Былтыр әлеге фестивальдә барлыгы 10 ресторан катнашып, шәһәрлеләргә, килгән кунакларга үз ризыкларын тәкъдим итсә, быел исә “Тәмле Казан”да катнашачак аш-су рестораннары 30га җиткән. Алар өчен Кабан күле яр буенда, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани урамнарында ачык һавада махсус 10 йорт корылган. Нәкъ менә биредә милли ризыклардан авыз итеп булачак.
Шунысы да бар: оештыручылар төп игътибарны татар милли аш-суларына бирергә җыена. Чөнки Идел буе федераль округында Татарстан – үз милли ризыклары белән мактана алган сирәк төбәкләренең берсе. Ләкин татар аш-сулары белән генә чикләнмәячәкләр. Биредә шулай ук грузин, көнчыгыш, Европа кухнясының йөзе булган ризыклардан да авыз итеп булачак. Әлбәттә, фестивальдә катнашу бушлай булса да, ризыкларны татып карау – түләүле.
- Фестивальдә без берничә көн дәвамында татар милли ашларын татарстанлыларга, туристларга яңа яктан ачарга җыенабыз. Әгәр былтыр беренче «Тәмле Казан» фестивале май бәйрәмнәре вакытында үткәрелсә, быел без аны бернинди бәйрәмгә, бернинди чараларга да бәйләп үткәрмәскә булдык, – ди Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова.
Казанның һәм Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясенең идарә итү рәисе Зөфәр Гаязов исә Казан Россиянең спорт башкаласы булуы белән беррәттән, мәдәни, кулинар башкаласына әверелелүен тели. Фестиваль дәвамында милли ризыкларның бәясенә дә игътибар итәчәкләр. Күчмә рестораннар тәкъдим иткән аш-суга бәя гадәттәгедән бераз арзанрак булырга тиеш.
Чараны оештыручылар бирегә бөтен гаилә белән килергә тәкъдим итә. Чөнки балалар өчен махсус мәйданчыклар да булачак. Мәдәни программа дәвамында “Казан” бию ансамбле, татар классик җырчылары, альтернатив музыканы башкаручылар һәм башка милләт вәкилләре чыгыш ясаячак.
Шулай ук биредә өчпочмаклар шоуы, үрдәк ите белән борай боткасы, азоттан ясалган туңдырмадан да авыз итеп булачак. Вегетарианнар өчен дөрес туклану буенча мастер-класслар узачак. Ә пәрәмәчне тамашачылар алдында ук пешереп, аларны татар милли ризыгы белән сыйлаячаклар.
Шунысы да бар: “Тәмле Казан”да иң тәмле ризыклар өчен тавыш та биреп булачак. Чарада “Иң яхшы милли ризык”, “Иң тәмле ризык” һәм башка номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Тавыш бирү өчен махсус кәгазьләр таратыла, нәкъ менә аларда үзегезгә ошаган ризыклар өчен тавыш биреп, махсус тартмага салырга кирәк булачак.
Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге – рекордлы ризык әзерләү. Әгәр былтыр иң зур өчпочмак әзерләсәләр, быел иң озын кош теле пешерәчәкләр. Бу чара “Туган авылым” ресторанында 13 июль көнне 13.00 сәгатьтә узачак. Биредә рекордлы кош теленнән авыз итеп тә булачак. Фестивальне ачу тантанасы 8 июль көнне 17.00 сәгатьтә була.
http://intertat.ru/tt
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә кая барырга?

“Тәмле Казан”да иң озын кош теле белән шаккатырачаклар!
Аңа өстәп, өчпочмаклар шоуы, азоттан ясалган туңдырма, талкыш кәләвә, пәрәмәч пешерү мастер-классы һәм әллә никадәр чара көтелә. 8-10 июль көннәрендә Кабан күле яры буенда узачак “Тәмле Казан” II аш-су фестивалендә боларның барысын да татып карап булачак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.