Логотип
Бәйгеләр

​Их, бигрәк тәмле!


Бүген, Нәүрүз бәйрәмендә, «Сөембикә» журналы «Минеке генә!» фотоконкурсына йомгак ясады. Фотоларыгызны да бик ошаттык, җыелган балларны да күз уңында тоттык. Сөенеп тә куйдык. Бердән, «Сөембикә» журналы сайтын карап баручыларның аш-су әзерләү осталыгы 17 төрдәге бик үзенчәлекле ризык рецептлары белән баеды! Икенчедән, күңел җылысын, кулинар осталыгын кушып, милли ризыклар пешерүегезне, үзегез генә белгән аш-су әзерләү серләрен кулланып, затлы торт-салатлар, тәмле камыр ашлары белән табыннарыгызны бизәвегезне белдек. «Их, бигрәк тәмле!» диясе генә кала! Өченчедән, аш-су әзерләү белән бәйле конкурсларны сез яратасыз, анда теләп катнашасыз икән. Кызыксынып, вакыт табып фотоконкурста катнашкан барлык укучыларыбызга да зур рәхмәт белдерәбез! Афәрин! Киләчәктә дә мондый бәйгеләрне оештырачакбыз.

Хәзер инде җиңүчеләрне атасак та була.

1 нче урында – Гөлүсә Рәхмәтуллина. Аның «Алма пирогы» 668 тавыш җыйды!
2 нче урында – Рузия Мөбарәкшина. Берничә катлы торты 342 тавыш белән бәяләнде!
3 нче урында – Гөлназ Мостафина. Ул да торт әзерләгән, һәм 303 тавышка ия булган!

Уңган-булган бердәнбер егетебез – 14 яшьлек Ансар Шакировның «Оригиналь салат»ы чыннан да үзенчәлекле күренә: 148 кешегә ошаган ул! Сөендергәне – әнисенә менә дигән булышчы үскән! Ансар кызыксындыру бүләгенә лаек дип табылды.
Котлыйбыз!
Җиңүчеләрнең редакциягә шалтыратуы сорала: 8 (843) 222-09-77.
Бүләкләр 24 мартта төштән соң «Сөембикә» журналы редакциясендә тапшырылачак. Көтеп калабыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар