Логотип
Бакча

Пионнарны кайчан кисәргә?

Хуш исләр таратып, бакчаларны бизәп утырган чалмабашлар инде чәчәк атып бетерде. Хәзер аларны нишләтергә? Чәчәк атып бетергән сабакларны кисәргәме? Күңелегездә шундый сораулар туса, безнең киңәшләргә колак салыгыз әле.

Хуш исләр таратып, бакчаларны бизәп утырган чалмабашлар инде чәчәк атып бетерде. Хәзер аларны нишләтергә? Чәчәк атып бетергән сабакларны кисәргәме? Күңелегездә шундый сораулар туса, безнең киңәшләргә колак салыгыз әле.

Пионнар чәчәк атты да, аларның эше бетте, дип уйласагыз, ялгышасыз. Хәзер алар өчен иң җаваплы чор башланды – киләсе ел өчен чәчәк бөреләренә нигез салына торган чор.

Киләсе елга да купшы чәчәк атсыннар өчен, пионнарны яхшылап сугарырга кирәк. Дым җитмәсә, ул көчле бөреләр формалаштыра алмый. Бигрәк тә быелгы кебек коры җәйдә. Шуның өчен, иренмәгез, чәчәк атып бетергән булсалар да, пионнарга су сибегез.

Дым белән бергә, алар ашламага да мохтаҗ. Июль аенда пионнарны сыер тизәген ачытып ашларга була. Августта исә калийлы-фосфорлы комплекслы ашламага өстенлек бирегез, бу вакытта инде азот кирәкми. Ашламаны гөл төбенә түгел, ә тирә-юненә сибәргә кирәк. Аның төп сугаручы тамырлары читтәрәк урнашкан була.

Пионнар чәчәк атып бетерүгә күпләр аның чәчәк сабакларын өзеп ата. Болай эшләмәгез. Бу сабаклар аңа туклану өчен кирәк. Өзеп атып, сез гөлегезне тукланудан мәхрүм итәсез. Ул үлүен үлмәс, анысы, ләкин елдан-ел чәчәкләре вагаячак һәм азаячак. Пионнарның яфрак-сабакларын беренче кыраулардан соң гына кисәләр.

Ә менә чәчәк аткан сабак очындагы орлык тартмасын өзеп алырга кирәк. Орлык өлгертү өчен гөл күп көчен сарыф итә. Безгә аның орлыгы кирәкми, чөнки чалмабашны орлыктан үрчетүгә караганда бер төпне бүлгәләп үрчетүе күпкә отышлырак.

Чалмабашларны кайчан күчереп утыртырга була, дигән сорау да тумый калмас. Бу эшне көзге якта – 20 августтан соң башкаралар. Пион бер урында 10-15 ел да үсә ала, аны еш күчерергә кирәкми.

Теги: чәчәкләр үстерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар