Логотип
Мөнәсәбәтләр

Гаджетка чумдыгызмы?

Рафаэль ШӘВӘЛИЕВ, Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы
Бүген тормышны гаджетлардан башка күз алдына да китереп булмый – моны барыбыз да аңлыйбыз. Электрон җиһазларның организмга, бигрәк тә бала организмына зыянлы икәнлеген дә беләбез. Идеаль җәмгыятьтә яшәсәк, 8 яше тулмаган балага бернинди гаджет та бирмәс идек. Тик мондый тормыш хыялда гына шул...
 
Әти-әнисендә, иптәшләрендә, телевизордагы геройлар кулында төрледән-төрле гаджет күреп үскән бала көннәрдән бер көнне үзе дә бу «уенчык»ны сорый. Бөтенләй бирми кала алмасак та, без баланы гаджетны куллану вакытын дөрес итеп билгеләргә өйрәтә алабыз. Башта электрон җиһазларның нинди зыяны барлыгын ачыклап китик.
 
Гаджетлар электромагнит нурланыш тарата. Ул нурланыш беренче чиратта баланың үзәк нерв системасын ярсыта. Нәтиҗәдә, бала кызып китүчәнгә әйләнә, игътибары кими, хәтере начарая, йокысы бозыла.
 
Гаджет тотып, кәкрәеп-бөкрәеп утырган баланың гәүдә төзелеше үзгәрә, умыртка баганасы кәкрәя. Гәүдәнең табигый хәле бозылса, бөтен организмга – нерв һәм йөрәк-кан тамыры системаларына, эчке органнарга да зыян килә.
Гаджетка «чумып» утырган бала вакытында ашамый. Ул, гомумән, ашау турында оныта яки гаджетта уйный-уйный ашый. Ашказаны-эчәк авырулары әллә кайдан түгел, дөрес итеп һәм вакытында тукланмаганнан килеп чыга да инде.
 
Психологлар аңлаешлы сөйләме барлыкка килгәнче, ягъни 3 яше тулганчы балага гаджет бирми торырга куша. Беренчедән, 3 яшькә кадәр үк гаджет белән уйнап үскән баланың сөйләм үсешендә тоткарлыклар күзәтелә. Икенчедән, бармак очлары сизгерлеге чикләнгән була. Телефонда ике бармак белән генә уйнап утырган баланың баш миендә бик аз зоналар гына «эшли», шул рәвешле баш мие бөтенләй ялкаулыкка чыга. Өченчедән, сөйләшә башлаганчы ук гаджетка «кереп киткән» баланың сизү органнары дөрес итеп эшләргә өйрәнми кала.
 
Бәйлелек барлыкка килмәсен өчен нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, гаиләдә әхлакый кыйммәтләр дөрес куелган булса, әти-әни эштән кайткач, гаджетка чумып утыруны түгел, бала белән сөйләшү, бергәләп уйнау, урамда йөрүне сайласа, моны күреп үскән балада да гаджетка дөрес караш формалаша.
 
Икенчедән, һәр кешенеке кебек үк, баланың да көндәлек ихтыяҗлары була. Шул ихтыяҗларын канәгатьләндерсә – ул бәхетле, аңа бернинди гаджет та кирәкми. Әйтик, 4 яшьлек баланың кадак кагып карыйсы килә, ди. Әни кеше нишли? «Юк, юк, хәзер бармагыңа сугасың, аягыңа төшерәсең», – дип, чүкечне тартып ала. Моны эшләмә, тегене эшләмә, дип тукып тора. Шуннан бала гаджетка үрелә – әһә, монда тынычлап уйнарга була, әни кысылмый. Бу тормышта канәгатьләндерә алмаган ихтыяҗларын бала шул рәвешле уенда канәгатьләндерә башлый. 
 

БАЛАНЫ ГАДЖЕТКА БӘЙЛЕЛЕКТӘН НИЧЕК КОТКАРЫРГА

Әгәр:
– бала элеккеге кызыксынуларын оныта;
– дәресләрен карамый башлый;
– үз эченә йомыла;
– йокысы һәм ашау режимы бозыла;
– сезнең белән тау шуарга барасы урында, гаджетына «чумып» утыра икән, чаң кага башларга кирәк. Балада бәйлелек барлыкка килгән.

Мондый очракта баланың планшетын тартып алырга, интернетны өздерергә ЯРАМЫЙ! Бәйлелек барлыкка килгән баладан гаджетын тартып алсаң, анда стресс була да була инде. Гаджетны бала әлегә кызыксына торган әйберләр белән әкренләп «алыштыра» барырга кирәк. Мәсәлән, «әйдә, син планшетыңда биш минутка азрак утырасың һәм без синең белән паркка барып кайтабыз», «әйдә, бүген планшетта утырасы урында бергәләп кинога барабыз» дигән тәкъдимнәр ясарга була. Әгәр бала сезнең тәкъдимне кабул итә икән, димәк, сез баланың гаджетка бәйлелеген үзегез дә җиңә алачаксыз. Тик, әгәр бала сезнең тәкъдимнәргә игътибар итми, һаман да гаджетына «чумып» утыра икән, бу очракта кичекмәстән педиатр, невролог һәм психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаджет дөньясына кереп киткән баланы «кире кайтару» өчен озак вакытка сузылган психотерапия курсы үтәргә туры киләчәк. Күпчелек очракта психотерапия курсы балага гына түгел, бөтен гаиләгә кирәк була, чөнки, баланы дәвалау өчен, гаиләдә формалашкан гадәтләрне алыштырырга да әзер булырга кирәк.
 

ГАДЖЕТЛАРНЫ КУЛЛАНУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

– смартфонны колакка 5 сантиметрдан да якын тотмаска;
– кечкенә бала янында смартфонны кулланмаганда «Самолетта» дигән режимга көйләргә, ә планшетларны бөтенләй сүндереп куярга;
– бер генә гаджетны да йокларга ятканда мендәр астына салып ятмаска һәм, гомумән, баш янында тотмаска;
– баланың күз карашы гаджет экранына өстән аска төшәргә тиеш (яткан килеш карарга ярамый);
– экран күздән 30-40 сантиметр ераклыкта булырга тиеш;
– транспортта барганда балага планшет бирү киңәш ителми, чөнки транспорт хәрәкәтләнгәндә планшеттагы сурәтне карау күзләргә көчәнеш китерә, күзләр арый.
 
Гаджетны куллану вакытын мәктәпкәчә яшьтәге балаларга – көнгә 15 минут, урта мәктәп балаларына – 30-60 минут, югары сыйныф укучыларына 90 минуттан да арттырмаска киңәш ителә.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар