Логотип
Бакча

Сезне гашыйк итәчәк ун чәчәк

Быел бакчагызда менә бу ун чәчәкне үстереп карагыз әле.

Иберис – зонтик сыман чәчәкләре гаҗәеп матур! Җәй буена чәчәк ата. Орлыкларын март аенда тәрәзә төбенә чәчеп үстерәләр. Иң яхшысы – аерым савытларда үстерү. Һәр савытка 2-3 орлык салырга була. Орлыклар тишелеп чыккач, иң көчлесен генә калдырырга кирәк. Иберис зур булып үсмәсә дә, чәчәкне бик мул ата. «Альпийская горка»ларда бик матур күренә, клумбаның алгы якларына утыртыр өчен әйбәт, кашпо, вазон, балкон читләрен бизәр өчен дә кулланалар.

Алиссум (лобулярия) – искиткеч хуш исле гөл. Иртәдән кичкә кадәр бакчагызны хуш искә күмәчәк. Чәчәкләре дә бик матур, нәфис. Бер генә кимчелеге бар – аны борча ярата, вакытында чарасын күрмәсәң, гөлдән берни дә калмаячак. Шуңа күрә 10–12 көн саен берәр төрле препарат белән эшкәртергә кирәк. Алиссум «альпийская горка»да үстерү өчен, бакчаның буш почмагын бизәү өчен бик матур. Бордюр кырыйлатып та утырта аласыз.

Тагын бер бик хуш исле чәчәк – мирабилис. Чәчәкне алай мулдан атмаса да, әнә шул тәмле исле булганы өчен яраталар аны.

Маттиола (төнге фиалка) – чәчәге өчен түгел, күбрәк хуш исе өчен утыртыла торган үсемлек. Бик талымсыз, тиз үсә. Орлыкларын май аенда туфракка гына чәчәләр. Чәчәк ату чоры бик озын түгел, җәйгә берничә тапкыр чәчеп үстерергә мөмкин.

Хуш исле тәмәке – үзе матур, үзе хуш исле. Туфрак җылынгач, аны турыдан-туры бакчага гына да чәчеп үстерергә мөмкин. Иртә чәчәк аттыру өчен, рассада итеп үстерсәң яхшырак.


Лобелия – бакчачыларның тагын бер яраткан чәчәге. Мартта тәрәзә төбендәге савытларга чәчеп үстерәләр. Ян тармакларын өзгәләп, үсемлекне формалаштыруны таләп итә. Вазонда, асылмалы кашпода, бордюр буйлап утыртканда матур күренә. Ясалма күлегез булса, аның ярларын бизәр өчен дә лобелия утырта аласыз. Орлыклары тишелеп чыгып, 2-2,5 айдан чәчәк ата. Бакчага исә кыраулар беткәч чыгарып утыртырга кирәк. Кояшлы урында да, кояш көнгә берничә сәгатькә генә күз салган күләгәле урыннарда да үсә ала.

Цинерария – аның бик күп төрләре бар. Ләкин бакчада аның көмеш төсле яфраклысын ешрак күрергә була. Цинерария клумбада теләсә кайсы үсемлек белән яраша. Орлыкларын март аенда өйдә чәчеп үстерәләр. Ә менә чәчәк ата торган төрләре тишелеп чыкканнан соң 5-6 айдан гына чәчәк ата. Бакчада күләгәлерәк, кояш нуры туры карамаган урыннарны яратарак төшә.

Гербера – бик матур, күзне иркәли торган чәчәк. Орлыклары тишелгәннән соң, 5-6 айдан гына чәчәк ата башлый. Көздән үсемлекләрне чүлмәккә утыртып, өйгә алып керсәгез, ул ел дәвамында чәчәктә булачак. Җылы, кояшлы, җилдән ышык урынны ярата. Орлыкларын өйдә март башында чәчәләр, бакчага исә кыраулар куркынычы беткәч кенә чыгарып утырталар. Түтәлләрне биегрәк итеп ясасаң яхшы, ул очракта туфрагы тизрәк җылына, су тонып утырмый.

Гацания – кояшлы гөл. Озын булып үсми, июнь башыннан октябрьгә кадәр чәчәк ата. Бер төптә 30–35 чәчәк бөресе ярала. Янәшә утырткан өч төп гацания үзе бер клумба булып күренә. Бик талымсыз, артык тәрбияләргә дә кирәкми. Эссене җиңел кичерә, кояшлы урыннарны ярата. Гацанияне клумбаның алгы якларына утыртырга мөмкин. Орлыкларын март аенда өйдә чәчеп үстерәләр.

Агератум – җәйге клумбаның классикасы. Агератум биек булып үсми, туфракны каплап үсә. Зәңгәр-шәмәхә шарчыкларны хәтерләткән чәчәкләре бик хуш исле. Май аеннан көзге кырауларга кадәр өзлексез чәчәк ата. Орлыкларын март аенда өйдә чәчәргә кирәк. Май башында туфракка гына да чәчә аласыз, ләкин ул очракта чәчәккә соңрак бөреләнә. Кояшлы урынны ярата, дымга бик таләпчән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар