Логотип
Белмәсәң бел

Футболны кем уйлап тапкан?

Футбол буенча Дөнья чемпионаты башланырга санаулы көннәр калып бара. Шул уңайдан без футбол айлыгы игълан итәргә булдык! Укучыларыбызны футбол яңалыклары, әлеге спорт турында кызыклы мәгълүматлар һәм фактлар белән таныштырып барачакбыз!

FIFA-2018

Футбол буенча Дөнья чемпионаты башланырга санаулы көннәр калып бара. Шул уңайдан без футбол айлыгы игълан итәргә булдык! Укучыларыбызны футбол яңалыклары, әлеге спорт турында кызыклы мәгълүматлар һәм фактлар белән таныштырып барачакбыз!

Футбол кайчан килеп чыккан соң? Бу хакта төрле фикерләр йөри. Футболны үзенеке итәргә теләүче халыклар да шактый. Ләкин бик борынгы заманнарда ук футболга охшаш туплы уен булган инде.
Майя кабиләсе (600-1000 еллар) елларында эшләнгән керамика калдыкларында туп белән уйнаучы уенчылар сурәтләнгән. Уен тлачтли дип аталган. Майя халкы каучук эшли белгән, тупны шуннан ясаганнар. Баштагы вакытта тупны сыек матдәне катырып эшләгәннәр, шуңа күрә тупка яланаяк яки баш белән бәрү бөтенләй мөмкин булмаган. Җилкә, бот һәм тубыклар ярдәмендә уйнаганнар. Уен мәйданы икегә бүленгән булган (ике команда өчен). Уенның максаты – тупны җиргә төшермичә мөмкин кадәр озаграк һавада тоту һәм каршы команданың вертикаль рәвештә урнашкан боҗра формасындагы капкасына кертү.

Мексикада 1500 елгы уен мәйданнары табылган.
Безнең көннәргә кадәр сакланып калган иң борынгы туп – безнең эрага кадәр 2000 нче елда Мисырда эшләнгән туп. Ул агач һәм күннән эшләнгән, хәтта папирус та кушылган булган.
Безнең эрага кадәр III гасырда язылган борынгы кытай һәм япон манускриптларында футболга охшаш уен тасвирланган. Уен барышын император да күзәтә торган булган.

Борынгы Грециядә һәм Римда туплы уен белем алуның бер өлеше саналган, ирләр дә, хатын-кызлар да уйнаган.

Ә бүген без белә торган футбол XIX гасырда британиялеләр тарафыннан уйлап табылган.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар