Логотип
Мөнәсәбәтләр

Җен-пәриләр юк дисәләр

Беренче вакыйга
Узган заманнарда көн күрү үтә авыр була.
Тик кыш уртасында өеңне җылытырлык утын булмаудан да кыен хәл бармы икән? Безнекеләрнең дә утыны бетә шулай. Каенатай үтә гайрәтле, тәвәккәл кеше була. Көч-куәтең ташып торганда нигә аптырап торырга? Урманы да кул сузымы гына җирдә, өстеңә аварга тора. Балта-пычкысын алып, башкорт ягы урманына китә. Үзе белән унике яшьлек улын да ияртә. Юлга төнлә чыгалар болар, чөнки урман тыюлы, көндез барып ботак та сындыра алмыйсың. Алай-болай каравылчыга юлыксаң, рәхим-шәфкать көтәрмен димә!
Кышкы ай яктысында кара урман аларны шомлы тынлык белән каршылый. Чана табанының серле шыгырдавыннан гайре башка тавыш-тын ишетелми.

Каенатай иң төз каенны сайлый да, урманны яңгыратып, агачны пычкы белән кисеп тә аудара, турап та ташлый. Икәүләшеп утынны чанага төяп куялар. Аннан кайтыр юлга кузгалалар. “Харрас тавын исән-сау төшсәк, иншалла, бәла-казасыз кайтып җитәрбез’, —ди каенатай улына.

Ата кеше юкка гына әйтмәгән икән бу сүзләрне.
Тау башына җитәрөк сызгырган төсле ниндидер шомлы җил исеп куя. Һәм хайван җай гына теркелдәп барган җиреннән кинәт шып туктый, пошкырына башлый. Куып та карыйлар атны, чыбыркылыйлар да, йөкне үзләре кузгатмакчы да булалар. Әмма юкка! Ат мәхлук күпме генә көчәнсә дә, чана һичничек урыныннан кузгалмый. Хайван шабыр тиргә бата, үзе һаман нидер сизенгәндәй яман итеп пошкыра. Күпме генә тырышып карасалар да, әйләнә-тирәдә ат булып атны куркытырлык җан иясе күрмиләр.

Берәр сәгать шулай азаплангач, ата кеше башта белгән догаларын укый, аннан чыбыркысын шартлатып, алагаем сүгенергә тотына. Шунда ат кинәт алга ыргылып, урыныннан кузгала. Бар хәленә чабып таудан төшеп китә, чана чак әйләнми кала. Каенатай белән улы артларына борылып карасалар, ут шарларының тәгәрәп урманга кереп китүләрен күреп хәйран калалар.

Ата белән ул исән кайтып җитүләренә бик сөенәләр. Харрас тавында мондый хәл башка кешеләр белән дә булгалый икән. Тик аның серенә бүгенгәчә төшенә алучы гына юк.

Икенче вакыйга
Кызым берничә ел Бөгелмә стоматология поликлиникасында эшләде. Көзләрен аларны Исаково дигән урыс авылына колхозга булышырга җибәрәләр иде. Көнозын эшләп арган кызым, тәвәккәлләп, кичен чишмә буена юынырга төшкән. Челтерәп аккан чишмә буендагы бөдрә таллар әкрен генә лепердәшәләр икән. Каршыдагы биек тау менә ишеләм, менә ишеләм дип тора. Кызымның табигатьнең шушы илаһи хозурлыгыннан һич тә аерыласы килмәгән. Йөри торгач, ниндидер шикле авазлар ишетелгәндәй була, тау күләгәсеннән ниндидер сәер шәүләләр үтә. Кулына чәчәк бәйләме тоткан бер хатын-кыз гәүдәсен дә шәйли ул. Арган кыз баскан җирендә йокымсырап киткәндәй була. Шулчак аның колагына кемдер: “Үскәнем, бу тирәдә күп чуалма, алмашынуың бар’, — дип пышылдый. Сискәнеп күзләрен ача кызым, әмма тирә-юнендә берәүне дә күрми.

Менә шушы кичтән соң кызым галлюцинация белән авырый башлады. Зәхмәт кагылуы әллә, чыннан да, дөрес булды?

Өченче вакыйга
Мин табигатькә гашыйк. Ык аръягындагы бөтен сукмакларны, җиләк-җимеш үскән урыннарны яхшы беләм. Теләсә кайсы ешлыктан ашашмыйча чыгам. Әмма инде кырык ураган бер серле урыннан һәрвакыттиз генә ычкына алмыйм. Усман төбәгендәге ул җир саташтыра торган бугай. Кара бөрлегәне да, баланы да ишелеп уңа анда.  Савытымны бик тиз тутырып кайтырга чыгам. Әмма әйләнеп-тугланып йөрим дә, кабат берүк урынга килеп басам. Бу сәер хәл җиде тапкыр кабатлана. Әле ярый Ык ерак түгел. Ык ярына төшәм дә, әйләнгеч юлдан кайтам.

Ничә барсам да, шул урыннан китә алмый аптырыйм. Нинди көч тота анда мине, аңламыйм.

фото: https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    МОСЛИМ ЫК БУЕНДА , ИСКЕ АВЫЛ ЭРЭМЭСЕНДЭ ДЭ БАР УЛ ЧЫГАЛМЫЙ ТОРГАН, УРАУГЫЧ УРЫН,

    Хәзер укыйлар