Кыяр үзе шау чәчәктә, ләкин барысы да кысыр, кыяры юк. Бу сүзне күп кенә бакчачылардан ишетергә туры килә. Кыярлар ник төшми? Әйдәгез, сәбәпләрен ачыкларга тырышып карыйк.
Кыяр – ике җенесле үсемлек. Бер үк үсентедә ата һәм ана чәчәкләр барлыкка килә. Ата чәчәкләр бары серкәләндерү өчен генә кирәк, аларның төбендә кыяр ярала алмый. Ләкин бу чәчәкләрне өзәргә ярамый, алар үсемлеккә кирәк.
Ә менә партенокарпик сортларда барлык чәчәкләр дә ана чәчәкләр. Шуңа күрә алар үзеннән-үзе, бар кортларыннан башка гына серкәләнә.
Кысыр чәчәкләрнең күп булуына берничә сәбәп бар. Һәм күп очракта аңа бакчачы үзе гаепле.
Быел җыйган кыяр орлыгын икенче елга үк чәчәргә ашыкмаска кирәген күпләрнең ишеткәне бардыр, мөгаен. Яңа орлыктан чәчеп үстергән кыярда кысыр чәчәкләр күп була. Шуңа күрә орлыкларның өч-дүрт еллыгын чәчәргә тырышалар. Аларда исә, киресенчә, ана чәчәкләр өстенлек итә.
Яктылык җитмәсә дә, кыяр кысыр чәчәкләргә күмелә. Орлыкны еш чәчеп, үсемлек аралары тыгын булса, зур яфраклар аша кояш нурлары тиешенчә үтеп кермәскә мөмкин. Урын аз булса, кыярны үрмәләтеп үстерү отышлы. Болай урынны да күп алмый, яктылык та тиешенчә керә.
Тагын бер мөһим мәгълүмат – ана чәчәкләр кыярның янсабакларында күп була. Ә үзәк сабакта, киресенчә, ана чәчәкләр аз, ата чәчәкләр күбрәк. Үзәк сабакны 8–10 яфракка кадәр үскәч, башын өзеп алсаң, янсабаклар яхшы үсеп китә. Төп уңышны менә шушылар бирә.
Ана чәчәкләр күбрәк яралсын өчен, кыярны «Завязь», «Зеленец», «Бутон» ише берәр препарат белән эшкәртергә була.
Бор кислотасы да кысыр чәчәкләрне киметергә булыша. 10 литр суга 5 г бор кислотасы алына. Бор салкын суда начар эри, аны башта аз гына күләмдәге кайнар суда тулысынча эретеп, аннары гына тиешле микъдарга җиткерергә кирәк.
Кыярларга баллы су сибү дә булыша. Бер чиләк суга берничә аш кашыгы бал салып, сибеп карагыз әле. Бу, бал кортларын да ныграк җәлеп иттерә.
Салкын су сибү, суны чамасыз күп сибү яки киресенчә, тиешенчә сипмәү шулай ук кысыр чәчәккә китерә. Кыяр җылымса су сипкәнне ярата, ул бит җылы як үсемлеге.
Азот күп булганда да кысыр чәчәкләр арта. Кыяр тиресне ярата үзе, шуда күрә аны тирес тутырылган траншеяга утырталар да. Бу азот чыганагы аңа җәй дәвамында җитәргә тиеш. Шуңа күрә кыярга азотлы ашламалар сибү белән артыгын мавыкмаска кирәк. Кыярдан яхшы уңыш алу өчен азот кына түгел, калий һәм фосфор да кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк