Логотип
Бакча

Карыш буйлы, кат-кат тунлы

Апрель ае – кәбестә орлыкларын чәчү өчен иң яхшы вакыт. Дөрес, иртә өлгерешле кәбестәне март ахырларында ук чәчсәң әйбәтрәк. Ә менә соң өлгерешле һәм башка сорт кәбестәләрне апрельдә чәчәргә кирәк.

Апрель ае – кәбестә орлыкларын чәчү өчен иң яхшы вакыт. Дөрес, иртә өлгерешле кәбестәне март ахырларында ук чәчсәң әйбәтрәк. Ә менә соң өлгерешле һәм башка сорт кәбестәләрне апрельдә чәчәргә кирәк.

Бакчага чыгарып утыртканда яхшы уҗымның инде 5-6 яфрагы булырга тиеш. Бу – 6-7 атналык уҗым дигән сүз. 2-3 яфраклы уҗымны да утыртырга мөмкин. Ул да яхшы үсеп китә. Май салкыннары кәбестәгә куркыныч түгел. Тик бу чәчәк кәбестәгә, савой һәм брюссель кәбестәсенә кагылмый, алар салкынга тиз бирешә.

Кәбестә уҗымын тәрәзә төбендә үстерүе бик кыен. Кысан җирдә еш кына аның сабагы черүчән була («черная ножка дигән авыру). Бу чирне булдырмас өчен, кәбестә уҗымын артык куе чәчмәскә, күләгәләмәскә тырышырга кирәк. Черек чире салкын һәм артык дымлы туфракта тарала. Уҗымнар тишелеп чыгып, беренче чын яфрак чыкканчыга кадәр, кәбестәгә бөтенләй дә су сипмәскә кирәк.

Сәламәт, нык уҗым алу өчен кәбестәне бакчаның кояшлы, җилдән ышык бер җирендә пленка астына чәчеп үстерү отышлырак. Апрельнең унбишләрендә чәчсәң дә, өлгерәсең әле. Тик шунысы бар, кәбестә уҗымын әвернә канатлы теләләр бик ярата. Алардан саклану өчен уҗым өстенә әледән-әле агач көле бөркергә кирәк. Беренче чын яфрак чыгаргач, уҗымны иркенрәк итеп күчереп утырталар. Үсемлекләр арасы 5 см чамасы булсын.

Даими җиргә кәбестәне болытлы көнне яки кичке якта күчерәләр. Алдан-алы уҗымга әйбәтләп су сибәләр. Һәр үсемлекне кечкенә көрәк белән аерым-аерым алып, берәр подноска куя баралар.
Уҗымнарны кечкенә чокырларга утырталар. Рәт аралары 50-60 см, рәттәге үсемлекләрнең арасы шулай ук 50-60 см булсын (чәчәк кәбестәгә үсемлекләр арасы 30 см булса да җитә). Уҗымнарны утыртып чыккач, сеңдереп җылымса су сибәләр һәм коры туфрак, черемә белән мүлчәлиләр. Күмгән вакытта үсенте бөгелеп калмасын. Кәбестәнең яфраклар арасындагы үсү ноктасы да туфрак белән күмелеп калырга тиеш түгел.

Тамыр ныгытканчы, кәбестәне төпсез чиләк белән каплап куйсаң яхшы. Бетләрдән, теләләрдән саклау өчен, өстеннән көл бөркергә дә онытмагыз.

Киләчәктә кәбестәне корткычлардан саклау чаралары турында да сөйләшербез.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар