Бәйләү серләре

Бәйләнгән әйберләр, гадәт­тә, модадан чыкмыйлар, кире­сенчә, алар безнең көндәлек тормышыбызда елдан-ел күб­рәк урын ала бара. Җылы, йомшак свитер, күлмәк, итәк, башлык, бияләй үзенең матур­лыгы, уңайлылыгы өстенә, бәй­ләүчегә эстетик ләззәт бирүе белән дә куандыра, чөнки бәй­ләү кеше өчен ял итүнең бик файдалы бер ысулы да. Безнең әни-әбиләребез кышкы озын кичләрдә аулак өйгә җыелы­шып бәйләм бәйләгәннәр. Шунда берсеннән-берсе ма­туррак, катлаулырак бизәкләр уйлап тапканнар. Осталыкла­рын шунда ук бөтерелеп йөр­гән яшь-җилкенчәк белән те­ләп уртаклашканнар. Аулак өйләр үзенә күрә кул эше — тегү, чигү, бәйләү мәктәбе бу­лып торган. Аулак өйләр зама­ны үтте хәзер. Әмма үзең те­ләгән үрнәкләр буенча бәйлән­гән киемне һәркайсыбызның киясе килә. Шуңа күрә без күп санлы укучыларыбызның үтенечен искә алып, журнал аша бәйләргә өйрәнергә теләү­челәргә ярдәм итәргә булдык. Әйдәгез, рәхим итеп, эшкә то­тыныйк.






НИЧЕК БАШЛАРГА?
Иң элек күзләр җыярга һәм кайбер төп атамаларны аера белергә өйрәнербез. Инәне күзгә кертү, өстәмә күз алу, күз җыю, бәйләп һәм бәйләми күз алуны төшенгәч сезнең бе­лән кофта, пуловер, күлмәк, костюм, башлык, шарф һәм башка әйберләрне бәйләп ка­рарбыз.




ЭЛМӘК
Элмәк бәйләмнең төп эле­менты санала. Ул ике инә яр­дәмендә ясала. Бәйләмдә күз җыю бик әһәмиятле урын алып тора. Чөнки ул бәйләмнең бе­ренче рәтен тәшкил итә. Ә бәй­ләү — күзләрне бергә тоташ­тырып бәйләү, бер күздән бер­ничә күз алу яисә күзне бәйлә­ми генә икенче инәгә күчерү дигән сүз.



КҮЗ ЖЫЮ
Моның берничэ'ысулы бар. Без берсенә генә тукталып ки- тербез. Үзегезгә кирәк күзләр санына җитәрлек итеп йомгак­тан җеп сүтегез. 100 күзгә, мәсәлән, уртача калынлыктагы 75 см озынлыктагы җеп ки­рәк. Әгәр башлам ныграк бул­сын дисәгез, җепне ике катлап та алырга мөмкин. Җепне сул кулның чәнчә һәм исемсез бар­маклары арасына кыстырыгыз.. Аннары атсыз һәм урта бар­маклар турысына куеп имән бармак артына чыгарыгыз, баш бармакка чорнагыз да имән һәм урта бармак арасын­нан кул аркасына таба җибә­регез. Элмәк шулай ясала. Хә­зер элмәккә астан ике инәне дә кертегез (1 нче рәсем). Уң кулыгыздагы инәне имән бар­макка чорналган җеп өстенә куеп, шул бармак янындагы элмәккә уч төбенә таба өстән тыгып, җепне эләктерегез, ан­нары баш бармак янында бар­лыкка килгән элмәк аша тар­тып чыгарыгыз (2 нче рәсем).
Хәзер баш бармактагы эл­мәкне ычкындырыгыз, ә инәдә- гесен бераз тартыгыз. Шулай итеп, беренче күз барлыкка килде, инде сез шул ук юл белән күп итеп башка күзләр дә бәйли аласыз (3, 4, 5, 6, 7 нче рәсемнәр).




УҢ КҮЗ
Беренче рәт бәйләнде, дип исәплик. Хәзер бәйләмнең төп өлешенә күчик. Бәйләгәндә иң еш кулланылганы — күзне уң­нан чалып алу (8 нче рәсем).
Хәзер күзләр җыелган инә­не сул кулыгызның урта һәм баш бармагы белән тотыгыз. Ә җепне имән бармак аша тыштан эчкә таба үткәрегез.
Уң кулыгыздагы инәне ал­гы яктан сул инәдәге элмәк­кә кертеп, имән бармактагы җепне эләктерегез дә, уңга та­ба тартыгыз һәм бәйләнгән
күзне сул инәдән ычкындыры­гыз. Башка күзләрне дә шулай бәйләп чыгыгыз.
Сул инәдәге бөтен күзләр­не дә бәйләп уң инәгә күчереп бетергәч, инәләрне алышты­рып, бәйләмнең сул ягын да шулай ук бәйләгез. «Шәл бәй­ләме» — уңнан чалып бәй­ләү — һәр ике яктан да бер төсле башкарыла.




РӘТНЕ БЕТЕРҮ
Әгәр рәт кырыйлары матур булсын дисәгез, ахыргы күзне икенче инәгә бәйләми генә алыгыз. Киләсе рәттә ул берен­че итеп уңнан чалып алына һәм кырый күз дип атала.



ОЕК БӘЙЛӘМЕ
Иң матур һәм иң еш кул­ланыла торган бәйләм (9 нчы рәсем). Шәл бәйләме белән бергә ул бәйләүнең нигезен тәшкил итә, ике рәттән тора.
нче рәт: барлык күзләр­не дә уңнан чалып кына бәйлә­гез. Бәйләмле инәне сул кулы­гызда тотыгыз. Уң кулдагы инәне сул күзгә кертеп, җепне эләктереп алыгыз да уң инә­гә күчерегез.
нче рәт: ул сулдан чалып бәйләнә. Башта кырый күзне уңнан чалып алыгыз, аннары уң инәне сул кулның баш һәм имән бармак арасында тотып, шуның белән имән бармакка уралган җепне чалып уңга таба тартыгыз. Сул инәдәге күзне ычкындырыгыз.




КҮЗЛӘРНЕ БЕТЕРҮ, КИМЕТҮ ҺӘМ ӨСТӘҮ
Соңгы, рәтне бәйләмне дә­вам итәргә җыенгандагы кебек итеп тәмамлагыз. Башта бе­ренче, аннары икенче күзне бәйләгез, икесен дә уң инәгә күчергәч, сул инә белән бер күзне икенчесе аша чыгарыгыз да, бераз тартыгыз. Рәт тәмам­ланганчы шулай бәйләп бары­гыз, соңгы күзәнәк аша өзел­гән җепне чыгарыгыз (10 нчы рәсем).
Күзләрне киметү дә шул ук юл белән эшләнә. Әгәр алар- ны бәйләү барышында киме­тергә кирәк булса, ике күзне бергә алу ысулын кулланырга кирәк. Ул уң якта ике күзне бергә уңнан чалып эшләнә (11 нче рәсем).
Күз өстәү берничә юл бе­лән ясала. Без аның икесенә генә тукталып китәрбез:
Күзәнәк өстәүнең иң киң кулланылган төре — уң­нан чалып бәйләнгәндә ике күз арасында берәр күз өстәү (12 нче рәсем).
Икенче ысул — бер үк күздән җепне ике тапкыр тар­тып алу. Күз уң яктан өстә­лә. Башта инәне күзгә кертеп бәйләгез дә, шул ук күздән тагын бер күз алыгыз. Шулай итеп, бер күздән ике күз бар­лыкка килә (13 нче рәсем).




БӘЙЛӘМНЕҢ КЫРЫЕ ЯИСӘ «РЕЗИНКА»
Резинка бәйләме нык та, шул ук вакытта сузылучан да. Шуңа күрә аны свитер, күлмәк, итәк, кофтаның аскы өлешен, җиң очларын, муен уемын һәм якаларны бәйләгәндә куллана­лар.
«Резинка» берничә төрле бәйләнә. Иң таралганы — күз­ләрнең берсен уңнан, берсен сулдан яисә икене уңнан, ике­не сулдан чалып бәйләү. Бизәк ике рәттән тора:
нче рәт: 1 (2) күзне уң­нан һәм 1 (2) күзне сулдан ча­лып бәйләгез.
нче рәттә киресенчә,
1 (2) күзне сулдан (алдагы рәттәге уң күзгә туры килә),
(2) күзне уңнан (монысына сул күзләр туры килергә тиеш) чалып алалар. 14 нче рәсемдә күзләр бер уңнан, бер сулдан чалып алынган.
Бик еш кына резинканы инглиз бәйләме белән дә бәй­лиләр. Ул гадәти «резинка» ке­бек бәйләнә, ләкин 1 нче һәм
2    нче рәттәге уң.күзләр гадәт­тәгечә инәне алдан кертеп тү­гел, ә арттан кертеп бәйләнә.



ТӨЙМӘ ӨЧЕН ЭЛМӘК
Ул ике төрле эшләнә.
Горизонталь    элмәк (15 —16 нчы рәсемнәр).
рәт: сул яктан кирәк ка­дәр күзне бетереп, бәйләүне дәвам итегез.
рәт: уң якта бетерелгән кадәр санда күз өстәп алыгыз.
Әзер элмәкнең кырын нык булсын өчен җеп белән чор­нап чыгарга да мөмкин.
2.    Вертикаль элмәк (17 нче рәсем).
Элмәк ясыйсы урында бәй­ләмне икегә бүлегез. Башта бер якта элмәк биеклегендә бәйләп менегез, аннары икенче ягын шулай ук бәйләгез, со­ңыннан ике кисәкне дә бер­ләштереп, бәйләүне дәвам ите­гез.
Балалар кофтасы өчен, әй­тик, бик кечкенә элмәк кирәк булганда, бер күзне бәйләгәч өстәмә күз алыгыз, икенче рәт­тә аны бер инәдән икенчесенә бәйләми генә күчерегез.



ӘГӘР КҮЗ ТӨШЕП КАЛСА
Моның белән бигрәк тә башлап бәйләүчеләр интегә. Инде шактый гына бәйләп тә өлгергән булсагыз, нишләргә? Кире сүтәргәме? Бу очракта сезгә ыргак ярдәмгә килер. Тө­шереп калдырган күзне рәсем­дәгечә уң яктан ыргак белән эләктереп алыгыз да, аркылы яткан җепләрнең барысын да бәйләп чыгыгыз. Бәйләп бетер­гәч иң өстәге күзне инәгә кү­черегез (18 нче рәсем).







Алда кулланылган: инәне кертү, өстәмә күз, күз җыю, бәйләү, бәйләми алу һәм башка сүзләр белән бергә без еш кына * билгесе белән дә очрашып то­рабыз. Ул бизәкнең башында һәм ахырында куелып, аның шуннан алып шунда кадәр ка­батлануын күрсәтә.
Инде берничә бизәк бәй­ләргә өйрәник.



«ҮРМӘ» БӘЙЛӘМ
Күзләр саны 8 һәм ике кы­рый күздән тора. Бәйләү өчен өстәмә инә кирәк булыр.
1 рәт: уңнан чалып, 2 рәт: сулдан чалып бәйләнә.
3 рәт: 3 уң, * 2 күз өстәмә
инәгә алына, киләсе ике күз­не уңнан, ә аннары өстәмә инәдәге ике күзне уңнан чалып бәйләгез *. Рәтне болай бете­регез: 3 уң күз, 4 рәттәге һәм калган барлык җеп рәтләрдәге күзләр сулдан чалып бәйләнә. 5 рәт: кырый күз, 2 кфне өстә­мә инәгә алыгыз, 2 күзне уң­нан чалып бәйләгез, аннары алда өстәмә инәдә калдырыл­ган күзләрне уңнан чалып алы­гыз * Рәтне кырый күз белән тәмамлагыз.
6 рәт 4 нче рәттәгечә бәй­ләнә.
3 һәм 6 нчы рәтләр гел ка­батланып барыла.












Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Балачак – уйнар чак...