Логотип
Бакча

Помидорларны ничек тизрәк кызартырга?

Помидорларны өйдә кызартуның берничә шәп ысулын өйрәтмәкче булабыз.

Һава торышын үзегез күреп торасыз, помидорларны куагында кызартырлык түгел. Тәҗрибәле бакчачылар 8 августка кадәр ачык һавада үскән куакларның эрерәк помидорларын инде җыеп алырга куша. Тартмаларда озак ятып, тәме китмәсен өчен, аларның кызаруын тизләтергә кирәк. Моның исә берничә ысулы бар.


 

Өйдә кызарту өчен эре һәм сәламәт помидорларны гына җыялар. Вак помидорлар әле үсеп туймаган, алар өйдә кызармый, бөрешеп кенә ята.


 

Төнлә температура 5 градустан да кимрәк була икән, помидорлар туңа. Туңган яшелчә шулай ук сакланмый, бозыла башлый. Шуңа да уңышны җыюны ашыктырырга кирәк.


 

Карап торышка бернинди табы-фәләне булмаса да, помидорларга инде фитофтора гөмбәсе эләккән булырга мөмкин. Шуңа күрә аларны җыю белән үк 2 минутка 60 градустагы кайнар суга чумырып алыгыз. Аннары һәрберсен чиста сөлге белән корытып сөртегез. Эчкә үк кермәгән булса, кайнар суда фитофтора гөмбәсе үлә.


 

Өйдә кызартуның берничә ысулы бар. Беренчесе – гадәти, һәркем белә торган ысул. Помидорларны коры тартмага яки кәрҗингә салып, җылы һәм караңгы урында саклау. Арага берничә кызыл помидор, кызыл алма яки өлгергән банан салып калдырыгыз. Алардагы этилен газы яшел помидорларның кызаруын тизләтә. Өлгерүне тагын да тизләтәсегез килсә, температураны 28 градус итегез, тартмаларны кояшлы урынга куегыз.


 

Помидорларны катлам-катлам итеп салып кызарту. Яшелчәне коры тартма төбенә бер кат итеп тезеп чыгыгыз да, коры пычкы чүбе, коры салам яки гәҗит кәгазе белән каплагыз. Икенче катны да шулай итегез. Иң өстен һава керерлек итеп каплагыз (тукыма яки тыгыз булмаган капкач белән). Тартманы салкынча урынга куегыз. Болай иткәндә алар акрын гына бер ай чамасы кызара. Тизләтергә теләсәгез, беренче ысулдагыча итеп, араларына кызыл помидор, алма, банан кыстырыгыз, тартманы җылы һәм кояшлы урынга куегыз.


 

Куагында кызарту. Моның өчен помидор куагын төбе-тамыры белән казып алып, туфрагын кагыгыз. Куакның тамырын өскә каратып, җиләс һәм коры берәр җиргә элеп куегыз. Куаклар бер-берсенә орынып тормасын. Болай иткәндә, вак помидорлар да бераз эреләнә.


 

Тагын бер ысул: ул да куагында килеш өлгертү. Шулай ук төбе-тамыры белән сак кына казып алып, помидор куагын зуррак чиләккә яки башка бер савытка күчереп утыртыгыз да, җылы верандага алып керегез. Помидор бик әрсез үсемлек, яңа җиргә дә хәзер күнегер ул. Төбенә җылы су сибеп, кызарга җимешләрен өзеп торыгыз.


 

Куагында килеш кызартуның бу ысулы да бик яхшы. Помидор куакларын төптән кисеп алып, очларын уртага каратып штабельләп өяләр. Өстен чиста салам белән каплыйлар. Атнага бер тапкыр саламны ачып, өлгергән помидорларны җыярга кирәк.


 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар