр ачылып китә дә, мин ничек бу кешене ярата алдым икән, дип шаккатасың. Нишләргә? Аерылышыргамы? Дөньяда идеаль кешеләр бармы? 
Бәхетле гаилә кору өчен үз өстеңдә армый-талмый эшләргә кирәклеген искәртә психологлар. Безнең беребез дә хаталардан хали түгел. Ләкин хаталар аркасында гаилә җимерелергә дә мөмкин. Хатын-кызларга бәхетле гаилә кору өчен комачаулаучы биш хатаны атап китәсебез килә.

Туктаусыз гаепләү һәм акыл өйрәтү
Тормышта нәрсәдер килеп чыкмаса, күбебез ир-атларны гаепләргә керешә. «Әйттем бит мин сиңа!» «Мине тыңларга кирәк иде!» – ише җөмләләр теләсә кайсы ирнең сабырлыгын сындырачак. Үзен гаепләп тору кемгә ошый? «Шулай итәргә кирәк иде, болай итәсе иде...» – дип ирегезнең колак итен ашаганчы, аның урынына үзегезне куеп карагыз. Ә ул сезнең урында булып, сезгә акыл сатсын. Йә, күңеллеме? Мондый лекцияләр күпкә китсә, ирегез бармакка бармак та сукмый башларга мөмкин.

Бер чиктән икенчесенә ташлану
Хатын-кызларны шартлы рәвештә ике төркемгә аерырга мөмкин. Беренче төркемгә керүчеләр – ирләренә буйсынып, алар кушканча гына яшәүчеләр, аның һәр теләген үтәргә әзер булучылар. Икенчеләре – гаиләдә лидерлар, ирләренә ничек эшләргә кирәген, нәрсә эшләргә кирәген күрсәтеп, бөтен эшенә тыкшынып торучылар. Беренче очракта да, икенчесендә дә проблемалар озак көттермәс. Иртәме-соңмы, ирнең бөтен теләген карусыз үтәп торган хатын-кыз туйдырачак, әнисе урынына кайгыртучы хатыннан да качарга җай эзли башлаячак. Әгәр дә хатын-кыз иң беренче чиратта үзе турында уйлап, үз теләкләрен үтәп яшәсә, шатлыкны ир кешедән көтмәсә, үзенә-үзе шатлыклар булдырса, мондыйларга ирләр магнит шикелле тартыла. Бәхетле хатын-кызның уңай энергиясе җәлеп итә аларны. 

Ир-атны тыңламау
Сер түгел, күпчелек ирләр аз сүзле. Алар өйдә эш турында, планнары турында сөйләми дә сөйләми инде, хисләрен дә белдерергә атлыгып тормыйлар. Хатыны белән бергә яши икән, яратуы үзеннән-үзе аңлашыла бит инде дип уйлый алар. Бу – аз сүзле ир-атларның стандарт фикере. Ләкин бөтен очракта да алар сөйләшергә яратмаган өчен түгел, ә хатыннары аларны тыңламаган өчен аз сүзлегә әйләнә. Барыбер тыңламый, ник сөйләргә? Ирегезне тыңларга өйрәнегез! 

Гаепләү һәм җәзалау
Кайбер гаиләләрдә хатын-кызның тырышлыгы белән ирләр «гаепле мәчеләргә» әйләнә. Әгәр дә ирегезне гел гаепләп, акча азлыкта, фатир кечкенәлектә битәрләп торсагыз, тагын да начаррагы – сезнең фикерегезчә ярамаган ниндидер эшләре өчен аны җәзаласагыз (ашарга пешермичә, аерым йоклап, дусларына караңгы чырай күрсәтеп...), эшләр тагын да яманрак рәвеш алачак. Ирегезгә ачуыгыз килгән икән, ни өчен икәнен әйтегез. Ул бит багучы түгел, сезнең ни өчен үпкәләгәнне кайдан белсен. Ирегезгә таянасыгыз килгәнне, аннан яклау көткәнегезне белдерегез. Ирләр үзләренең кирәклеген тоеп яшәргә тиеш. Бу аларга җаваплылык хисе йөкли. 

Бәхетне бәяли белмәү
Безнең күп проблемалар балачактан. Әгәр дә кыз баланы әти-әнисе бәхетен тоя белергә өйрәтеп үстермәсә, зур үскәч кенә ул аны тоярга өйрәнә алмаячак. Хатын-кызларның күбесе бәхетне ир-егеттән эзли һәм таба алмый. Бәлки... бәхетле булуын абайламый. Без бәхетне ниндидер бер зур әйбер – яңа, биек йорт, акчалы, уңышлы эш... дип уйларга күнеккән. Ә бәхет бит ул тормыштагы гап-гади әйберләр – идәндә тәгәрәп уйнаган балалар, ирең белән кара-каршы утырып эчелгән тәмле чәй, җылы өй... Әгәр дә менә шуларны бәяләргә өйрәнсәгез, бәхетнең ни булуын бик тиз беләчәксез. 

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин кияүгә чыкканда, минем остазым миңә бик акыллы киңәш бирде: дөнья булгач, төрле чак була, беркем дә гел сөешеп тормый. Ни генә булмасын, син иреңә ашарга пешерергә, аның белән йокларга тиешсең диде. Мин гомер буе шул киңәшне тотып яшәдем, һәм остазыма бик рәхмәтлемен!

    Хәзер укыйлар