Март – яраткан гөлләребезне яңа сезонга әзерли, алар җәй буе чәчәк атсын өчен, тиешле чараларны күрә торган ай.
Бу айда яраннар өчен эшләп өлгерергә тиешле дүрт эш бар.
Беренчесе – аларны формалаштырып кисү. Бәлки, кемнәрдер моны көздән үк башкаргандыр. Көздән формалаштырган яраннар хәзер инде матур булып яшәреп килә. Әгәр моны язга калдырган булсагыз, яраннарыгыз, мөгаен, озын булып, буйга сикергәндер. Аларны кыскартып, карт ботаклардан арындырып, куе булса, артык ботакларны кисеп, гөлне матур гына куак формасын алырлык итеп формалаштырырга кирәк. Көздән кискән яраннарның да артык озынаеп киткән ботакларын кисегез.
Икенчесе – яңа ботакларны тамырландыру. Яраннарның кискән ботакларын ташламагыз аларны тамырландырып, яңа чүлмәккә утыртырга яки җәй буена бакчада, чәчәк түтәлендә үстерергә була. Яраннар җиңел тамырлана. Моның өчен, әзерләгән ботакларның яфракларын яртылаш кисеп, ботак очын «Корневин»га манып алырга һәм кечкенә генә чүлмәккә тутырылган туфракка утыртырга кирәк. Туфракка мул итеп җылы су сибеп, чүлмәкне целлофан капка тыгып куйсаң, ул тиз тамырлана. Ботакны сулы банкага куеп кына да тамырландырырга мөмкин. Карт ботакларның да яшел очларын тамырландырырга була.
Өченче эш – гөлләрне күчереп утырту. Зур гөлләрне ел саен күчерү таләп ителми. Моны гөлнең тамыр муентыгы ачылып, тамырлары артык зурайгач кына башкарырга да була. Хәзер үскәненнән артык зур чүлмәк сайларга кирәкми. Аннан бер бармак киңлегендә генә зуррак булсын. Яран кечерәк савытта үссә, яхшырак чәчәк ата. Зур савытта ул яфракка гына «котыра». Чүлмәк төбенә дренаж салып калдырырга онытмагыз, тамырлары чүлмәк төбендәге суга тиеп тормаслык булсын.
Дүртенче эш – гөлләрне ашлау. Март аеннан яраннарның актив үсү чоры башлана, чәчәк бөреләре формалашырга керешә. Шуңа күрә марттан башлап, һәр ике атна саен гөлләрегезне ашлап торырга онытмагыз. Әле ботакларын үстергән чорда ул азотлы ашламаларга мохтаҗ. Чәчәк бөреләре яралгач, фосфор һәм калий кирәк булачак. Болай төрле ашламаны аерым-аерым кулланмыйча, чәчәк ата торган гөлләр өчен комплекслы ашламаны гына да кулланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк