«Мыек» төртәбез

Бакча җиләге утыртырга вакыт дип әйтмәкче идем, аптырамагыз. Бу эшне сентябрь урталарына кадәр эшләп өлгерергә кирәк.  Август аенда ук утыртып калдырсаң, җиләк үсентеләре кышка кадәр тамыр бикләп, чәчәк бөресе формалаштырып калдыра. Димәк, киләсе язда ук җиләк белән сыйлана аласыз.



Бакча җиләгенә дигән түтәлләрне алдан-алы казып куялар. Аны бик җентекләп чүп үләне тамырларыннан арындырырга кирәк. Черемәсен дә мулдан кертәләр. Ник дисәгез, җиләккә бу түтәлдә әле тагын дүрт ел «яшисе».
Аны утырту ысуллары күп. Шулай да урыныгыз җитәрлек булса, бер рәтле ысул куллану җайлырак. Рәттәге үсемлекләр арасын 20-30 см чамасы калдыралар. Тагын да ераграк утыртсагыз була. Ә рәтләр арасы киң булсын – 70-80 см чамасы. Ник болай киң кирәк дип аптырамагыз. Шушы түтәл җиләк өчен дүрт ел буе туклану урыны да, яңа үсентеләр үстерү урыны да.  Бер рәтле итеп утыртканда, җиләкне утавы да, төбен йомшартуы да, тукландыруы да җайлырак.
Үсемлекләрне утыртканда игътибарлы булыгыз: уртадагы үсү бөресе туфрак белән күмелеп калмасын. Мин үзем болай итм: бәләкәй көрәк (савок) белән чокырлар казыйм. Аңа бик мул итеп су сибәм, беп уч көл салам. Үсентене шушы чокырга җайлап утраштырып, як-ягян туфрак белән күмәм дә, үсентене бераз гына тартып, өскәрәк күтәрәм. Аннары түтәлне чабылшаг печән белән күмеп куям. Пычкы чүбе, салам белән күмсәң дә була. Болай мүлчәләү туфракның дымын саклый, үсентеләргә тамыр бикләве кулай була, кояш та пешерми.

Кара көзгә кергәч, үсентеләрне мул итеп пычкы чүбенә күмеп калдырырга кирәк. Кайсыбер елны кар тиз генә ятмый, җиләкләребез өшемәсен, дим.
Утырту өчен нинди «мыек» сайларга:
* ул «әнисенә» иң якын урнашканы булсын;
* үсентенең өч зур яфрагы булсын;
* уртадагы үсү бөресе нык булсын;
* тамыры 6 см чамасы булсын.

Бакча җиләген «мыектан» гына түгел, орлыктан да үстереп була. Дөрес, орлык әзерләү өчен инде быел соң, киләсе елны көтсәк кенә. Түтәлегездә иң беренче булып өлгергән җиләкләр арасыннан иң эресен, матурын сайлап, тәрәзә төбенә кертеп куегыз. Җиләк тәмам йомшаргач, орлыкларны чүпләп алып, яхшылап киптерәләр һәм кәгазьгә төреп саклыйлар. Җиләк орлыгы озак тишелә, шуңа күрә февральдә үк чәчәргә кирәк.




 

Теги: Бакча

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 29 октябрь 2020 - 12:06
    Без имени
    Алланын кахаресе тошкэн нэрсэ ул сихерчелэр йорэк бэгерлэргэ утте алар ..тэмуг кисэулэре..узлэре ясый белмэгэне ясатып кайта белмэгэне улэ бетэ интт..ан ойрэнэ ..
    «Сихер бозды...»
  • 29 октябрь 2020 - 09:35
    Без имени
    Әдәби. Әсәр шундый була ул. Кайберәүләр көнаралаш гаибәт язалар да, оялмыйча хикәя дип куялар. Укыган, талантлы кеше язган әдәби әсәр ичмасам. Рәхәтләнеп укыдым. Ике авыл хатыны көтү куганда сөйләшеп торган гаибәт тибындагы нәрсәләрне чыгармасагыз яхшы булыр иде. Менә шушындый әсәрләр чыгарыгыз!
    Умырзая
  • 29 октябрь 2020 - 17:45
    Без имени
    Уйлый белмилэрдер, Уйлый белсэлэр энилэре бауга менмэс иде.
    Үкенечләр - урман...
  • 29 октябрь 2020 - 20:22
    Без имени
    Аллага тапшырдык донья ни кадэр рэхэт булса да кешелэр каты бэгъерле
    Үкенечләр - урман...
  • 29 октябрь 2020 - 21:32
    Без имени
    Сез нигэ балаларын гына гаеплисез олы кешенен акылыда китергэ момкин бит Белмичэ кешегэ гаеп ташламагыз елауларында гаепкэ алмагыз узегезне алар урыны на куеп карагыз башта
    Үкенечләр - урман...
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...