Логотип
Бакча

Тюльпаннарны кайчан казырга?

Лаләләр яратасызмы? Аларны үстерәсегез килә, тик кагыйдәләрен белмисезме? Алайса, бу язма сезнең өчен!

Әле кайчан гына чәчәк атып безне хушландырган, бакчаларыбызга ямь биргән лаләләрнең яфраклары корышып, хәзер бакчаны ямьсезләп утыралар. Нишләтергә аларны? Тәҗрибәсе булганнар бу сорауга җавапны белә. Бу язмабыз тәҗрибәсе булмаган бакчачылар өчен. 

Казыргамы, юкмы?

Күпләр, белемнәре җитмичәме, вакыт тарлыгыннанмы, бер хата ясый: чәчәк атып бетергән лаләләрне көзгә кадәр түтәлдә калдыра. Әйе, бу үсемлек бер урында әллә ничә ел рәттән үсә ала. Тик ул очракта чәчәге белән генә сөендерми. Бер сезонда бер суганчадан ике-өч бәбчек ярала. Алар әнкә суганча хисабына үсеп, аңа комачаулый башлый. 

Җәй көне туфрак тыгызланганлыктан, суганчалар тирәнгә китә. Яз көне мондый суганчалар тишелеп чыга алмый. Бары бәбчекләре генә тишелеп чыга, ә аларның чәчәкләре вак һәм тоныграк төстә була.  

Туфракта озаграк калдырсаң, бәбчекләр әнкә суганчадан аерыла, аларны эзләп табуы кыенлаша. 

Казып алмаган очракта, лаләләр туфрактагы төрле гөмбәчекләр, чирләр белән авырый башлый. 

Кайчан казырга?

Әлеге вакытның төгәл бер көне юк. Барысы да лаләләрнең сортыннан, нинди шартларда үсүеннән тора. 
Чәчәк атып бетерү белән үк казып алу –  хата. Бу вакытта әле бәбчекләр өлгереп җитми һәм кыш чыгарлык көч тупламый. 

Иң оптималь вакыт –  чәчәк атып бетереп бер ай узгач. Бу вакытта инде аларның яфраклары саргая, ә сабагы сыгылмалыга әйләнә – аны бармакка чорнарга мөмкин була. Иртә чәчәк атучы сортларны – июнь уртасында;
уртача өлгерешлеләрен – июнь ахырында;
соң чәчәк атканнарын – август башында казып алалар. 

Ничек казырга?

Казырга бер атна кала лаләләргә су сибүне туктаталар. Көрәк белән түгел, сәнәк белән казуы кулайрак. Казыр алдыннан яфракларына тимәскә кирәк. 
Башта суганчаларны аралыйбыз. Черекләрен алып ташлыйбыз. 
Суганчаларны бер рәт итеп тезеп, күләгәле җиләс урында бер атна киптерәбез. 
Кипкән туфрагыннан, тамырларыннан, тышкы кабыгыннан аралап,  бәбчекләрне әнкә суганчадан аерабыз да ярты сәгатькә алсу төстәге марганцовка эремәсендә тотабыз. Монысы чирләрдән арындыру өчен кирәк. Аннары тагын бер кат ныклап киптереп, суганчаларны саклауга куябыз. 

Ничек сакларга?
Суганчаларны картон тартмаларда, кәрзиннәрдә сакларга була. Тукымадан тегелгән капчык та ярый. Картон йомырка савыты да бик уңай. Эре суганчаларны – бер кат, вакларын 2-3 кат тезәргә мөмкин.
Суганчалар салынган савытны караңгы, салкынча һәм коры урында тоталар. Суганчалар күгәрмәсен, бозылмасын өчен, аларны коры пычкы чүбе белән аралаштырырга була. Ара-тирә карап, әйләндергәләп торырга кирәк. 
Вак бәбчекләрне баштан ук салкынча урында тоталар, югыйсә алар кибеп, бөрешеп бетәчәк. Август аенда аларны тишекле савытка тезеп, туфрак белән күмәргә кирәк. Болай алар көзгә кадәр өлгереп бетә. 

Кайчан утыртырга?
Лаләләрне утырту вакыты – сентябрь ахыры, октябрь башы. Сарымсак утырткан кебек, монда да ашыгырга да, соңга калырга да ярамый. Тамыр җибәреп калыр өчен аларга минимум бер ай вакыт кирәк. 


 

Теги: Гөлбакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар