Логотип
Бакча

Кока-кола коткара

Моңарчы сез кока-коланы эчемлек итеп кенә куллана идегезме? Бу язманы укыгач, сез аның башка якларын да ачарсыз әле. Без аны яратабыз, ә менә бөҗәкләр аннан уттай курыккандай курка. Кока-коланы тагын нинди максатларда кулланып була соң?

 

Моңарчы сез кока-коланы эчемлек итеп кенә куллана идегезме? Бу язманы укыгач, сез аның башка якларын да ачарсыз әле. Без аны яратабыз, ә менә бөҗәкләр аннан уттай курыккандай курка. Кока-коланы тагын нинди максатларда кулланып була соң?


 

Кырмыскалардан

Бакчада кырмыска явы, ничек котылырга белмисезме? Кибеттән кока-кола сатып алыгыз! 2 литр кока-кола эчемлеген 7 литр суга салып, агач-куакларга сиптереп чыгыгыз. Суга кушканчы, кока-коланың газын чыгарып бетерергә кирәк. Аннары яфракларның өстен дә астын да чылатыгыз. Нәтиҗәсе беренче тапкырдан ук сизеләчәк. Кырмыскалар бик күп булса, суны 5 литрга гына калдырыгыз. Берничә көннән тагын бер кат сиптереп чыгыгыз.

Бер мөһим кагыйдә бар: коланы үсемлекләр чәчәк атканда кулланырга ярамый, югыйсә җимешләре булмаячак.


 

Әкәм-төкәмнәрдән

Бакча җиләге өлгереп килә – кунакка әкәм-төкәмнәрне көтегез! Кемнәр-кемнәр, ә менә алар сыйланып та күрсәтә инде җиләк белән! Әйдәгез әле, бу юлы кока-кола белән сыйлыйбыз үзләрен. Зур булмаган сай савытка кока-кола салып, әкәм-төкәмнәр күп булган җиргә күмегез. Савытның авызы ачык калсын. Төнлә ауга чыккан бөҗәкләр баллы искә алданып, савытка төшәчәк, ләкин эчемлектәге кислота аларның барысын да юк итәчәк.


 

Кока-кола исе бакчадагы шөпшә, чебен, төклетураларны да җәлеп итүчән. Шешә төбенә шушы эчемлекне салып, бакча корткычларына ау оештырырга була. Бу очракта кока-коланы сыра, сок, ширбщт, компот белән дә алыштырырга мөмкин.


 

Колорадо коңгызына каршы


 

Бу үлемсез һәм мәңге җиңелмәс корткычны инде бернинди агу да алмый бугай. Бәрәңгедәге «кызыл җиләк» өстенә кока-кола сиптереп карагыз әле. Ябышкакка әйләнгән яфракларда бу кортлар үзләрен гаять җайсыз хис итәчәк. Баллыга башка төрле бөҗәкләрен җәлеп итмәс өчен, эчемлекне бераз су белән сыеклый аласыз. Личинкалар бик күп булса – 2 литр су, артык күп булмаса – 5-7 литр су алына. Кока-кола белән башка төрле агуларны катнаштырырга ярамый. Ә менә тамырлар аша тукландыра торган ашламалар белән куша аласыз. Иң мөһиме: коры вакытны сайларга кирәк.


 

Фитофторага каршы

Бу афәткә каршы көрәшне инде июль башында ук башлап җибәрергә кирәк. Менә бу составны кулланып карагыз әле, зыяны булмас: 10 литр суга 0,5 литр кефир һәм 250 мл кока-кола салып болгатыгыз һәм шушыны үсемлекләргә сиптереп чыгыгыз. Яфракларда юка гына элпә ягылып калыр. Менә шушы элпә авыру китереп чыгара торган гөмбәдән саклый да инде. Сиптерүне һәр атна саен кабатлагыз.


 

Теги: Бакча кока-кола кока-кола

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яхшы кинэшлэр бирэсез.Рэхмэт сезгэ.

    Хәзер укыйлар