Логотип
Бакча

Өйдә үстереп булган биш экзотик үсемлек

Өйдә кофе үсә аламы? Әйе, үсә! Өйдә кофены гына түгел, башка экзотик үсемлекләрне дә үстереп була. Әллә ни күп уңышка өметләнергә туры килмәсә дә, күпләр өчен аның процессы кызыклырак бит. Менә бүген җылы якта гына күреп була торган үсемлекләрне орлыктан үстерү турында сөйләшербез.

Финик

Финик хөрмәсе зур булып үсә торган пальма агачында өлгерә. Өйдә ул беркайчан да уңыш бирмәячәк. Ә менә кызыксынган кеше аны орлыктан үстереп карый ала. Баштагы мәлләрдә хөрмә бик акрын үсә. Ниндидер кыяклы үләнне хәтерләтә. Чын пальма яфраклары бары ике-өч елдан соң гына барлыкка килә. Менә шуннан соң аның үсүе тизләнә. Очын кисеп, аның үсешен тоткарлау мөмкин түгел. Бәхеткә, өй шартларында ул артык биек булып үсә алмый.

Финик пальмасы яктылыкны, даими су сибеп торганны ярата. Ул тирән һәм тар савытта яхшырак үсә. Яшь үсемлекне ел саен яңа савытка күчерәләр, аннары моны ике-өч елга бер генә башкаралар.

Шәфталу

Шәфталуны (персик) да орлыктан үстерүе чынга ашмастай эш түгел. Безнең алмагачлар кебек, шәфталу кышын яфракларын коя. Бу вакытта аңа җылылык 15 градустан артмаган салкынча урын кирәк. Ләкин туфрагы туңарга тиеш түгел. Шәфталу, гадәттә, өченче елны ук чәчәк ата. Җимешләре булсын өчен, чәчәкләрне аталандырырга туры киләчәк. Зур уңышка өметләнергә кирәкми, шулай да авыз итәрлек булачак.

Карамбола

Карамбола үстерүдә иң зур кыенлык – аның орлыкларын табу. Бездә карамбола бик сирәк сатыла торган җимеш. Әгәр дә табасыз икән, һичшиксез үстереп карагыз. Дөрес, ул бик авырдан тишелә. Беренче шытымнар бер айдан соң гына барлыкка киләчәк.

Карамбола кояш нуры үтәли карамаган якты урынны, даими ашлаганны ярата. Туфрагы кибәргә тиеш түгел. Өске ягы кипшерү белән су сибәргә кирәк. Дымлы һавада үзен яхшырак хис итә.

Карамболаны без генә түгел, пәрәвез талпаны да бик ярата. Аны булдырмас өчен, гөлне гел коендырып, чарасын күреп торырга туры килә.

Кофе

Кофены үстерүе бик җайлы түгел, ләкин мөмкин эш. Туфракка утыртыр өчен кыздырылмаган яшел орлыклар кирәк. Гадәттә, кофе бик тиз тишелеп чыга. Өченче елга чәчәк ата. Чәчәкләре ак төстә, вак, гаҗәеп хуш исле, ясминне хәтерләтә.

Кофе агачы җылы, дымлы һаваны, әчелеге аз булган туфракны ярата. Суны да аңа җылытып кына сибәргә кирәк. Туфрагының кибүенә дә, артык юешләнүенә дә юл куярга ярамый.

Фейхоа

Өй шартларында бик яхшы үсә һәм хәтта җимешләр дә бирә. Бердәнбер минусы – салкынча урында кышларга тиеш. Дөрес, ул җылы җирдә дә кышлый ала, ләкин бу вакытта чәчәк атмаячак.

Кышын температура нольдән дә түбән төшми торган урыныгыз булса, фейхоаны үстереп карый аласыз.

Ул көпшәк, ашлы туфракны, даими сугарганны, якты урынны ярата.

Гомуми киңәшләр:

бозылган һәм өлгереп җитмәгән җимешләрнең орлыгын кулланмагыз.

Чәчәр алдыннан орлыкларны йомшагыннан араларга кирәк.

Кибеттә сатыла торган әзер туфрак куллану отышлырак.

Экзотик орлыклар тишелешен тиз югалта.

Вак орлыкларны туфракка тирән күмдермәгез. Фейхоаның орлыклары бик вак, аларны бөтенләй дә күмдермиләр.

Орлыкларны дымлы туфракка гына чәчәләр.

Орлыкларны шунда ук зур савытка чәчмәгез.

Экзотик үсемлекләр температураның югары булганын ярата.

Чәчәр өчен иң оптималь вакыт – яз һәм җәй.

Күп кенә экзотик орлыклар озак тишелә, сабырлы булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар